Логотип Идель
Бу – тема!

ВАТАННЫ ЯРАТУЧЫЛАР КӨНЕ

Тиздән 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне, хәрби хезмәт белән бәйле ир-атлар өчен зур бәйрәм  бу. Шул бәйрәмгә уңаеннан ачык дәресләр, ветераннар белән очрашулар, төрле квестлар атналыгы инде башланды. Күптән түгел шундый дәресләрнең берсен «Кадрлар резерв»ның IX сезон катнашучысы Рәүф Сабиров уздырды. Казанның 58нче мәктәпбендә Псков Һава-десант дивизиясенең 104нче полкының 6нчы ротасына багышланган хәрби-патриотик дәрес булды ул.

Дәрестә 5, 8, 9 һәм 10нчы сыйныф укучылары катнашты, шунысын әйтергә кирәк: бер урынга төрле яшьтәге балалар җыелган булса да, яшь аермасы бөтенләй сизелмәде. Барлык укучылар да бик кызыксынып тыңлап утырдылар һәм эшчәнлектә актив катнаштылар.

«Теманы болай гына сайламадым мин, – ди Рәүф – нәкъ менә 2000нче елның февраль аенда Икенче Чечня сугышының иң куркыныч көрәше башланды». Черниговскийның Кызыл Байраклы һава-десант девизиясенең 6нчы ротасының 104нче парашют-десант полкы десантниклары үзләрнең тормышын аямыйча Ватан өчен көрәшкәннәр. Дошман сан ягыннан күбрәк булган. Булган вакыйгаларны аз булса да күз алдына китерер һәм шул куркыныч мизгелләрне аңлатыр өчен оештыручы шул вакыйгалар турында төшерелгән репортаж күсәтеп узды.





Дәрес вакытында, укучыларга чын парашютны ачып-җыю мөмкинлеге дә бирелде. Бу эш балалар өчен кызыклы булды. Рәүф – үзе дә күптән түгел 98нче һава-десант дивизиясенең 217нче Гвардия парашют-десант полкында бер ел хезмәт итеп кайткан егет. Ә хәзер ул парашют спорты белән шөгыльләнә. Дәрескә кадәр бер көн алдан ул укучылары белән тандемда самолеттан парашют белән сикерде һәм балаларга шул хакта сөйләде.

Парашютны җыеп-сүтү эшендә һәр бала үз өлешен кертергә тырышты. Кызлар читен булса да, куелган бурычны төгәл үтәделәр, ә егетләр, хәрби образына кереп, куелган бурычларны, бер хатасыз эшләп чыктылар. Рәүфнең йөзендә бер мизгелгә борчу барлыкка килсә дә, «әйдәгез, сак булыйк, миңа тиздән бу парашют белән сикерергә кирәк, ул ачылырга тиеш», – дип шаярды.





«Парталар артыннан миңа бөтен нәрсә дә күренеп бетмәде, ләкин мин үзем махсус торып басып карадым. Бөтен нәрсә бик кызыклы булды. Тагын шундый чаралар уздырсалар бик шәп булыр иде!» – ди 5нче сыйныф укучысы Максим Баданов.

«Чара бик кызык узды, ә патриотик тәрбия темасы – бик мөһим. Оештыручылар кулланган алымнар балаларны бик кызыксындырды. Күренеп тора: һәр әйтелгән сүз укучыларның күңеленә барып җитте», – ди Мәгариф һәм фән министрның яшьләр эшләре буенча киңәшчесе Айгөл Галеева.



Алинә Сысоева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев