Логотип Идель
Бу – тема!

ЯҢА АЙФОН КҮПМЕ ТАБЫШ КИТЕРГӘН?

Сентябрь ахырында айфонның өр-яңа модельләре сатуга чыккан иде: болары iPhone XS һәм iPhone XS Max дип атала. Бәяләре күзләрне маңгайга сикертә торган булса да, сатып алырга теләк белдерүчеләр саны тагын да күбрәк, ди. Иң беренчеләрдән булып яңа айфонлы булырга теләүчеләр кибет ишек төпләрендә чират урынына кадәр сатып алганнар хәтта!

 

Чират бәяләре айфоннан да кыйммәтрәк: ишеккә якынрак булган саен бәясе дә югарырак йөри. Ишектән 9нчы булып басып торган ир-ат сүзләренә караганда, аның урыны бәясе 150 мең сум торган.

– Дөресен генә әйткәндә, минем төп максатым айфонлы булу түгел иде, - ди Валерий. - Һәр яңа чыккан айфон саен зур ажиотаж булганын белгәнгә күрә, мин чират алыпсатарына әверелмәкче булдым. 150 мең сумга алган чират урынын тагын да арттырып сатмакчы идем, тик, кызганыч, алучы булмады. Минуста гына алдым, – дип уфтана ир-ат.

Валерий шикелле коры калганнар шактый икән. Иң беренче булып чиратка басучы егет тә уңышка ирешә алмаган. Мескенкәем, чиратка 5 көн алдан килеп баскан булган бит! Ул да, Валерий шикелле үк, чират урынын сатуны максат итеп алган. Тик алучысы булмагач талонын ертып өенә кайтып киткән. Башка елларны шулай акча эшли алганнар алуын, тик быел уңыш елмаймаган.

Алай да ашыгып нәтиҗәләр ясамыйк: ничек кенә булмасын, шушы смартфоннарны алучылар саны аз түгел. Яңа чыккан iPhone XS 87 990 сум торса, iPhone XS Max 96 990 сумга бәяләнә. Яңа айфоннар чыкканнан соң айдан артык вакыт үтте, “Apple” хезмәткәрләре бу көннәрдә табышлары турындагы беренче саннарны да яңгыратты. Алар сүзенә ышансаң, смартфоннар көтелгәннән әзрәк күләмдә сатылсалар да, алардан табыш алу буенча тагын абсолют рекорд куелган: компаниянең табышы 20%ка арткан. Тиздән яңа MacBook Air белән iPad Pro да сатуга чыгачак. Кызык, алары безне ни белән шаккатырыр икән?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев