Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕ ЭШМӘКӘРЛЕККӘ БЕРЕНЧЕ АДЫМ ЯСЫЙ

Технологияләр юнәлешендәге эшмәкәрләр кайда туа? Алар Казанда гына түгел, Татарстанның төрле районнарында бар. Проектларының кызыклылыгына, яшьләрнең үз проектлары белән янып торуына шаккатырсың!


Бүген Казанның IT-паркында «Digital Start» яшьләр арасында цифрлы эшмәкәрлек форумы уза. Аның ярдәмендә укучы һәм студентларны технологик эшмәкәрлек өлкәсенә җәлеп итәргә, потенциаль лидерларны ачыкларга телиләр.

«Digital Start» – яшьләр арасында цифрлы эшмәкәрлек компетенцияләрен үстерү өлкәсендәге Татарстан программасы. Әлеге программа проектлар презентациясеннән генә тормый. Аның дәвамында онлайн-лекцияләр үтә, дәресләрдә яшьләр IT-паркның Бизнес-инкубаторы менторлары җитәкчелегендә стартап-проектлар булдырырга өйрәнә, җәмгыятьнең ихтыяҗын өйрәнеп, бизнес-модельләр ясый.

Былтыр әлеге программада Татарстанның 20 мәктәбеннән һәм 5 вузыннан 350 кеше катнашкан. Быел 300 гариза кабул ителгән. Иң кечкенә катнашучыга 10 яшь, ул – Казаннан. Самарадан килгән укучыга 10 яшь. Шулай итеп, яшьләр мәктәптән үк программалаштыру һәм эшмәкәрлеккә беренче адымнарын ясый.

Квадрокоптерны үзең яса!


Яр Чаллы шәһәре егете Рәмзил Хәмәдиев «Studycopter» исемле проектын тәкъдим итә. Әлеге стартап-проект квадрокоптерлар ясау өчен әзер җыелмалар сатуга багышланган. Аның ярдәмендә сатып алучы программалаштыру, ябыштырып эретү (пайка), җыю, очулык (пилотирование) күнекмәләренә үзе төшенәчәк.

Бу проектның идеясе моннан бер ел элек туган. Рәмзил нәкъ шул вакытта автокаланың “Кванториум”ында “Аэроквантум” түгәрәгенә йөри башлый. Мондый җайланмалар сатып алучылар арасында инде хәзер үк популяр икән.

- Гади кеше квадрокоптерны җыю өчен җыелмаларны кайдан алырга икәнлеген белми. Әгәр ул өйрәнергә теләсә дә, кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңламый. «Сopter express» ширкәте инде берничә ел дәвамында мондый җыелмалар сата. Мин үзем тагын да яхшырак һәм кулай бәяле квадрокоптерлар җыелмалар эшләргә телим. Бу эштә миңа минем фәнни җитәкчем Рөстәм Латыйпов ярдәм итә, – ди Яр Чаллы 7нче лицей-интернатының 10нчы сыйныфында укучы егет.

Конкурс турында былтыр ишетсә дә, былтыр аңа гариза тапшырырга өлгерми кала. Ә быел үзен сынап карарга була Рәмзил.


Урманнарны сакларга!


КФУның IT-лицеенда укучы өч егет игътибарын экология проблемасына юнәлтергә булган. 10нчы сыйныф укучылары Данила Юдин, Александр Иванов һәм Нгуенг Зачонг үз проектларына ныклап алынган.

- Урмандагы янгыннар – төп экологик проблемаларның берсе. Бер елга 14-30 гектар мәйдандагы урман яна, шулай итеп һавага 5 миллион тонна углерод бүленеп чыга. Бу планетабызга куркыныч тәэсир ясый. Мондый янгыннарны оператив рәвештә белер өчен, без ясаган пилотсыз җайланманы кулланырга була. Ул автомат рәвештә тулысынча эшли. Җылыту камералары ярдәмендә без янгын чыккан урынны табабыз, һәм бу мәгълүматны Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына җибәрәбез, – ди Данила Юдин.

Аппарат корпусын булдыру өчен 3D-принтерда бастыру форматын кулланганнар. Аның ярдәмендә җайланманың авырлыгы 30 процентка кимегән. Шулай ук бу конструкциянең тышлыгын катырак һәм ныклырак итәргә булышкан. Аппаратта Raspberry Pi (бер платалы компьютер, ул банк картасы кебек кечкенә) тора, ул сурәтне эшкәртү өчен кирәк. Автопилот өчен Arduino (процессорлы плата, ул теләсә нинди җайланма/гаджетны үз кулларың белән җыярга мөмкинлек бирә) микроконтроллерын кулланалар икән. Автопилотны укучылар мөстәкыйль рәвештә эшләгән. Бу эшне алар 6 ай дәвамында башкарган, шуның ике аен “Артек”, Мәскәү авиация институтында стажировка узган.

Егетләр автопилотны сынап карарга өлгергән: ул бер ноктадан икенчесенә уңышлы гына барып җиткән. Хәзер алар steam контроллерга (электроника һәм исәпләү техникасында идарә итү өчен җайланма) күчәргә җыена. Шулай ук алар бу проектка патент ясау белән шөгыльләнә. Ә бу җайланманы масштаблыйм, дисәң, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре белән элемтәгә керергә кирәк икән.

- Әлеге проект турында безнең кураторыбыз Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре белән аралаша, ихтыяҗларын, таләпләрен белергә тели. Аларны пилотсыз җайланмалар, мониторинг темасы кызыксындыра икән. Министрлык вәкилләре басуларны мониторинглау өчен беспилотник эшләвебезне тели. Шушы җайланма ярдәмендә орлык чәчелгән кырларның, чыккан уҗымнарның күләмен белеп булачак, – ди Данила.


Интернетта сакланырга кирәк


Кукмарадагы 2нче лицейның 6нчы сыйныфында укучы Кәрим Минһаҗев кешеләрне мошенниклардан сакларга тели. Әлеге форумда ул үзе өчен яңа белем алырга, тәҗрибә тупларга килгән.

- «Freelance Pay» – онлайн-заказлар башкарганда кулланучыларны мошенниклардан саклый торган сервис. Фриланс юнәлешендә мошенниклар күп, хәзер кешеләр аларның кармагына еш эләгә. Заказ биргән кешенең акчасын алып, эшен башкармаган “белгеч”ләр күп. Моны булдырмас өчен, мин шушы проектка тотындым. Мисал өчен, берәр кешегә сайт кирәк, ди. Моның өчен мин фриланста эшләүче хезмәткәр табып, аңа сайт эшләргә заказ бирәм. Аннары минем сайт аркылы гади кулланучы шушы эшне сатып ала. Ягъни мин кешеләргә ышанычлы кешеләрне табачакмын. Әлегә, чыннан да, үземне ышанычлы аралдашчы итеп тәкъдим итүнең ысулларын уйлыйм, – ди Кәрим.

Укучының үзенең дә фриланс юнәлештә эшләгәне бар икән. Сайтларның дизайнын ясый ул. “Мошенниклар кармагына эләкмәс өчен, алдан саклансаң, яхшырак”, – ди ул. Сайтлар ясарга Youtube, төрле китаплар аркылы өйрәнгән.



Бүген форумда яшьләр бер-берсенең технологик проектлары белән таныша, алар өчен мастер-класслар уза. Финалда җиңүчеләр ачыкланачак. Аларга оештыручылар һәм иганәчеләрдән бүләкләр тапшырылачак. Катнашучыларга IT-базар һәм бизнес-берләшмә вәкилләре бәя бирә.






Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев