ТӨМӘН КЫЗЫ ГӨЛНУР: “12 ЯШЕМДӘ ЭЧЕМДӘГЕ ТАТАРЫМ УЯНДЫ”

Күптән түгел “Идел” яшьләр үзәге оештырган “Татар яшьләре көннәре” узып китте. Анда традицион рәвештә “Ел лидеры” сайлана. Быел әлеге исемгә Төмән кызы Гөлнур Зиннәтуллина лаек булган. Себер якларында татарлар ничек яши, Гөлнур татарчага ничек өйрәнгән? Болар турында активист кызның үзе белән сөйләштек.

Исеме: Гөлнур Зиннәтуллина

Туган көне: 11.04.1999

Туган җире: Төмән шәһәре

Яши: Тубыл шәһәрендә

Укый: Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл педагогика институты

Инстаграм: @gulnurz_99

 

             - Үзең белән таныштыр әле, Гөлнур. Кем син?

- Мин Төмән шәһәрендә туып үстем. Бүгенге көндә Тубыл педагогика институтының 5нче курсында укыйм. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы булачакмын. Татар яшьләре хәрәкәтендә мин инде 5 ел.

- Милләтеңә карата мәхәббәт кайчан туды?

- 12 яшькә кадәр татарча бөтенләй белми идем. Аннан татар халык биюе белән кызыксынып киттем. Бии башлагач, милли бәйрәмнәрдә катнаша башлагач, телемә, милләтемә карата кызыксыну барлыкка килде. Төмәндә татар яшьләре берлеге оешты. Аларда активист буларак катнаша башладым. Тубылга күчкәч, анда үземнең командамны булдырдым.

- Татарчага ничек өйрәндең?

 - “Татар, уян!” - дип әйтәләр бит әле. Минем дә эчемдәге татарым уянды. Минем әти Татарстанның Апас районы Зур Болгаер авылыннан. Ә әнием – Төмән өлкәсеннән. 14 яшемдә әти-әниемә: “Минем белән хәзер татарча гына сөйләшегез”, - дип әйттем. Аннан Төмәндәге татар теле курсларында белемемне үстердем. Онлайн курслар уздым. Бүгенге көндә инситутта фәнни җитәкчем белән берлектә татар телен өйрәнүне дәвам итәм. Хәзер мин аны күбрәк фән буларак өйрәнәм. Себер татарлары диалектын өйрәнәбез, фәнни хезмәтләр язабыз. Коференцияләргә йөрибез, Казанга да киләбез.

- “Татар яшьләре көннәре”нә нинди максат белән килдең?

- “Идел” яшьләр үзәгенең проектларында 2015 елдан бирле катнашам. Башта “Милләтебез хәзинәләре” дигән балалар өчен лагерьга килдем. 2017 елдан “Татар яшьләре көннәре”ндә катнаша башладым. Бу - бик шәп чара. Анда килгәч, тырыш, эшчән, шат күңелле, янып торган татар яшьләренең ничек күп булуын күрәсең. Монда без тәҗрибә белән уртаклашабыз, яңа белемнәр алабыз. Үзебезгә кайткач, тагын да ялкынланып эшлисе килә башлый.

- “Ел лидеры” исеменә ничек лаек булдың?

- Ел лидерын делегатлар сайлады. Без 4 номинант идек. Арабыздан мине сайлап алдылар. Күрәсең, безнең эшчәнлекне ошатканнар. Хәзер тагын да тырышып эшләргә, яңа проектларга алынырга исәп.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 22 май 2021 - 11:35
    ЗАМАНЧА СУ АНАСЫ ЯКИ КВАДРОКОПТЕР МАҖАРАСЫ Кәримне Өчиледә барсы да белә иде. Ул алай начар малай түгел. Кайчан карама – теге яки бу эш белән мәшгуль. Укудан кайткач, өйне җыештыра, савыт-сабаны юа. Соңыннан тышка чыгып, малларны карый. Тыштагы эшләрен бетереп керүгә, әнисе дә кайтып җитә.
    885
    0
    1
  • 26 май 2021 - 17:40
    САБАНТУЙГА КАРШЫ КИЧ Юлы уңарга тиеш бүген Нәргизәнең. Иртәдән болытлы торган күк йөзе, өйләдән соң кинәт ачылып китте дә, ялтырап кояш чыкты. Соңгы зачетын тапшырып, университет баскычларыннан йөгерә-йөгерә тукталышка ашыкты кыз. Хәзер тиз генә бүлмәсенә кереп, юл сумкасын алыр да, электричкага чыгар. Кыз җәлт кенә кул сәгатенә күз төшерде. Өлгерергә тиеш, электричка китәргә сәгатьтән артык вакыт бар әле.
    631
    0
    0
  • 31 май 2021 - 17:44
    ЗАМАНЧА КЫСТЫБЫЙ РЕЦЕПТЫ «Кыстыбый tatar-food» рестораннарының берсендә директор булып эшләүче Айнур Идиятулин белән «Чеп-чеби» кыстыбые әзерләдек. Аннан ашадык... Шундый тәмле булды! Серле рецептны сезнең өчен дип  язып та алдым. Уңайлырак булсын өчен фотога да төшердек. Рәхәтләнеп кулланыгыз!
    533
    0
    0

Блоглар