Логотип Идель
Бу – тема!

ТӘРТИПЛӘРЕ БИК ЯХШЫ БУЛМАСА ДА, КЫШ БАБАЙ КИЛДЕ...

Яңа елдан бар кеше яңа тормыш башларга тели, омтыла. Кемдер үз-үзенә укуын яхшылап укырга, кемдер нинди дә булса спорт төре белән ныклап шөгыльләнә башларга вәгъдә бирә. Ә менә кемдер тормыш юлының тайгаклана башлаган сукмагын дөрес юнәлештә дәвам итәргә кирәклеген аңлый. Гәрчә аңа әле нибары 10-11 генә яшь булса да...

Крошка сын к отцу пришёл,

И спросила кроха:

– Что такое хорошо

И что такое плохо?

Әлеге юлларны белмәгән кеше юктыр ул Россиядә. Дөрестән дә бик ансат кына бит: хәрәмләшү, урлау, талау, сугышу-кыйнашу – начар, өлкәннәргә ярдәм итү, әти-әниеңне тыңлау, юл кагыйдәләрен даими саклау – яхшы. Әмма бар да болай гына гади түгел шул тормышта.



Таныш булыгыз, бу – Искәндәр (исеме үзгәртелде). Аңа 11 яшь. Казаннан ерак булмаган шәһәрдә яши, 5 сыйныфта укый. Көннәрдән беркөнне Искәндәр берничә дусты белән кичкырын паркта акча талау өчен башка үсмерләргә һөҗүм итәргә дип җыенып килә.

“Мин үз дусларым белән паркка килдем. Монда без фишкалар уйнадык та, уеннан соң аларны хуҗаларыннан тартып алырга булдык. Берочтан акчаларын да урладык. Дусларымның берсендә пычак та бар иде. Шәхсән мин үзем кесәләрен капшадым. Моны камерага төшергән булып чыктылар. Андагы кызлар “Наркоман!” дип кычкырдылар. Мин кызларга тимәдем, ә менә үсмер егеткә 3 тапкыр суктым. Безне тоттылар. Башта мин өйдә утырдым, видеоны күргәч, әни каты сүкте, кулларны төйде. Аннары мине бирегә – шушы Үзәккә алып килделәр. Ике көн шушында торасың, дип әйттеләр. Әгәр начар гамәлләрне тагын кабатлый калсам, бер айга монда җибәрәчәкләрен кисәттеләр. Җинаятькә барган дусларым белән алга таба араны өзәсем килми, әмма башка аларга иярмәячәкмен”.

Искәндәрнең Үзәк дигәне – ТР ЭЭМның балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча тоту Үзәге.

Үзәкнең директоры – Забелина Диана Василий кызы махсус “Ялкын” өчен балаларның нинди шартларда торганнарын күрсәтте. Монда эләгүче балалар иң башта карантин уза, аннары бүлмәләргә урнаштырыла. Бүлмәләргә урнаштырыр алдыннан балалар махсус тест узалар, аларның характер үзенчәлекләре билгеләнә һәм шуннан чыгып аның күршеләре сайлана. Бүлмәләр шактый киң, якты, яхшы, нык караватлар тора. Биредә Татарстанның төрле шәһәрләреннән генә түгел (Яшел Үзән, Казан, Түбән Кама, Мамадыш, Лениногорск), хәтта Мәскәү, Петербург һәм Россиянең башка шәһәрләреннән килгән балалар торган очраклар да еш була. Үзәктә көненә биш тапкыр ашаталар, меню бик яхшы. Тору – иртәнге 8дә, кичке 9да йокларга яталар. Көннәре бик тыгыз: дәресләр, төрле шөгыльләр, күнекмәләр, спорт. Бар да яхшы кебек бит, әйеме? Беренче карашка, җәйге лагерьдан берние белән дә аерылмый. Әмма... Моннан үз теләгең белән чыгып китеп булмый, кергән уңайда сине тимер рәшәткәле ишек каршылый. Төнлә дә бүлмәләрдән үз ихтыярың белән рөхсәтсез генә чыгып китеп йөри алмыйсың. Һәр адымың – камералар күзәтүендә. Максат: ирекле, караусыз тормышка күнеккән балалар мондый тыюларны күреп, киләчәктә җинаять кылмаячаклар.















Күпчелек балаларны гаиләләрендә проблемалар бик күп: әти-әниләре эчкече, балаларына тиешенчә игътибар бирмиләр, бала мәктәпкә юньләп йөрми, буш вакытында урамда эленке-салынкы йөри.

ТР ЭЭМның Полиция участок вәкаләтле хезмәткәрләре һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр Идарәсе башлыгы урынбасары Лариса Юрий кызы Осипова сүзләренчә, балалар һәм үсмерләр тарафыннан иң күп кылына торган җинаятьләр – урлау һәм талау.

“Барлык җинаятьләрнең 2/3 өлеше – урлаулар һәм талаулар. Җәмгысе 2018 елда балигъ булмаганнар кылган җинаятьләр 750дән артык. Гомумән алганда, безнең саннарны Россия буенча булган мәгълүматлар белән чагыштырырлык, хәлләр шактый өметле. Елдан-ел балигъ булмаучылар кылган җинаятьләр саны кими баруы да шатландыра. Бу үзәккә безнең өметебез зурдан – бала үз ирегенең чикләнгән булуы никадәр авыр һәм кыен икәнлеген аңлар, мондый урыннарга киләчәктә эләкмәү өчен бар көчен, тырышлыгын куяр дип ышанабыз”.
2005 елдан башлап һәр елны Татарстанда ТР ЭЭМ “Полиция Кыш Бабае” акциясен үткәрә. Үзләрен бик үк яхшы яктан күрсәтмәгән булсалар да, Үзәктәге балаларга Кыш Бабай бүләкләр алып килгән. 2019 ел биредәге балалар өчен яңа тормыш башлау билгесе астында узсын иде дигән теләктә калабыз.

 

Искәндәр Хәбибуллин,


Илназ Мөхәрләмов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев