Логотип Идель
Бу – тема!

СИНЕҢ ӨЧЕН ГАДӘТИ БУЛМАГАН БУДИЛЬНИКЛАР

Гадәти будильник туйдырса, аңа алмашка шәп кушымталар бар. Һәрберсе белән таныштырабыз хәзер.

1) «AMdroid»кушымтасы

Монда син үзеңә кайсы вакыт аралыганда торырга кирәклеген билгелисең. Ә будильник үзе кайчан уятырга икәнелеген “хәл итә”. “Тагын 5 кенә минут” дияргә яратучылар өчен математик мәсьәлә чишәргә яки Wi-Fi паролен искә төшерергә туры килер. Өстәмә йокыга әле лаек та булырга кирәк.

2) «Alarmy» кушымтасы

Бу будильник 100% караваттан торгызачак. Будильникны сүндерү өчен өйдәге берәр җирне фотога төшерергә туры киләчәк. Мәсәлән, аш бүлмәсен. Шулай ук мәсьәлә чишеп тә сүндереп була. Үз зәвыгыгыңа карап  сайлыйсың.

3) «Sleepzy» кушымтасы

Монысы инде уянырга гына түгел, әле йоклап китәргә дә ярдәм итә. Моның өчен “ак тавыш”ны (белый шум) кушарга яки тынычландыра торган музыка сайлап алырга кирәк була. Иртән будильник йокың турында мәгълүмат та җиткерәчәк.

4) «AlarmMon» кушымтасы

Яхшы будильник уятудан тыш, әле энергия дә бирергә тиеш. Әлеге кушымта мини-уен уйнап алырга тәкъдим итә. Аны сүндереп атып булмый, ахыргача уйнарга туры киләчәк.

5) «Loud Alarm Clock» кушымтасы

Бомба шартласа да уянмый торган кешеләр була. Әлеге кушымта да алар өчен. Loud Alarm Clock шундый итеп кычкырып җибәрәчәк... Уянмыйча хәлең булмас!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев