Логотип Идель
Бу – тема!

«ТУЫМ ҖОНДЫЗЫ»НДА ЯҢА ЙОЛДЫЗЛАР ТУА /ФОТОРЕПОРТАЖ/

2018 елның 13 гыйнварында Филармония концертлар залында «Туым җондозы» конкурс-фестиваленең 10 еллык юбилей гала-концерты гөрләп узды.
«Туым җондозы» – Татарстанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче керәшеннәрне берләштерә торган фестиваль. Конкурс ярдәмендә үзләре өчен сәхнәгә юл ачкан «җондозлар» Халыкара фестивальләрдә дә лауреат исемен яулыйлар.

Фестивальның юбилей концертына килүчеләр арасында 10 ел дәвамында «Туым җондозы»нда уңышлы чыгыш ясаучылар да, чакырулы кунаклар да бар иде. Шуларның берсе – Татарстан республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан республикасының Халыклар дуслыгы Йорты директоры Ирек Илдус улы Шәрипов булды.



«Туым җондызы» фестиваленең әле беренче елларын да хәтерлим. Бу чараның бик тыйнак үткән чаклары да булды. Хәзер исә конкурс елдан-ел зураеп, үсеп килә. Республикабызда, илебездә һәрбер халыкның, һәрбер телнең кадерен белеп яшәү гадәткә кереп бара. Һәм шунысы мөһим: республикабызда яшәүче халыкларны үстереп, аларны хөрмәт итеп, һәрберсенә шартлар тудырып, без халыкларыбызны берләштерәбез. Бер-беребезне хөрмәт итү, бер-беребезгә ихтирам күрсәтү – ул республикабызны да, илебезне дә көчәйтә. Һәм бүген дә керәшен сәнгатенең гаҗәеп матур үрнәкләрен күреп без сокланабыз. Шуңа да үзебез тапкан шушы хөрмәт юлын киләчәктә дә онытмасак иде!» – диде Ирек Илдусович.

Фестивальнең юбилее уңаеннан, катнашучылар гына түгел, алар өчен борчылып, җан атып торучы остазлар да бүләкләнде. Бәйрәм булгач, бәйрәм булсын дигәндәй, быел чыгыш ясау осталыгыннан гына түгел, башка билгеләргә карап та бәяләнде катнашучылар. Мәсәлән, Милена Новикова “Иң яхшы милли кием өчен” грамота белән бүләкләнде. «Без тыңлап, җырлап ияләнгән җырлар бик күп. Ә бу фестивальда башка беркайда да ишетеп булмый торган җырлар башкарыла, – ди Милена. – Мәсәлән, Мамадыш, Балык Бистәсендә яшәүче керәшеннәрнең җырларын монда гына ишетеп була. Бу фестиваль башка бәйгеләр белән ярыша алмыйдыр, мөгаен. Ул үзенең гадилеге белән аерылып тора», – дип хисләре белән уртаклашты Милена.



«Туым җондозы»нда катнашу өчен һәркем элеккеге керәшен җыр-биюләрен эзләп табарга тырышкан. Ә кемдер кечкенәдән керәшен иҗаты белән таныш булып, керәшен җырларын өйрәнеп үскән. Шундыйларның берсе – Башкортостан республикасыннан килгән кунак Марина Карпова. «Һәрбер гаиләдә Раштуа белән бәйле гореф-гадәтләр бар. Без бу бәйрәмне әбиебез янында уздыра идек. Ул үзенең каршысына 7 баласын, 16 оныгын утыртып җырлый иде. Бүген фестивальгә әбием башкарган җырларның берсен алып килдем», – диде җырчы.



Гала-концертның азагында 2018 елда 10 еллыгын билгеләп үтүче «Бәрмәнчек» керәшен фольклор ансамбле да чыгыш ясады. Әлеге фольклор ансамбле бик күпләрнең йөрәгенә юл табып, танылырга өлгерде инде. Фестиваль катнашучылары арасында «Бәрмәнчек»нең бер өлеше булырга теләүчеләр дә шактый икән. Егет-кызлар бу хыяллары турында яшерми. Ә «Туым җондозы» фестивале яшь катнашучыларга мондый мөмкинчелекне бүләк итә.

Наилә Шиһапова
Ринат Нәҗметдинов фотолары



















































Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев