Логотип Идель
Бу – тема!

ТОРМЫШНЫ ҮЗГӘРТӘ АЛА ТОРГАН ГАДӘТЛӘР

Кайчак тормышны үзгәртеп җибәрергә аз да җитә. Әйдәгез, бергәләп тормышны үзгәртә алырдай гадәтләр турында сөйләшәбез.

1. Ач карынга йокларга яту. Беренче вакытта бу авыр бирелергә мөмкин, әмма тора-бара яхшы төшләр керә башлаячак, иртән йокың туячак, кәефең яхшы булачак.

2. Ризыкны тозсыз һәм тәмләткечләрсез әзерләү. Әлеге гадәт ризыкларның чын тәмнәрен тоярга ярдәм итәчәк. Шешенүләр кимиячәк һәм берничә кило авырлык та сине ташлап китәчәк.

3. Йокыдан торгач, 2 стакан су эчү. Организмың сиңа рәхмәт әйтер. Тизрәк уянырсың.

4. Арканы төз тоту. Үз-үзеңне күбрәк ярата башларсың, эшчәнлегең дә күпкә яхшырыр.

5. Лифт турында онытып тору. Энергияңнең артуын тоярсың, сәламәтлегең яхшырып китәр. Бәрәкәт хәрәкәттә бит!

6. Сөйләшер алдыннан елмаю. Шулай эшләгән очракта иң катлаулы темаларга сөйләшү дә җиңелрәк бирелер.

7. Идеяне мөмкин кадәр тизрәк тормышка ашыру. Башыңа шәп идея килдеме? Аны тормышка ашыруга шунда ук кереш! Тормышның кызыклы булуын һәм вакытның бар нәрсәгә дә җиткәнен аңларсың.

8. Интернетка эш буенча һәм кирәк булганда гына керү. Тәүлектә 24 сәгать кенә булмавын аңларсың.

9. Көненә 10-15 минут вакытны тәртип урнаштыруга багышлау. Тирә-юнеңдә һәрчак чиста булыр, ә димәк, кәефең дә яхшырыр, эшләрең дә тизрәк барыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    иедя - хата, идея кирәк.