Логотип Идель
Бу – тема!

СУГЫШКА АШЫГАСЫЗМЫ ӘЛЛӘ?

“Үлемсез полк” акциясендә мин инде узган елны да катнашкан идем. Хәер, дөресен әйтергә кирәк, анда мин үз теләгем белән түгел, ә укытучы булып эшләгән апама балаларны карарга ярдәм итәр өчен чыктым. Әмма андагы мохитне күргәч, тойгач, шундый горурланырлык, һичшиксез тарихка кереп калачак чараның бер өлеше булганымны аңлагач, быел мин апа тәкъдим иткәнче үк үзем бару теләгемне белдердем.

Җиңү көне килеп җиткәч, бабаларыбызның, туганнарыбызның сурәтләре әзер иде инде. Озак кына тарткалангач, оялуны җиңеп, апа белән башларыбызга пилоткалар кидек тә, солдат кызлары булып “Үлемсез полк”ка киттек. Оялуыбыз юкка булган икән, үткән-сүткән кеше елмаеп карап үтеп китә, кайберәүләр мактап сүз дә каталар. Укучы кызлар белән тукталышка барганда кешеләрне күзәтеп барам. Яше дә, карты да сурәт тотып без барасы җиргә юл тоталар.

“Әһә..” − мин әйтәм, президентыбызның: “Мәҗбүри чыгармагыз кешеләрне, үз теләкләре белән чыксыннар” сүзләре файдага булган ахрысы. Шулай да, мәктәпләргә чыгу мәҗбүри булып калды.. Шыгырым тулы автобуста кем дисәгез, шул ук “Үлемсез полк”ка баручылар иде.

Автобусның маршрутын, юллар ябылу сәбәпле, кыскартканнар икән, җыелу урынына хәйран җәяү бардык. Барышлый тагын кешеләрне күзәтәм. Менә ниндидер паркта формадагы кешеләр җыелып тора, Әфганда хезмәт иткән кешеләр бугай. Ныклабрак карасам, эскәмиядә исерткеч эчемлекләр, “закуска”лары бар... Әтием дә Әфган сугышында катнашкан кеше булганга, күңелем бу күренешкә икеләтә сыкранып куйды. Әмма алда оныкларын җитәкләп баручы яшь әби-бабайны күргәч, кәефем яхшырып китте, гаиләнең кулларында шулай ук сугышта катнашкан туганнарының сурәте иде.

Җыелу урынына барып җиткәч, керер алдыннан безне полицейскийлар тикшерде, сумкаларыбызны карадылар. Апамны минем иптәш кызым дип белделәр, апа икәнен ачыклагач, аптырап та куйдылар, әле шул яшь кенә кызның укытучы икәнен белми калдылар, бөтенләй телсез калырлар иде! Тикшерүне узгач, волонтерлар игълан иткәнчә, юлның сул ягыннан мәктәпләр барса, уң ягыннан гади кешеләр барасы икән. Мәктәп номеры язылган тактаны күреп алгач, без нихаять тезелеп бастык. Соңыннан, беренче рәтләрдә президентыбыз, башка түрәләр, театр артистлары, алардан соң мәктәп укучылары, ә ахырдан үз теләкләре белән чыгучы кешеләр барасы ачыкланды. Йөрешнең башлануына әле бер сәгать вакыт бар, мин тагын тирә-юньне тикшерәм. Менә каршымда ике кызын иярткән әти кеше тора, кечкенәсе өченче сыйныфлар тирәсендә булырга тиеш, олысы урта мәктәптә укыйдыр, мөгаен. Әти кеше кызларына мәктәп елларын сөйли, демонстрациягә чыканнары да истә аның. Күккә омтылып, калкып торган сурәтләргә карыйм. Әйтерсең лә сурәттәге кешеләр исән, алар барысын да аңлыйлар, оныкларының бәйрәмне олылап килүләре белән горурланалар кебек.

Кузгалдык. Кешеләр башта тын гына атлады. Былтыргы кебек музыка да юк. Әмма кинәт алдан дулкын сыман “Урра-а-а” дигән тавыш йөгерде, дулкын безне дә куып җитте һәм арткы рәтләргә ашыкты. Тәннән каз тәннәре йөгерде, тамак төбенә төер тыгылды һәм күзләрдән яшьләр тәгәрәп акты. Халык каушап калды. Ни булды? Әллә сугыштан кайткан бабаларыбызың тавышы булдымы бу? Аңлашылмады.

Берзаман бер оста гына укытучы апай: “ Малайлар, нәрсә дәшмисез? Мәктәптә кычкырырга булдырасыз бит, менә монда кычкырырга кирәк аны!” дип, укучыларын гына түгел, янындагы барлык кешене дә дәртләндереп җибәрде. Икенче дулкын үзен озак көттермәде. Бу юлы инде “ура” чын җиңү бәйрәменә, сугыш кырында ятып калган бабаларыбызга багышланганын дәлилләде. Кешеләр көлешә, таныша, аралаша ук башлады. Кайдандыр “Рассветали яблони и груши..” сүзләре ишетелде, бу көйне берәү күтәреп алды, анан икенчесе, өченчесе, күп тә үтмәде, халык хор белән җырлый иде.

Без юлыбызны дәвам иттек. Вакыт-вакыт яңгыр да яугалап алды, тик кешеләр таралышмады. Атлаганда җирдә аунап яткан георгий тасмасы күземә чалынды, тасма әле бер кешенең, әле икенчесенең аяк астына эләгә иде. Инде алырга диеп үреләсе генә идем, тасма юк булды. Үземне тынычландырып, бәлки берәрсе миннән алданрак алып өлгергәндер дип уйладым. Әмма бу күренеш уйларымда нигәдер озакка утырып калды.

Юлның ахырына җитә башладык. Муса абый горур карашы белән безне каршы алды. Герой-язучының һәйкәле чәчәккә күмелгән иде, шулчак язучының “Кызыл ромашка” шигыре искә төшә.

Укучыларыбыз арыды, юл кыска түгел шул. Шуңа күрә, без атлавыбызны туктаттык һәм кеше агымыннан чыктык. Чыктык һәм “ах” иттек. Арттан чутсыз кеше килә, шундый күп икәнлеген күз алдына да китермәгән идек без. Метрога барып җиткәч, нигәдер тукталып калдык. Сәбәбе – кеше күп булганга, әз-әзләп кенә кертәләр икән. Бу чыгу юлы мине сөендерде, алдан уйлап куйганнар, димәк. Әмма иртә сөенгәнмен икән шул. Метрога төшкәч, кассага чиратны күреп шаккатык. Кире борылырга да соң иде инде, чөнки дүрт яклап кыстылар. Этешәләр-төртешәләр, талашалар... Бәйрәм кәефе бер минутта юк булды. Турникеттан түләмичә китүчеләр дә булды, үзләрен акыллыга санап, чиратны алдалаучылар да очрады. Ахырыгы чиккә түзеп булмый башлады: аякка басалар,чәчне тарталар, этәләр, әле сине гаепле итеп тә куялар.

Берзаман башына пилотка кигән бер кызның яңгыравык тавышы бөтен метрога таралды: “Нишлисез? Котырдыгызмы әллә?! Түзеп торыгыз азрак, сугышка ашыгасызмы әллә?”− диде ул ярсып. Әмма кызның сүзләрен колагына да элмәде халык. Көч-хәл белән без вагонга кереп утырдык. Кәеф бозылган иде.

Кичкә салют карарга киттем. Бер машинага “Мой дед Берлин шатал” язуы ябыштырылган, урамда очраган биш кешенең өчесе исерек, тузга язмаганны кычкыралар, сугыштан кайтканнар мени... Язмамның башында бәйрәмнең асылын сызып аттылар, Сабантуйга чыгарып калдырдылар дип әйтәсем килгән иде. Юк, алай түгел. Әлбәтта бу күренешләр халкыбызны бизәми, әмма бу бит санаулы очраклар гына.

“Үлемсез полк”та атлаган балаларның күзләрен, сугыш турында тыңлауларын күргәч, күңелем сөенеп туя алмады. Югалмаган ул безнең яшь буыныбыз. Беләләр, хөрмәт итәләр һәм хәтерлиләр.

Айсылу Хафизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев