Логотип Идель
Бу – тема!

ТУЛАЙ ТОРАКТА ТОРМАГАН ӨЧЕН ТҮЛӘТТЕРӘЧӘКЛӘРМЕ?

Үзизоляция чоры вакытында район-авыллардан килгән студентлар дистанцион белем алу вакытында туган якларына кайтып китте. Тик күбесен “Тулай торакта тормаган өчен яшәү хакын түләттерерләрме?” дигән сорау борчый. Кайбер вузларда бу уңайдан, уңай карарлар кабул ителгән дә инде.

Моңа кадәр Россиянең Фән һәм югары белем министрлыгы үзизоляция чорында тулай торакта яшәү бәясен киметү яки бөтенләй түләтмәүне тәкъдим иткән иде. Татарстанның өч вузы бу уңайдан кайбер карарлар кабул иткән дә инде. Россиянең фән һәм югары белем министры Валерий Фальков фикеренчә, илдәге мондый вәзгыять вакытында тулай торакта тормаган студентларга яшәү һәм коммуналь түләүләрне киметү дөрес карар. Шулай ук түләүне икенче айга күчерү тәкъдиме дә яңгыраган булган.

Казан федераль университеты

Әлеге вузның бөтен тулай торакларындагы студентлары яшәү хаклары һәм коммуналь түләүләрне түләмәячәк. КФУ Казандагы, Алабуга һәм Яр Чаллы филиалларындагы тулай тораклары өчен түләүләрне үз өстенә алган.

Вуз ректоры Илшат Гафуров әйтүенчә, тулай тораклардагы вәзгыятькә көн саен мониторинг уздырыла. Студентлар профкомы акчасыз калырга мөмкин булган студентлар исемлеген төзи икән.  “Без студентлардан апрель ае өчен яшәү һәм коммуналь хезмәтләр хакын түләттермәячәкбез. Түләргә өлгергәннәр өчен бу акчалар киләсе айга күчереләчәк”, – ди ул.

Казан дәүләт энергетика университеты

Әлеге вузда Россия министрлыгы карарына кадәр үк студентларга теләктәшлек белдерә башлаганнар. “Ул вакытта Казанда безнең тулай торакларда калган студентларга ярдәм күрсәтергә карар кылдык. Бу – 231 кеше, алар арасында Россия гражданнары да, чит илнекеләр дә бар. Аларның барысы да авыр хәлдә калган. Күбесенә хәтта туганнары да ярдәм итә алмый. Без аларга бушлай туклану оештырдык. Ашханәне кабаттан ачтык, аларны иртәнге һәм төшке ашлар белән тәэмин иттек. Бу үзизоляция чоры буена дәвам итәчәк. Аллага шөкер, тулай тораклар ашханәгә якын урнашкан. Боларның барысы студентларның бу чорда кайнар аш белән тәэмин ителүе, аларның бу чорны исән-имин үткәреп җибәрүе өчен кирәк”, – ди КДЭУ ректоры Эдвард Абдуллаҗанов.

Моннан тыш, Казан энергетика университеты тулай торакларында яшәүче студентларга түләүләрнең ярты бәясен генә капларга кирәк булачак. Дистанцион белем алу вакытында өйләренә кайтып киткән студентлар өчен яшәү хакларын яңадан исәпләячәкләр.

Казан дәүләт медицина университеты

Әлеге вузда яшәү һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне өч айга – апрель, май һәм июнь ташламалы бәядән түләттерәчәкләр. Бу түләүле һәм түләүсез уку бүлегендә укучыларга кагыла. Моның турында КДМУ ректоры Алексаей Созинов белдергән. Биредә түләүләр гадәттәгедән өчтән бер өлешкә кимрәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев