Логотип Идель
Бу – тема!

СИҢА ИНГЛИЗ ТЕЛЕН ӨЙРӘНЕРГӘ КОМАЧАУЛЫЙ ТОРГАН 3 МИФ

Барыбыз да чит телне тиз һәм җиңел генә, артык көч куймыйча, өйрәнергә телибез, килешәсезме? Ятлыйбыз, укыйбыз, бетмәс-төкәнмәс күнегүләр дә эшлибез. Ләкин күп тә үтми, мотивация югала башлый, чөнки файдасы күренми... Инглиз телен өйрәнгәндә киң таралган мифларга колак салмасак, бәлки алай да булмас иде. Шундый төп 3 мифны сезгә дә ачабыз.

Беренче миф: грамматиканы күнегүләр ярдәмендә генә аңларга мөмкин

Инглиз теле грамматикасы бөтен кешедә дә курку уятадыр ул. Аны аңларга тырышып, күпләр язма күнегүләрдә хаталар ясый. Әйе, күнегүләр булу әйбәт. Әмма күнегүләрдәге төшеп калган сүзләрне җөмләне укымыйча да белергә мөмкин. Фигыль формаларын да автомат рәвештә язып була. Безнең баш миебез, гадәти һәм таныш биремнәрне күргәч, әнә шулай энергияне саклый башлый, артык көч куймый. Өйрәнгәндә төп нәрсә – аңлау. Син бер темага багышланган 100 күнегү эшләп тә, алган күнекмәләреңне кайчан һәм ничек кулланырга белмәскә мөмкинсең. Нәтиҗәдә, нәрсәдер әйтергә тырышканда, башында буталчык барлыкка килә, сөйләшеп тә булмый. Нишләргә соң? Дәреслекләрдә, китапларда, видеолардагы мисалларга күбрәк игътибар итү кирәк. Ни өчен аерым бер очракта теге яки бу вакыт һәм конструкция кулланылуын аңларга өйрәнү мөһим. Шулай үз хаталарыңны анализлап, күп-күп ялгышлыклар җибәреп, бу «куркыныч» грамматиканы үзләштерергә була.

Икенче миф: исемлек төзеп сүзләр ятлау – бик эффектив

Күпмедер дәрәҗәдә бу дөрес яңгырый, әмма телне өйрәнүнең башлангыч өлешендә генә. Әйтик, мәктәптә инглиз теле дәресе керә башлаганда укытучы ятлап өйрәткән сүзләр: песи, эти, өй, мәктәп. Ә катлаулы җөмләләр төзергә теләгәндә нишләргә? Сүзлектән аерып сүз эзләп утыру әллә нинди файда китермәячәк. Аерым гыйбарәләр ятлау эффективрак булачак. Чөнки, мәсәлән, бер сүзгә туры килгән фигыль башкасы белән бөтенләй дә кулланмаска мөмкин. Ә бу ысул белән сүзләрнең дөрес куллануын шунда ук истә калдырырга һәм сөйләмне табигый яңгырашлы итәргә булышачак. Хаталар а аз булачак, чөнки гыйбарәне тулысынча өйрәнгәч, монда нинди артикль куярга кирәк икән инде, дип уйламаячаксың.

Өченче миф: телне өйрәнергә тотынгач кына, катлаулы темаларга «ябешсәң» яки оригиналда китаплар укый, сериаллар карый башласаң, аны тизрәк өйрәнергә мөмкин

Нәрсәнедер өйрәнү артык җиңел дә, бик авыр да булырга тиеш түгел.  Иң яхшысы: үзеңнең тел дәрәҗәсенә туры килгән, адаптацияләшкән китапларны укы. Төрле тел дәрәҗәсендә текстлар тәкъдим иткән сайтларда яңалыклар укысаң да була. Алар бик яхшы булыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев