Логотип Идель
Бу – тема!

СПОРТ ФАРАЗЛАРНЫ ЯРАТМЫЙ...

БИРЕМ: Ничек букмекер конторының корбаны булмаска?

“Спортбет”, “Фонбет”, “Винлайн”, “Балтбет”, “Бинго Бум”... Сүзнең нәрсә турында баруын бик тиз аңлап алгансыңдыр, дустым. Дөрес, Казанда эшли торган букмекер контораларының берничәсенең исемен атадык. Ишекләре балигъ булган һәр кеше өчен ачык, диләр. Димәк, шул категориядәгеләрнең һәммәсе андагы дөньяга кереп чума ала. Яхшымы бу, әллә куркынычмы? Спорт чаралары алдыннан акча кую һәм аның нечкәлекләре турында бүген бергәләп сөйләшербез.

ЧИШЕЛЕШ

Беренче адым – корбаннар булуын аңлау. Биремгә игътибар белән күз салсак, иң элек “букмекер конторы” һәм аның “корбаны” дигән төшенчә калкып чыга. Димәк, акча куюны оештыручылар һәм шуларның корбаннары бар. “Бирем”не чишү юлында иң беренче корбаннар барлыгын исбатлыйк.

Букмекер конторы – ул комарлы уеннарны оештыручы оешма. Әлеге контор үз клиентларына нинди дә булса спорт чарасы алдыннан тәгаен коэффициентлар нигезендә акча куюның төрле мөмкинлекләрен тәэмин итә. Бәхетлеләрнең отыш суммасы шул коэффициентларга бәйле. Әйтик, син “А” командасының отуын алдан фаразлый алгансың икән, акча куйганчы ук билгеле булган коэффициент нигезендә отышка ия буласың. Әйтик, теннис кортында Мария Шарапова белән Светлана Кузнецова уены көтелә: букмекерлар Мариянең җиңүе өчен 1.6, ә Светлана уңышына 2.2 коэффициенты билгеләгән. Димәк, Шарапованың җиңүе өчен 1 мең сум акча куйган һәм фаразлары рас килгәннәр 1600 сум акчалы булачак.

Ә бөтен акча куючы да нәтиҗәне дөрес фаразласа, дисезме? Бирсен Ходай, дияр идең, кылт итеп комарлы уеннарның ислам дине тарафыннан тыелуы искә төшә. Дөньяви күзлектән карасак, бу мөмкин хәл түгел. Чөнки һәр букмекер конторы коэффициентны үзе табышта калырлык итеп билгели. Һәм тагын бер аксиома – андый оешмалар һәрчак табышлы була. Алар акча куюда табышны маржа (акча кую белән бәйле сүзлекне алдарак тәкъдим итәрбез!) аша эшли. Маржа коэффициентка салына, гадәттә ул коэффициентның 10-15 %ын тәшкил итә. Шул рәвешле контор үз капиталын туплый.

Шулай итеп, нәтиҗә: гарантияле отыш иясе – букмекер конторы. Тәгаен оттыручылар – акча куючылар, отып куючыларны да шулар арасыннан эзләргә кирәк.



Икенче адым – һәвәсле булуыңны тану. Спорт матчлары алдыннан акча куюны күпләр нәфес корбаны булудан, җиңел акча эшлисе килүдән башлый. Нәкъ менә Искәндәр Х. кебек. Ул аны үзе дә яшерми:

– “Иптәш егетемнең мисалы мине букмекерлар дөньясына алып кереп китте. “Узган ялларда йөргән кызыма айфонлык акча эшләдем”, – дип сөйләгән иде ул бервакыт. Мин мондый тиз акчаларның каян барлыкка килүен аңларга тырышып анализлый башладым. Факт №1: әлеге танышым аэропортта техник хезмәткәр булып эшли иде. Факт №2: йөргән кызын бик ярата. Факт №3: өр-яңа бишенче модель айфонның бәясе ул вакытта якынча 30 мең сум иде. 2012 елда ставкалар кую дөньясы белән беренче “тормышчан” танышу шул рәвешле булды. Шул ук көнне онлайн-букмекерлар сайтында минем дә шәхси кабинетым барлыкка килде”, – диде Искәндәр акча куя башлаган елларын искә алып.

Айфонлык акча гына эшли алмаган Искәндәр. Отышларының тарихы күпкә тыйнаграк – бер сәгать эчендә 200 сумнан 2200 сум “эшләгән”, гомумән алганда 4-5 мең сум откан вакытлары булгалаган. Ә оттыруларның тәгаен суммасын әйтәсе итмәде.

– Бу өлкәдә уңышка ирешү серләре – яхшы анализлау, үзеңнең “колак кагарга” мөмкинлегең булган банк күләмен күз алдына китерү, салкын канлылык, шушы өлкә белән “яну”. Һәм, әлбәттә, вакытында тукталып кала белү, – ди Искәндәр.

Шулай итеп, нәтиҗә: акча коткысына бирелүегезне чамаласагыз, букмекер конторын читләп узыгыз. Матчлар алдыннан акча кую – акчага кытлык кичермәгән, спорт яраткан һәм бу мавыгу рәхәтлек китергән кешеләр өчен генә. Күңел ачу өчен түләргә кирәк булуын да онытмагыз. Ә сез киләсе хезмәт хакына кадәр ничек яшәргә баш ватасыз яисә узган айда гына алган айфон өчен кредит түлисе бармы? Димәк, бу сезнең өчен түгел!



Өченче адым – тәҗрибәсезлегең белән килешү. Букмекерларның корбаннары барлыгы белән дә килештем, комарлы уеннарга карата һәвәсле түгеллегемне беләм, әмма спорт матчларында акча куюдан баш тарта алмыйм, дисеңме? Бу урында бүгенге биремнең нидән гыйбарәт булуын кабат исеңә төшерү дөрес булыр.

– Айфонлык акча откан танышым спортта бөтенләй үк “юләр” булмаса да, аның турында бу өлкәне яхшы белән торган кеше дип әйтеп булмый иде. Икенче ачыш (беренчесе – әлбәттә, ике көндә айфон сатып алырлык акча эшләү) шул булды: ставкаларда оту өчен спорт өлкәсен су кебек эчү мәҗбүри түгел, кайвакыт зарарлы да, – дип тәҗрибәсе белән уртаклашты инде уртак танышыбызга әйләнгән Искәндәр. – Ни өчен зарарлы, чөнки синең шәхси һәвәслекләрең комачауларга мөмкин. Әйтик, син “Ак Барс” җанатары, ди. “Ак Барс”ның алдагы уены “Локомотив” белән, ди. Җанатар уенга нинди ставка куячак? “Ак Барс” ота! Ләкин бу мөмкинлек бик түбән бәяләнә – КХЛдагы соңгы биш уенның 4сендә ярославльлеләр төп вакытта ота, тагын берсе овертаймда шуларның ук җиңүе белән тәмамлана. Өстәвенә, “Локомотив” 2 яки аннан да күбрәк шайба керткән. Димәк, “Локомотив”ның ике яки аннан да күбрәк шайба кертеп отуы – иң яхшы ставка.

Букмекерлар корбаны булмас өчен, статистиканы өйрәнү, математика нигезләре белән яхшы таныш булу турыдан-туры спорт белән кызысынуга караганда мөһимрәк. Искәндәр сүзләренчә, андый кешеләр – букмекер конторының төп катнашучылары да икән инде.

Димәк, нәтиҗә: синдә андый тәҗрибә юк икән – букмекерлар конторасына таба аягыңны да атлама.



Дүртенче адым – оттырганны оныт. Статистика буенча яңа гына акча куюга керешүчеләрнең 92 %ы беренче акчасын оттыра. Әмма шул оттырган акчасын кире кайтару нияте белән сазлыкка ныграк батучылар да юк түгел.

Уңыш нигезенә чираттагы “кирпеч” – салкын канлы, аек акыллы булу. Бу, гомумән, катгый кануннарның берсе – оттырылган акчаны кире кайтарам, дип кызуланып уйнарга ярамый. Болары да тәҗрибәле акча куючылар фикере. Акчага уйнау дус-ишләрең белән бәхәскә кереп, футбол яисә хоккей матчын гына фаразлау түгел әле ул.

Сүз дә юк, беренче тапкыр откач, рәттән барлык уеннарга акча кую теләге туарга мөмкин. Хәтта букмекер сайтында беренче күргән әйбергә дә. Бу акча югалтуга китерә һәм канәгатьлек алуыгыз да икеле.

Димәк, нәтиҗә: ставкачыга кирәк тагын бер сыйфат – акча белән курыкмыйча, шул ук вакытта сак эш итү.

Бишенче адым – терминнар һәм тәртибе белән таныш. Акча кую төрләрен һәм аларны хисаплау кагыйдәләрен белү – букмекер конторасы бусагасын атлап кергәнче яисә сайтларында теркәлгәнче башкарылырга тиешле эшләр. Һәрхәлдә, син беренче чиратта лайвны (лайв – вакыйга барышында ставка кую) линиядән (линия – вакыйга башланганчы акча куеп өлгерү) аера белергә тиеш. Ставка куюның ике – офлайн (кабул итү пунктына килеп) һәм онлайн (интернетта шәхси теркәлү узып) вариантлары булуын, соңгысының киңрәк танылганын да колагыңа киртләп куй. Уңышлы беттер (уенчы дип кабул ит) боларның барысын да белергә тиеш

Димәк, нәтиҗә: спортта акча куйганчы, шул темага күбрәк мәкаләләр укы, әлеге тармакка гына кагылышлы сүзләрне, база һәм алга киткән терминнарын өйрән.


БИРЕМНЕҢ ҖАВАБЫ


Букмекер конторының корбаны булмау үзеңнән тора. Моның өчен иң төп киңәшләрне генә истә тот:

- хисләреңне йөгәнләргә өйрән, чөнки алар сиңа аек акыл белән фикер йөртергә булышыр. Гадәттә ахмак эшләр кызу кан белән башкарыла;

- спортта акча куярга ниятләгән булсаң да, чама хисен югалтма – алдан билгеләп куйган чикне узарга ярамый. Акча кую ешлыгына бәйле эчке кагыйдәңнән дә тайпылма – айга бер максат куелган икән, һәрчак шулай булып калсын;

- үз эшеңнең остасы бул, яхшы белгән спорт төрләрен генә сайла. Акча кую спортны яхшы белгән, экспертлар фикеренә колак салган һәм үзенең ныклы фикере булганнар өчен генә;

– букмекер конторын ашыгып сайлама – ярдәмгә башкаларның фикер-бәяләмәләре килер;

– отыш башыңны әйләндермәсен, ә оттырышны кире кайтару уе башыгызга кермәсен;

- Акча куюда ышанычлы отыш ышандырган стратегияләр бармы? Бу – миф. Исеңдә тот – оттырышсыз стратегияләр булмый. Югыйсә, берәүләрнең бу бизнесы чәчәк атмас иде.

НӘТИҖӘ: Әлеге киңәшләрне үтәү синең кулдан киләме, дустым? Әйе, дип җавап биргәннәр өчен чиксез шатбыз. Биремне шул максатка ирешү өчен чиштек тә инде. Ә хәзергә, хуш – букмекер конторларында түгел, спорт залларында очрашканга кадәр!

Фәрит САЛИХОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев