Логотип Идель
Бу – тема!

СТАЛИН БУНКЕРЫ

Җир асты катакомбаларына әлләни исем китә торган кеше түгел мин. Хәтта бик тырышканда да диггерлар төркеменә керә алмас идем. Мине таулар, биеклекләр тарта. Ә бүген... Бүген минем тормышта искәрмә. Баскычларны саный-саный, Бөек Ватан сугышы чорында иң тирән корылма дип саналган һәм 50 ел диярлек дәүләт сере булып сакланган Сталин бункерына төшеп барам...

Самара шәһәре, Фучик урамы, 167нче йорт. Аулак бер почмакта күренер-күренмәс кенә итеп ясалган “тыйнак” ишектән эчкә узганнан соң, чорлар яссылыгында каласың, өстә – Самара   шәһәренең мәдәният һәм сәнгать академиясе, аста –  тарих.

...1991 елда Куйбышев шәһәренә революциягә кадәрле исеме яңадан кайтарыла: ул Самарага әйләнә. Бу елларда, нәкъ шәһәр үзәгендә диярлек, бер серле объект ачыла. Хәтта иң якын тирәдә яшәүчеләр дә шушы көнгә чаклы үзләренең Сталин бункеры өстендә “утыруларын” күз алдына да китермәгән була.

Аска таба беренче баскыч...


1941 елның октябрендә фашистлар  Мәскәүгә бик якын килә. Кремльдән фронт линиясенә кадәр нибары 16 километр ара кала. Шул вакытта Куйбышев (хәзерге Самара шәһәре) Советлар Союзының запастагы рәсми башкаласы дип игълан ителә. Совет хөкүмәте, ВКП (б) ҮК һәм 22 чит ил вәкиллеге  Куйбышевка күчерелә. Мәскәүне немецлар алган очракта, Сталинның да запас башкалага күчүе күздә тотыла. Менә шул уңайдан Фучик урамында юлбашчы өчен бункер казыла башлый.



Киереп ачылган гермоишекләрне узып, түбәнгәрәк төшәм. Бункер бүген дә әле кешеләрне бомба яңгырыннан саклый ала икән...

...Шәһәргә иң тәҗрибәле, сыналган метро төзүчеләр (чөнки Сталин бункеры Мәскәүдәге “Аэропорт” метростанциясенең күчермәсе буенча эшләнә), Донбасс шахтерлары, эшчеләр килә. Бу үтә җаваплы эшкә алынучыларның дәүләт серен беркемгә дә чишмәү турында кул куйдырталар. Эш ике сменада бара, беркем шәһәргә чыкмый. Соңрак, элеге бункерга кул керткәннәрне юк иткәннәр, дигән сүзләр дә йөри, ләкин бу  хәбәрнең дөреслеген раслаучы фактлар юк.  Бункер 1942 нче елның февралендә  төзелә башлый һәм октябрь азагына инде әзер дә була!..

Тимер стеналар ниндидер мин мәңге аңламастай система буенча төзелгән. Лабиринтлар аша салкынча, ярым караңгы коридорларны үтәм. Билгеле, беренче катка (этажларны астан саный башлыйлар – Р.С.) лифт белән дө төшеп булыр иде. Ә җәяү кызыгырак! Бераз шомлырак та. Кайбер катларда сугышның төрле чорларын яктырткан аерым бүлмәләр бар. Ә мин үземне үрти-үрти, аулактарак торган караңгы тар ишек сапларына үреләм. Юлбашчының данлыклы  өрәге бәлки бирегә яшеренгәндер?!...



Бункерга төшкән һәркем бер үк сорауны бирә: биредә Сталин үзе булганмы соң?

...Тарихчылар, сугыш вакытында Сталин Мәскәүдән чыкмаган, диләр. Тик бу факт та әлегә исбатланмаган.... Сер түгел, эвакуация вакытында бункердан ерак түгел генә юлбашчының кызы Светлана яшәгән. Кайбер чыганакларга ышанырга яраса, бомбежкалар вакытында Светлана берничә тапкыр бункерда булган. Шулай булган очракта да, Иосиф Виссарионович бирегә яраткан кызы янына бер тапкыр да килеп китмәгән булып чыга... Сәер, әлбәттә.



Бункерның тирәнлеге – 37 метр! 12 катлы йорт биеклеге бу! Ә хәзер чагыштыру өчен берничә факт: Берлиндагы Гитлер бункерының тирәнлеге – 16 метр,  Лондонда Черчильның 2 кат җир астында, Рузвельтныкы да нәкъ шулай! Бу корылманың ул чорда аналоглары булмый! Әле бит нинди срокларда төзелә - 9 ай! Шуның өстенә бункерда һава алмашуның автоном системасы, электростанция дә бар! Әле бүген дә биредә даими температура режимы саклана.

Аскарак төшкән саен, күңел кызыксынудан кытыклана. 192нче баскыч. Беренче кат! Сталинның ял бүлмәсе. Юлбашчының эш бүлмәсе стилендә эшләнгән ул. Паркет идән, яшел сукнодан зур  өстәл, ак капкачлы лампа, кара трубкалы телефон, уңайлылык һәм тынычлык символы булып торган ак чехоллы диван. Стенада Суворов һәм Кутузов портретлары... Каршы якта хөкүмәтнең утырышлар залы. Т формасындагы өстәл, Сталин креслосы артында 1941нче елның фронт картасы эленгән. Белмим, башкаларга ничектер, мин бу бүлмәдә юлбашчының үтәли кырыс карашын тойдым...



37 метр түбәнлектә булсам да, җир астында кебек түгел. Архитекторларның хәйләсе бу. Тәрәзә уемнарына, түшәмгә зәңгәр ефәк тукыма тарттырып, күк йөзе пространствосын тудырганнар.

Юлбашчының яраннары, техник хезмәткәрләр, хөкүмәт җитәкчеләре, техника, ризык, су контейнерлары өчен дә аерым этажлар бар биредә...

Шаккатып, озак йөрдем. Тарих серенә битараф калып буламы соң?!



Чыкканда, төрле телләрдәге язулар белән чуарланган отзывлар китабын карыйм: Сталин бункерында иң еш булучы туристлар немецлар һәм американнар икән...

Раилә САБИРОВА
"Ялкын" журналы архивыннан, 2010 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев