Логотип Идель
Бу – тема!

“ШӘЙ-БУ!”: ӘБИЛӘР ХОККЕЙ УЙНЫЙ /ФОТО/

80-90 яшьлек әбиләр хоккей уйный беләме? Чын бердәмлекне, Ватанны ярату хисен инвестор җимерә аламы? Бу сорауларга җавапны Г. Кариев театрының “Шәй-бу!” спектакле премьерасында табып булды.

Спектакльнең башлангычы күп еллар дәвамында СТС каналында барган “Молодежка” сериалына охшап китте. Тамашаның беренче минутларында “Детектив маҗара түгелме икән бу?” дип тә уйлап куясың. Тик Г. Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюповның юбилее уңаеннан сәхнәләштерелгән постановканың комедия булачагы көн кебек ачык иде. Бу  премьера – прозаик Камил Кәримовның зур театрда беренче иҗади эше.

Сюжет буенча Гөлестан авылында яшәүче әбиләр – Сиринә әби (Алия Кәлимуллина), Ландыш әби (Гөлнара Абитова), Миләүшә әби (Лидия Ганиева), Резедә әби (Фирүзә Зиннәтуллина), Сөмбелә әби (Гөлнара Фазылҗанова)  – авыл тоткалары. Алар ничәмә-ничә еллар авылның матур аланында умартачылык белән шөгыльләнә, бал сата. Аннан кергән акчаны мохтаҗларга тапшыра. Җор телле әбиләр сүзгә дә оста, җырга да махир. Күңел пакьлеге, кешелеклек белән алдырган бу ханымнар байлыкка кызыкмый. “Байлык – бер айлык, игелек – гомерлек” сүзләрен үзләренә тормыш девизы итеп алганнар. Әсәрнең авторы әбиләрне дә бал кортлары белән чагыштыра: Гөлестан әбиләре шушы бөҗәкләр кебек тырыш, бердәмлеген саклый белә. Гомумән, элеккеге традицияләрдә тәрбияләнгән әбиләр ныклы рухлы.



Шушы әбиләрнең гөлбакчадай җирен тартып алырга килгән инвестор Таһир Рәфкатович (Илфат Камалиев) һәм аның командасы – әбиләрнең капма-каршысы. Алар акча дип җенләнгән, байлык өчен җанын да сатарга әзер. Инвестор кулы астында эшләүчеләр ялагай, куштан. Бу егетләр тыштан ялтырый, эчтән калтырый. Энәсеннән җебенә кадәр, модель сыман киенгән Рафаэль (Булат Гатауллин) образы аеруча уңышлы. Әйтерсең лә ул “Flora by Gucci” хушбуйларын сибенеп, подиумнарда йөри торган егет. Таһир Рәфкатович пай җирләрен сатып алып, биредә силикон җитештерә торган завод булдырырга телиләр. Әнә, уңышлы бер мисаллары бар: 95 яшьлек Анжела әбидән (Назлыгөл Хәбибуллина) дә силикон могҗиза ясаган: кызлар кебек булган. Гомумән, әлеге образны Памела Андерсон, Мерилин Монро образларының прототибы, дип әйтергә мөмкин.

Бердәмлек, туганнардай чөкердәшеп, дус булып яшәүче әбиләрне тагын бер сыйфат аерып тора. Ул да булса – Ватанны ярату, аңа тугъры булып калу. Авыл “үлеп барган” булса да, аны кадерләп, саклап тоту теләге бар аларда.

Инвестор әбиләрне сүз белән генә күндерә алмагач, бәхәсне хоккей матчы белән хәл итәргә уйлыйлар. Хәер, әбиләр рухлары белән генә түгел, беләкләре белән дә куәтле. Әнә, Миләүшә әби армрестлинг белән шөгыльләнгән, отжиманиене биш бармагы кебек белә, хоккей таягын ике кулы белән урталайга сындыра ала. Инвестор командагысындагы егетләрне бер генә егып салырга мөмкин.  Заманында алар хоккей командасында уйнап, күп тапкыр җиңүгә ирешә. Җитмәсә, шуларның берничәсе “всухую” була. Шулай итеп, “Гөлестан чибәрләре” командасы инвесторның “Үгезбозаулар” егетләр командасына каршы чыга. “Дошманны җиңеп була, хатын-кызны җидеп булмый”, ди бергәләшеп “Гөлестан чибәрләре”. Әбиләр хоккейны итекләрдә генә уйнаса, хоккейчы егетләр – роликларда! Зур булмаган сәхнәдә шулай оста итеп роликларда йөрүләренә шаккатасың аларның!



Әбиләрнең образлары шулкадәр яхшы итеп уйланылган ки: кемнең кем икәнлеген танып та булмый хәтта. Мисал өчен, Ландыш әби, Миләүшә әбинең кайсы актриса уйный икәнлеген танырга авыр иде. Гримнары гына түгел, ә әби образларына шулай оста кереп китүләре ни тора. Сөйләмнәре дә нәкъ авыл апаларыныкы сыман булуы аларны чын әби итә дә куя. Тамаша комедия-фарс жанрында булгач, биредә комик ысуллар кулланылган. Мисал өчен, хоккей уйнар алдыннан, әбиләр теш протезларын салып куя. Сәбәбе дә җитди: протезлар уен вакытында кәшәкә астына кереп китеп, комачауламасын өчен.

Спектакльнең бизәлеше аерым игътибарга лаек. Умартачылык белән шөгыльләнгән әбиләрнең аланында, чыннан да, бөтен нәрсә бал белән бәйле. Умарталар торган җирнең коймасы соңрак җайлы гына итеп хоккей тармасына әйләнә дә куя! Постановкада замана технологияләре дә кулланыла: Рәис (Фәнис Кәлимуллин) инвестор Таһир Рәфкатович  (Илфат Камалиев) белән WhatsAppтан видеошалтырату аша гына сөйләшә. Әбиләр егетләргә каршы хоккей уйнаганда да, туры трансляциянең кайбер мизгелләре экраннан күрсәтелеп бара. Әйтерсең лә, “Татнефть-Арена”да утырасың. Музыкаль бизәлешкә килгәндә, биредә заманча клуб трекларын да, татарча көйләрне дә ишетергә мөмкин.

Хоккей матчында ахырга кадәр әбиләрнең җиңүләрен көтсәк тә, инвестор командасы беренчелекне ала. Шул мизгелдә инвестор боз астына төшеп китә. Биредә дә әбиләр югалып калмый, җиңелсәләр дә, үз дошманнарына ярдәм итәргә ашыгып, аны исән калдыра. “Гөлестан чибәрләре”нең мондый ситуациядә дә кешелеклек сыйфатларын югалтмый. Ә бу адым шушы Гөлестан әбиләренең нинди генә очрак булмасын, һәрчак рухларына булып калуларын күрсәтә.



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Фотолар театрның матбугат хезмәтеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев