Логотип Идель
Бу – тема!

СИН БЕЛГӘН ҺӘМ БЕЛМӘГӘН... МӘСКӘҮ

Төрле шәһәрләр турындагы кызыклы фактлар белән танышуны дәвам итәбезме? Димәк, киттек! ;) Бүген Мәскәүгә сәяхәт итәбез.

?? Мәскәү - Россиянең башкаласы, әмма 1730 елдан аның башкаласы Санкт-Петербург та балып ала.

?? Тарихта Мәскәү беренче тапкыр 1147 искә алына. Аңа нәкъ менә шушы елда князь Юрий Долгорукий тарафынннан нигез салынган, дигән фикер бар.

?? 1904 елның 29 июнендә Мәскәүдә бик көчле смерч була. Меңьеллык агачларны, йортларны җимереп, ул Мәскәү елгасының суын өскә күтәрә, бермәлгә су төбе хәтта бушап кала.

?? “Мәскәү” атамасы аңа елга исеменнән алып бирелгән дигән имеш-мимешләр бар. “Мокрый” сүзеннән ясалган дип уйланыла.

?? Мәскәүдә 12 миллион кеше яши, ул дөньяда халык саны буенча 8 урында торган шәһәр.



?? Forbes журналы төзегән миллиардерлар исемлеге буенча башкалада  яшәүче 87 кешенең 1 млрд доллардан артык байлыгы бар. Бу сан Нью-Йоркка карганда 22 тапкыр күбрәк.

?? Мәскәү кирмәнендә 6 собор һәм 3 сарай бар. “Кремль” сүзе “шәһәр кирмәне” дигәнне аңлата.

?? АКШта Мәскәү исемле 24 шәһәр, ә Шотландиядә 1 авыл бар.

?? Мәскәүдә автобус, троллейбус, трамвай, метрода көн дә 12 млн кеше йөри. Мәскәү метросының озынлыгы  278 километрны тәшкил итә. Ул 12 линиядән гыйбарәт һәм анда 172 станция бар.

?? Мәскәүдә яшерен метро линиясе бар дигән сүзләр йөри.

?? Мәскәүдә 109 кинотеатр, 31 концерт залы, 142 күргәзмә үзәге, 78 музей һәм 72 театр бар.

?? Башкалада минутына 2 тонна атмосфераны пычрата торган матдәләр һәм калдыклар чыгарыла.

?? Имеш-мимешләргә ышансаң, Мәскәүдә күп кешегә таныш 12 өрәк яши (йөзләгән танылмаганнарын исәпләмәгәндә). Алар арасында Черный монах, Берия лимузины һәм Кот Бегемот бар.

Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев