Логотип Идель
Бу – тема!

"Ялкын"ның элеккеге мөхәррире Җәүдәт Дәрзаман вафат

Бүген татар җәмәгатьчелеге шагыйрь, журналист Җәүдәт Дәрзаман белән хушлашты. Ул озакка сузылган каты авырудан соң 25 февраль көнне вафат булды.


Җәүдәт абый 1986-1994 елларда яраткан «Ялкын»ыбызның җаваплы сәркәтибе һәм баш редакторы булып эшләгән, язучы, шагыйрь, күпсанлы әкиятләр һәм җырлар авторы ул. Җәүдәт абыйның әсәрләре мәктәп дәреслекләрендә дә урын алган.





Мәрхүмне соңгы юлга озатырга шагыйрьләр һәм язучылар Разил Вәлиев, Фәүзия Бәйрәмова, Ркаил Зәйдулла, Рәмис Аймәт, Зиннур Мансуров, артистлар Равил Шәрәфиев, әдәбият галимнәре, хезмәттәшләре, туганнары, аны белгән якын кешеләр килгән иде.

"Ялкын" журналы редакциясе Җәүдәт абыйның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Җәүдәт абый Дәрзаман 1945 елның 13 октябрендә Лениногорск районы Сугышлы авылында туган. Иске Шөгер урта мәктәбен тәмамлагач, Казан дәүләт университетына укырга кергән. Армия сафларында хезмәт итеп кайткан, аннан тагын укуын дәвам иткән. Күп еллар Татарстан радиокомитетында эшләгән.


Җ.Дәрзаман әдәби иҗат белән мәктәптә укыганда ук кызыксына башлый. Аның беренче иҗат җимешләре “Яшь ленинчы” (“Сабантуй”) газетасында һәм “Ялкын” журналында дөнья күрә. Ә 1964 елда “Җидегән чишмә” дигән күмәк җыентыкта аның шигырьләре басылып чыга.


Җ.Дәрзаман балалар өчен шигырьләр дә, әкиятләр дә, повестьлар да иҗат итә. Аның “Төнге маҗаралар” (1980), “Гөлназ мәктәпкә бара” (1983), “Илләр гизә Илгизәр” (1989), “Күзле кычыткан” (2000), “Серле янчык” (2000) кебек якты хисләр белән сугарылган күп кенә маҗаралы җыентыклары әдәбият сөюче яшьләргә яхшы таныш.


Татар балалар әдәбиятын үстерү һәм пропагандалау өлкәсендәге хезмәтләре өчен, аңа 1994 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» һәм 2002 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемнәр бирелә. «Күзле кычыткан» исемле шигырьләр һәм әкиятләр китабы өчен Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиясенә лаек була (2001). 1982 елдан ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы була.







Фото: tatar-inform.tatar

ТАГЫН УКЫРГА:



ҖӘҮДӘТ ДӘРЗАМАН: “АМЕРИКАГА БЕЗНЕҢ ҖЫРЛАР КИРӘК”


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев