Логотип Идель
Бу – тема!

Яшьләргә танылган спортчы булу гына җитми...

Татарстанда  яшь спортчыларга ярышларда яхшы нәтиҗәләр күрсәтү генә җитми, алар яхшы билгеләргә дә укырга тиеш әле. Югыйсә, уку йортлары аларны шундук куып чыгарачак...

Халык арасында күптәннән инде шундый стереотип яши: спортчылар арасында акыллы кешеләр сирәк була, янәсе. Аларда уку кайгысы түгел. Иң мөһиме - спорт ярышларында алдынгы урыннар яулау һәм шул рәвешле Татарстанны дөньякүләм чараларда таныту. Шулай булганда уку йорты ничек итсә итә, аларга  укуларын тәмамлап чыгарга ярдәм итәчәк!

Бактың исә, әлеге стереотип күптән инде дөреслеккә туры килми икән. Бу турыда Идел буе спорт академиясе ректоры Йосып Якубов хәбәр итте. “Хәзерге вакытта спортчыга уку йортындагы өлгереш буенча зур таләпләр куела. Нинди генә уңышларга ирешмәсен, әгәр дә бер предмет буенча гына булса да бурычы бар икән – уку йортыннан азат итәчәкләр”, - дип белдерде ул Красноярскида узган Универсиада нәтиҗәләренә багышланган брифингта.

Андый мисаллар да юк түгел. Мәсәлән, “Рубин”ның элеккеге уенчысы Соломон Кверквелия нәкъ менә шул рәвешле академиядән чыгарылган булган.

Красноярскида узган кышкы Универсиадага килгәндә, анда Татарстан спортчылары зур уңыш күрсәткән. Россия командасы составында 25 татарстанлы чыгыш ясаган. Нәтиҗәдә, алар 8 медаль яулауга ирешкән: 4 - “алтын”, 3 - “көмеш”, 1 - “бронза”.

Татарстанны таныткан спортчылар:


Милена Быкова – слаломның төрле төрләре буенча көмеш һәм алтын медальләр иясе


Христина Мацокина – чаңгы ярышларында алтын һәм көмеш медаль иясе


Владислав Веселов – туплы хоккей буенча җыелмада алтын медаль иясе


Александр Сорокин – хоккей буенча Россия җыелмасында чемпион


Влад Хадарин – сноубордта көмеш медаль иясе


Фигуралы шуу буенча «Татарстан” командасы  - бронза медаль иясе


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев