Логотип Идель
Бу – тема!

ЯШЬЛӘР 33 МИЛЛИОН СУМНЫ КАЯ КУЯЧАК?

Татарстанныкылар кабаттан кесәләрен калынайта. Бу юлы – миллионнар белән. Ти-и-и-ик... бу акчаларны үз кесәңә түгел, ә социаль проектларны тормышка ашыру өчен тотарга кирәк булачак!

Татарстанның 50 проекты Россия Президенты грантларын алу конкурсында җиңүгә ирешкән. Аларның 32се балалар һәм яшьләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән. Татарстанга бүлеп биреләчәк грантларның гомуми суммасы – 60 миллион 262 мең сум. Ә яшьләр проектларына тапшырылачак грантлар шуның яртысын – 33 миллион 313 мең сум.

Нинди проект ничә миллион алуга ирешкән?

2 964 240 сум – “Сугышта сугыштагы кебек” хәрби-патриотик проекты

Аның төп идеясе – Татарстанда Яшьләр хәрби-тарихи үзәген булдыру һәм үстерү. Мәктәп укчылары, кадет сыйныфлары, эзтабар отрядлары, патриотик клублар – кимендә 200 кеше аның әгъзасы булачак. Бирегә Россиянең хәрби тарихын тирәнтен өйрәнгән, хәрби-тарихи эшнең заманча методларына төшенергә теләгән кешеләр сайлап алыначак. Биредә егет-кызларны моңа кадәр шушы юнәлештә махсус белем алган яшьләр өйрәтәчәк.

1 137 896 сум – Флүс Латыйфи исемендәге  «Сәләткә нур булган йолдызлар» әдәби проекты

Бу – әдәби иҗат юнәлешендә сәләтле балалар һәм яшьләрне барлау, аларга ярдәм күрсәтүгә багышланган проект. Әлеге проектта  яшьләр әдәби әсәрләр иҗат итә. Шушы проект тормышка ашырыла башлаганнан бирле, анда меңнән артык кеше катнашкан. Араларында танылган шагыйрьләр дә бар.

498 455 сум – “Россиянең үзенчәлекле театрлары” проекты

Бу – «Э-моция» иҗади инклюзив театры проекты. Аның дәвамында Россиянең үзенчәлекле театрларын (инклюзив, интеграцияләнгән һәм башкалар) берләштергән интернет-портал булдырырга җыеналар. Әлеге сайтта Россиянең мондый театрлары каталогы булдырылачак. Шулай ук алар турында мәгълүмат, спектакльләр афишалары, фестивальләр һәм башка вакыйгалар белән танышып булачак. Әлеге портал төрле төбәкләрдәге театрларның үзара мәгълүмати алмашуына ярдәм итәчәк.

Белешмә:

Барлыгы бәйгегә 9308 проект кабул ителгән. Авторлар арасында кечкенә авыл һәм шәһәр җирлекләреннән булганнар да күп. Президент грантлары конкурсы тарихында беренче тапкыр грант акчалары ел башында ук биреләчәк. Проеткларны 1 марттан ук тормышка ашырырга мөмкин булачак. Чиратта – Президент грантларының икенче конкурсы. Аңа 31 мартка кадәр гариза тапшырып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев