Логотип Идель
Бу – тема!

ЯШЬЛӘРГӘ КАЙДА ТАНЫШЫРГА? ТОП-6 УРЫН

Интернеттагы танышу кушымталары әйбәт, әлбәттә. Берничә минут эчендә  егет яисә кыз белән танышып, рәхәтләнеп аралашып һәм, хәтта киләчәккә планнарны да төзеп куярга мөмкин. Тик барыбер виртуаль танышу туйдыра. Кайчак «борынгы» кешеләр кулланган ысул белән – оффлайн режимда да танышып карыйсы килә. Ә моның махсус урыннарын белергә кирәк. Шул турыда язмада сөйлибез. 

1. Күңелле кичә

Гадәттә, студентлар кичәләргә, туган көннәргә еш йөри. Әгәр син күп вакытыңны шундый атмосферада үткәрергә яратучылар рәтендә икән, кем белән дә булса танышу авырлык тудырмаячак. Бер дә белмәгән кеше уздырган кичәгә бармаячагың аңлашыла. Андый җирләргә, гадәттә, дустыңның танышлары яисә синең кебек үк студентлар җыела. Кем белән дә булса танышырга теләсәң, бер почмакта утырма, түргә уз.

2. Волонтерлык

Волонтерлар арасында ялгыз егет һәм кызлар җитәрлек. Нәкъ алар арасында әниең белән таныштырырга оялмаган кешене очрату мөмкинлеге зур. Волонтерлар игелекле, кайгыртучан һәм күп яктан әйбәт. Әгәр син үзең дә волонтер һәм синең төркемдә ялгызлар бар икән, сөйләшеп, якыннанрак танышырга, мәсәлән, бергәләп ниндидер бер чарада катнашырга була.

3. Фитнес залы яисә спорт чаралары

Әгәр син тормышыңның күп өлешен спортка багышлый торганнардан икән, спорт, фитнес залында шөгыльләнгәндә булса да, берәрсен очрата алачаксың.  Миңа калса, спортзалда танышу җиңел. Әйтик, бик баналь план – үзеңә ошаган кешедән кайсыдыр бер тренажер белән ничек эш итәргә кирәклеген сорарга мөмкин.

Футбол, баскетбол, хоккей яки башка матчларга йөр. Җанатарлар рәтендә син һәм сине ошаткан кеше табылмый калмас. Андый җирдә танышкансың икән, димәк, сезнең икегезнең дә кызыксынулары бер дигән сүз. Ә бу исә уртак темаларга бик тиз китерәчәк.

4. Тренинг, курслар

Яңа эмоцияләр, яңа тәҗрибә алу һәм бер кичтә үк берничә кызыклы кеше белән танышу мөмкинлеге бит бу! Мәсәлән, чит телләр курсына йөреп кенә дә, син үзеңә тиң кешене очрата аласың. Аның белән бергәләп телне өйрәнәсез, биремнәрне эшлисез һәм бер-берегезгә диалоглар төзергә булышасыз. Бу бик нәтиҗәле танышу!

5. Мәдәни чараларда

Мәдәнияткә һәм сәнгатькә мәхәббәт матурлыкны яратучыны һәм романтикны тасвирлый. Театрлар, музейлар, күргәзмәләр, фестивальләргә йөрүчеләр арасында җиңел генә үз ярыңны табарга мөмкин.

6. Каһвәханә

Кофейняга студентлар, яшьләр еш йөри. Шунда ук каһвә эчәргә дә, үз эшләрен дә эшләргә өлгерәләр. Яшүсмер фильмнарындагы кебек берәрсе янына килеп утырып, сүз башларга мөмкин ;)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев