Логотип Идель
Бу – тема!

АЧ СЕРЕҢНЕ, ТЕАТР: КӘРИМ ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ БЕЛӘН КВЕСТ УЗДЫ

18нче октябрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында мәктәп укучылары белән берлектә квест үткәрелде.

Квестта Казанның Авиатөзелеш районы "М.Җәлил исемендәге №26 нчы номерлы Лицей" һәм Совет районы "Советлар Союзы Герое С.А. Әхтәмов исемендәге №121 нче Лицей" укучылары катнашты. Бу мәктәп укучыларының Тинчурин театрында тәүге тапкыр гына булулары түгел: алар моңарчы да театрга спектакльләр карарга килгән булганнар.

ТЕАТРНЫҢ СЕРЕН ЧИШӘМ

Квест башланганчы, укучыларны Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гайнуллина сәламләде һәм сәхнә арты серләре белән бүлеште: спектакль дөньяга чыксын өчен күпме һөнәр иясе тырыша, күпме көч түгелә. Квест барышында укучылар нәкъ менә шул һөнәрләр белән танышырга һәм бу өлкәләрдә үзләрен дә сынап карарга тиеш иделәр.

Укучылар өч командага бүленеп, (“Кечкенә Кәримнәр”, “Талантлы артистлар” һәм “Бременские музыканты), өч остаханәдә булдылар: актерлык осталыгы, бутафория һәм грим. Һәр мастер-класс 15 минут дәвам итте, һәм оештыручыларның максаты шушы аз вакыт эчендә укучыларны кызыксындыру иде. Килеп чыкты дип уйлыйсызмы? Әлбәттә, килеп чыкты! Баларның янып торган күзләре, һәр мастер-класстан елмаеп-көлеп чыгулары, кызып-кызып ни турындадыр бәхәсләшүләре моңа төп дәлил иде.

Бутафория остахнәсендә балалар клоун борыны, парашют, телескоп ясасалар, актерлык осталыгы буенча остаханәдә үзләрен башкалар алдында иркен, ачык тотарга, курыкмаска өйрәнделәр. Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Нәүмәтова үткәргән әлеге остаханәдә балалар йөгерделәр дә, таш кыя буйлап упкын тирәли дә йөрделәр, төрле күнегүләр аша тәннәренең һәр хәрәкәтен тоярга, аның белән идарә итәргә өйрәнделәр. Остаханәдән соң балаларның алмадай янып торган бит очлары, елмаюлары үзе үк Гөлназ Нәүмәтованың тырышлыгы юкка китмәгәнлеген күрсәтте.

Тик шулай да, балаларның иң яраткан һәм иң түземсезлек белән көткән остаханәсе башка иде. Бу сүзне ишетүгә үк, һәр команданың тизрәк шул остаханәгә йөгерәсе, сихри әверелеш процессын үз күзләре белән күрәсе килде. Сүзем грим остаханәсе турында. Кадрия Фәйзетдинова балаларны грим төшерү серләре белән генә таныштырып калмады, ә теләк белдергән балаларга куян, ат һәм карт кеше гримын ясап күрсәтте, ул гынамы соң, укучыларның үзләренә дә бер-берсенә грим ясап карау мөмкинлеге бирелде. Мондый мөмкинлектән балалар гына түгел, зурлар да баш тартмас иде, мөгаен. Ә балаларның юмор хисе белән бар да тәртиптә икән, моны сез фотолардан күреп аңларсыз.


НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?

Инде алда әйтеп үткәнчә, укучылар театрларга, күргәзмәләргә еш йөриләр. Әмма мондый төр чаралар балалар өчен яңа һәм шул яңалыгы белән үтә дә кызыклы. Спектакль карау бер хәл, ә сәхнә артында барган процесслар белән танышу, аларга кул тидереп карау – бөтенләй икенче. Оештыручылар сүзләренчә, балалар спектакль карап кайтып киткәч, аны тиз арада онытырга мөмкиннәр, ә мондый чаралар онытылмый, чөнки бала – тамашачы гына түгел, ә турыдан-туры катнашучы да. Өстәвенә, сәхнә арты серләренә төшенгәннән соң, киләсе спектакльләрне аеруча зур кызыксыну белән карарлар сыман: “ә менә бу декорацияне ничек ясадылар икән?”, “бу кадәр грим ясар өчен күпме вакыт акирәк булды икән?”

Һәр оештырылган чараның үзеннән соң кайтаваз калдыруы, күңелгә уелып калуы мөһим. Кәрим Тинчурин театрында “Укучының мәдәни көндлеге” проекты кысаларында уздырылган квест шундыйлардан иде. Хәзерге замана баласын кызыксындыру, аның игътибарын җәлеп итү - гаять катлаулы, һәм бу квесттан соң күңелдә бары бер уй калды: ешрак оештырылсын иде мондый чаралар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев