Логотип Идель
Бу – тема!

УҢЫШ СЕРЕ ИРТӘҢНЕ НИЧЕК БАШЛАУГА БӘЙЛЕ

Иртә – ул иң тылсымлы, тыныч, рәхәт вакыт. Тәүлекнең нәкъ менә шушы вакытында без алдагы көнгә әзерләнәнбез, планнар корабыз. Спортсмен, бизнесмен һ.б.өлкәләрдә уңышларга ирешкән шәхесләр иртәне аерым бер ритуаллар белән уздыра. Үзләренең уңыш серләрен дә алар шунда күрә. Сезне дә таныштырыйк әле. ;-)

1. Шэрри Лансинг


20th Century Fox ның элеккеге президенты һәм  Paramount Pictures рәисе. Голиивуд киностудиясен җитәкләгән беренче хатын-кыз.

Шэрри иртәнге тернировкаларга аерым игътибар бирә. Спорт белән ул атнасына 4 тапкыр шөгыльләнә. Аның сүзләренчә, физик активлыкка эшлекле очрашуларга каарган кебек карарга кирәк. Аларның икесен дә берничек тә калдырырга ярамый.

2. Эд Кэтмелл


Pixar һәм Walt Disney Animation Studios президенты.

Эд иртәләрен хатынын йокыдан уятырга курка. Шуңа күрә аның будильнигындагы көйнең тавышы акрынлап арта бара. Ул телефоны шалтырый башлауга уяна һәм аны сүндереп куя. Иртәнге тернировка алдыннан Эд 30-60 минут медитация белән шөгыльләнә.

3. Биз Стоун


Twitterга нигез салучыларның берсе, креатив буенча директор.

Бизның иң яхшы будильнигы – ул аның улы. Һәр иртән ул әтисен уята, аннан алар бергәләп уйныйлар. Биз Стоун иртәләрен телефонын сүндерә.. Эшкә киткәндә онытмас өчен ул аны ишек янына илтеп куя.

4. Эль Луна


Бестселлерлар авторы. Дизайнер һәм рәссам.

Эль үзенең төшләренә аеруча зур игътибар бирә икән. Һәр иртә саен ул төшләрен диктофонга яздыра һәм хис-кичерешләре белән бүлешә. Аның фикеренчә, төшләр ярдәмендә  безнең белән чынбарлыкта булган вакыйгаларга “ачкыч” табарга мөмкин. Иртәнге аштан соң Эль утырып үзенең уй-фикерләрен кәгазьгә төшерә.

5. Остин Клеон


Бестселлер авторы, рәссам.

Һәр көнне иртә белән (нинди генә һава торышы булса да) Остин хатынын һәм балаларын ияртеп табигатькә чыга. Тәүлекнең иртәнге вакытында ул бернинди эшләр дә билгеләми, интервьюларга йөрми. Вакытны тулаем гаиләсенә багышлый.

6. Джефф Колвин


Fortune эшлекле журналының баш мөхәррире, танылган журналист.

Джефф һәр көнне 7нче киткәч уяна. Иртән торуга ул 3 стакан су эчә. Аның фикеренчә, бу гамәл тәнне һәм баш миен уятырга ярдәм итә. Аннан соң ул тәнен язу өчен күнегүләр эшли һәм 10 чакрым йөгерә. Соңыннан душ, иртәнге аш һәм эш көтә. Джефф 9 сәгатьтән дә ким йокламавын әйтә. Иртән ул көн дәвамында эшлисе эшләр исемлеген төзи. Иң беренче авырларыннан тотына.

7. Ребекка Сони


Йөзү буенча олимпия чемпионы.

Ребекка йокларга ятар алдыннан киләсе көнне планлаштырып куя. Аның тәҗрибәсе буенча, болай эшләгәндә иртән арганлык хисе булмый. Боларга өстәп, ул спорт киемнәрен кичтән әзерли. Су эчү, спорт, иртәнге аш та аның иртәсенең аерылгысыз өлешләре булып тора.

Уянганнан соңгы беренче сәгать – ул бөтен көнне тотып тора торган нигез. Иртәбезне матур һәм файдалы итеп башлыйк.?☀


Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев