Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ИМТИХАН ТАПШЫРУЧЫЛАР – КЕМНӘР АЛАР?

Быел 1,4 мең 9 сыйныф укучысы татар теленнән имтихан тапшырган. Бу турыда ТРның фәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итә. Узган елны исә бу сан 1275не тәшкил иткән.

“Шулай ук 19  11 сыйныф укучысы да татар теленнән имтихан тапшырды, - ди ул, - алар – татар филологиясе юнәлешенә укырга керергә теләүчеләр”.

2018 елда, гомумән алганда, 1465 9 сыйныф укучысы туган тел фәне буенча имтихан тапшырган, шуларның 1275 ен татар телен сайлаучылар алып тора. Моңда өстәп 24 11нче сыйныф укуычысы татар теленнән имтихан биргән.

Быел имтихан тапшыручыларга килсәк, аларның икесе Түбән Кама, икесе Лениногорск районыннан, шулай ук Актаныш, Теләче, Ютазы, Буа, Саба кебек районнардан берешәр укучы татар теленнән БРИ тапшырган. Алар арасында Казаннан да бер кыз бала бар. Шул исәптән, Буа шәһәреннән бер егет тә татар теленнән имтихан биргән.

Сүз уңаеннан, татар теленнән имтихан БДИ (ЕГЭ) түгел, ә БРИ (ЕРЭ) дип атала, чөнки аны Татарстан республикасында гына тапшыралар.

“Ялкын” төрле елларда татар теленнән имтихан тапшыручыларны эзләп тапты. Алардан кая укырга керүләре, кайда эшләүләре һәм башка кызыклы фактлар  турында белештек.

 

“Шул ук тикшерүче, шул ук камера...”


 

 

Гүзәлия Ибәтуллина, Түбән Кама шәһәренең 2нче гимназиясен тәмамлаган, 2019 елда  татар теленнән БРИ тапшырган:


– Без бөтен Түбән Кама районыннан ике кеше генә татар теленнән имтихан тапшырдык. Берсе мин булсам, икенчесе – минем сыйныфташым. Имтихан вакытында аның янымда булуы дулкынлануымны киметте.

“Вакытыңны төп фәннәргә, ягъни рус теле, математикага күбрәк сарыф итсәң, яхшырак булыр”, - дип әйтүчеләр булды. Мин саф татар гаиләсендә туып үстем, гаиләдә дә татарча гына сөйләшкәнгә телне яхшы беләм. Уку дәверендә туган телем буенча төрле олимпиада, бәйгеләрдә катнаша идем.  Шуңа күрә БРИга әзерләнү артык авыр бирелмәде. Ә  имтихан тапшыру процессы  башка фәннәрнекеннән берни белән дә аерылмый. Шул ук тикшерүчеләр, шул ук камералар...

Барганда “җиңел булыр”, дип өметләнгән идем, әмма шактый катлаулы сораулар да очрады. Имтиханны 65 баллга тапшырдым, нәтиҗә белән бик үк канәгать түгелмен, күбрәккә дә яза алган булыр идем, дип уйлыйм. Тырышлык җитеп бетмәгәндер.

Теләгем КФУның педагогика юнәлешендә белем алу, татар теле һәм төрек теле укытучысы булу иде. Әмма әлеге белгечлеккә быел студентлар кабул итмиләр, шуңа күрә мин документларымны Казан дәүләт аграр университетының (КГАУ) “Дәүләт һәм муниципаль идарә”  факультетына тапшырдым. Тормышымны татар теле белән бәйләмәсәм дә, ана телемне яхшы белүем алдагы көннәрдә башка эшләрдә дә  һичшиксез ярдәм итәр, дип саныйм.

 

 

 

 

 

“Балам татар теленнән имтихан бирәм дисә...”


 

 

Айгөл Темирбулатова, Кама тамагы районының Олы Кариле мәктәбен тәмамлаган, 2006 елда татар теленнән БРИ тапшырган:


Ул заманнарда әле БДИның кереп кенә яткан чоры иде. 2006 елда татар теленнән имтихан мондый форматта беренче тапкыр тапшырылды. Әзерләнү өчен җыентыклар булмады, ниндидер бер брошюра гына таптык.

Район буенча 5-6 кыз тапшырган идек, аларның 3 се татар филологиясенә укырга керде. Имтихан алай авыр булды, дип истә калмаган. 85 тән югары балл тупладым.

Татар филологиясендә укып чыктым, бер генә дә үкенмим. Хәзер дә нәкъ шулай эшләр идем. Бу белемем белән мин бик күп урында эшли алам. Балалар бакчасында да, мәктәптә дә, репетитор булып та һ.б һ.б. Үзем укып бетергәч, музейда, мәктәптә эшләдем, аннан декретка чыктым һәм читтән торып эшли башладым. Бүгенге көндә дә шулай эшләвемне дәвам итәм. Эшем татар теле белән бәйле, Вконтактедагы татар төркемнәрен җитәклим.

Киләчәктә балаларым да татар теленнән имтихан бирәм, дисә, бик бәхетле булыр идем. Бу -  татар теленә карата мәхәббәт билгесе бит.

 

 

 

 

 

“Әзерләнер өчен әсбаплар юк иде”


 

 

Айгөл Шәйхетдинова, Арча шәһәренең 2нче мәктәбен тәмамлаган, 2013 елда елда  татар теленнән БРИ тапшырган:


– Имтиханны татар филологиясе бүлегенә укырга керер өчен тапшырдым. Әти-әни риза иде: “Үзең теләгән җиргә кер”, - диделәр. Моны белгәч, мәктәптәге татар теле укытучылары да бик шатланды. Дуслар, классташлар арасында гына: “Кирәкме бу сиңа?” - дип әйтүчеләр булды.  Ул елны Арча районында татар теленнән БРИны 3 кеше бирдек. Шуларның берсе белән бер төркемдә укыдык.

Укытучыбыз көчле иде, аның 11 сыйныфка кадәр биргән белеме ярдәм итте. Тик татар теленнән имтиханга әзерләнер өчен әсбаплар бик юк иде.
Имтиханны 94 баллга тапшырдым. Татар филологиясенә укырга кердем. Соңгы курста гына “кая барырмын икән инде?” дип уйландыра башлады. Әмма бу мәсьәлә җайлы хәл ителде. Укып бетергәч үк Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенә эшкә урнаштым. Бүгенге көндә татар теле юнәлеше буенча магистратурада белем алам.

 

 

 

“Акыллы кеше физика, информатика бирә...”


 

 

Илфат Вәлиев, Буа шәһәренең лицей интернатын тәмамлаган, 2019 елда елда  татар теленнән БРИ тапшырган:


– Татар теленнән имтиханны мин апам киңәше белән бирергә булдым. Ул үзе дә “татфак”та белем ала. Татар теле белән кызыксынам: күп еллар дәвамында татар теленнән олимпиадаларга йөрдем. Республика күләмендә призлы урыннар яуладым.

Татар теленнән имтихан бирергә җыенуымны белгәч, күп кеше: “Ник татар телен сайлыйсың? Акыллы кешеләр хәзер физика, информатика бирә”, - диде. Хәтта татфакны бетергән кешеләр дә әйтте бу сүзне. Мин артык сер бирмәскә тырыштым. Татар теленең бетмәячәген төгәл беләм.

Имтиханнар алдыннан бик борчылдым. Алай борчыларга кирәкмәгән дә икән. Бер генә секунд буш вакытым булса да әзерләнергә утыра идем. Күбесенчә үзем әзерләндем. Сорауларым туса, укытучыга мөрәҗәгать иттем. Имтихан үзе бик тыныч узды. Берүзем тапшырдым. Ике тикшерүче һәм ике камера иде. Биремнәр артык катлаулы булмады. Барлыгы 98 балл тупладым. Калган фәннәргә килсәк, рус телен 94, җәмгыять белемен 70кә тапшырдым, ә инде профильле математика буенча 68 балл җыйдым. Документларымны КФУның “татфагында” калдырдым. Татар теле һәм инглиз теле укытучысы булырга ниятлим.

 

 

Зилә САБИТОВА

 

 

 

Бу темага тагын язмалар:

 

 

 

ТАТАР ТЕЛЕННӘН БДИ һәм ТДИ…БИРМИЛӘР?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев