ЯҢА ЕЛГА КАДӘР АРЫНЫРГА КИРӘКЛЕ 10 ӘЙБЕР
Киләсе ел уңышлы, матур узсын өчен аларның 10сыннан да арынырга кирәк.
1. Үз көчләреңне һәм мөмкинлекләреңне аңларга комачаулый торган уй-фикерләрдән арын.
2. Үзең теләгән әйберне эшләргә комачаулый торган чикләрдән арын.
3. Билгесезлектән, куркудан арын. Бер кечкенә генә адым яса һәм юл үзеннән-үзе барлыкка килер.
4. Үкенүләрдән арын. Үкенеп яшәү чын-чынлап яшәргә комачаулый.
5. Борчылулардан арын. Борчылып йөрүнең бернинди файдасы юк. Борчылып берни дә үзгәрми.
6. Башкаларны гаепләүдән тукта. Үз эш-гамәлләрең өчен җаваплылыкны үз өстеңә ал. Берәр нәрсә ошамаган очракта ике чыгу юлы бар: моны кабул итәргә яки үзгәртергә.
7. Үзеңнән кимчелекләр эзләүдән тукта. Бу дөньяга без ничек бар – шулай кирәк.
8. Хыялларың мөһим түгел дип уйлаудан тукта. Һәрчак йөрәгеңне тыңла.
9. Бөтен эшне үз җилкәңә алма. Үзеңне кайгыртырга, яратырга өйрән.
10. Синнән кала бөтен кеше дә матуррак, бәхетлерәк, акыллырак дип уйлаудан тукта. Үз-үзең белән ярыш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев