Логотип Идель
Бу – тема!

«СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК» ҖИҢҮЧЕСЕ – “НОВАЯ ВОЛНА”ДА

Татарстанның “Созвездие-Йолдызлык” фестивале җиңүчесе, Яшел Үзән егете Данил Буранов “Новая волна” халыкара яшь башкаручылар конкурсында Россияне тәкъдим итәчәк.

Данил фестивальдә 2014 елда җиңгән, ГИТИСны тәмамлаган, фестиваль хәрәкәтенең иң яхшы тәрбияләнүчесе рәтенә керә, әле дә  аның белән хезмәттәшлек итә. Аның турында “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең генераль директоры Дмитрий Туманов болай ди: “Ул бик тырыш, иҗади энергияле кеше. Гади эшчеләр гаиләсеннән булган Данил укытучыларны игътибар белән тыңлаган, өстенлекле юнәлешләрне дөрес билгеләгән – үзен-үзе булдырган. Ул яшь “йолдызлыклы”лар өчен үрнәк. Аны Мәскәү бозмады, ә бары тик көчлерәк итте. Бүген ул шоу-бизнеста беренче адымнарын ясый. Без аның уңышлары белән куанабыз”.

https://www.instagram.com/p/B1Rt2eiB-TH/

Конкурста Россия данын якларга, дип, 1500 гариза килгән булган, алардан 150 претендент сайлап алынган. Соңыннан, башкаручыларны тыңлаганнан соң, жюри ике катнашучыда гына тукталган. Берсе – татарстанлы Данил Буранов, икенчесе “Давинчи” музыкаль төркеме.

– Хәзерге вакытта репетицияләр, тренинглар башланды, без камералар астында, конкурска әзерләнәбез. “Новая волна” һәм “Созвездие-Йолдызлык” оештыру форматы һәм эчке кухнясы ягыннан бик охшаш – безне әзерлиләр, безнең белән даими рәвештә укытучылар эшли, тәнкыйтьлиләр, җитешсезлекләрне төзәтергә өйрәтәләр. Мин тормышка юллама биргәне өчен “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленә бик рәхмәтлемен, туган шәһәрем Яшел Үзәндәге мәктәбемне дә бары тик җылылык белән искә алам, – ди Данил.

“Новая волна” 24-29 август көнне Сочи шәһәрендә узачак. Анда дөньяның 11 иленнән – Әзербайҗан, Албания, Армения, Испания, Италия, Куба, Латвия, Молдова, АКШ, Украина, Россиядән яшь башкаручылар көч сынашачак. Жюри рәисе – Россиянең халык артисты Игорь Крутой.

 

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев