Логотип Идель
Бу – тема!

SECOND HAND: АЗ АКЧА ТОТЫП, МАТУР КИЕНҮ МӨМКИНЛЕГЕ

Заманча матур киенү өчен күп акча сарыф итү мәҗбүри түгел. Оригиналь, брендлы киемнәрне арзан бәяләргә «икенче кул»дан да сатып алып була! Кайдан, дип сорыйсызмы?.. Хәзер барысын да аңлатам.

«Икенче кул»ның Россиягә килү тарихы

«Секонд-хенд» термины бик күптәннән барлыкка килгән. Борынгы заманда патшалар еш кына хезмәткәрләренә үзләренең киелгән киемнәрен бүләк иткәннәр. Мондый «байлык»ка лаек булучыларны «second hand», ягъни «икенче куллар» дип атаганнар. Ул вакытта бу төр «бүләк» ярлыларга хәйриячелек күрсәтү ысулы булган.

Заманалар үзгәрә... Бүгенге көндә «секонд-хенд» сүзе бөтенләй башка мәгънәгә ия. Хәзер ул хәйрия эшчәнлеге түгел, ә кулланылган милекне сата торган кибет. Монда винтаж, брендлы заманча киемнәр һәм төрле көндәлек әсбапларын табарга мөмкин.

Тик мондый кибетләрне бары Россиядә генә «секонд-хенд» дип йөртәләр. Ауропада һәм АКШта исә «секонд-хенд» дип теләсә нинди кулланылган объектларны (китаплар, машиналар, аксессуарлар һ.б.) атыйлар. Хәтта беренчел чыганактан алынмаган мәгълүматларга карата да нәкъ менә әлеге атама кулланыла.

Серле кибетнең эшләү принцибы

1. Ассортимент җыю

Гадәттә, секонд-хендлар ассортименты Алмания һәм Голландия илләреннән килгән «байлык» белән тулылана. Ауропалылар үз гардеробларын даими рәвештә яңарта, ә кирәкмәгән әйберләрне махсус кабул итү пунктларына тапшыра. Ерак араларны якын итеп, бу киемнәр безнең якларга да килеп җитә һәм секонд-хендларның тартмаларында урын ала. Әмма бу кибетләрдә шулай ук башка илләрдә һәм Россиядә җитештерелгән киемнәрне дә очратырга мөмкин.

2. Төрләргә аеру процессы

Океаннарны узып килгән киемнәрне безнең илдә җентекләп төрләргә аералар. Әлеге эш белән мода артыннан күзәтеп баручы һәм бу юнәлеш белән кызыксынучы махсус кешеләр шөгыльләнә.

Төрләргә аеруның бүленеше:

1. Кием төре буенча: чалбар, күлмәк, итәк һ.б.

2. Кием категориясе буенча: өр-яңа яки киелгән, сыйфатлы яки берничә кимчелеге булган һ.б.

Сату өчен яраксыз киемнәрне чимал буларак мамык җитештерүче компанияләргә тапшыралар. Кибетләрдәге ассортимент, гадәттә, атнага 2 тапкыр яңартыла.

Секонд-хендның уңай яклары:

1. Арзан бәяләр. Биредә көндәлек кия торган сыйфатлы кием-салымны гади кибетләргә караганда 2–3 тапкыр арзанракка сатып алырга була.

2. Югары сыйфатлы киемнәр.

3. Һәрбер кием уникаль, кабатланмас.

4. Табигый тукымалардан (мамык, җитен, йон, кәшемир) тегелгән киемнәр арзан бәяләргә сатыла. Мәсәлән, гади масмаркетта кәшемир свитерның бәясе 4000 сумнан башлана. Секонд-хендта аны 400–600 сумга сатып алырга мөмкин.

5. «Секонд-хенд»лы  шоппинг ул – киемнәргә икенче тормыш бүләк итү. Бу –экология өчен зур плюс. Бүгенге көндә фэшн-индустрия елына 90 миллион тонна текстиль чүп җитештерә һәм планетабызга бик зур зыян китерә.

Секонд-хендның тискәре яклары:

1. Бәя арзан дип, үзеңә бик күп кирәкмәгән әйберләр сатып алырга мөмкин.

2. Специфик ис. Секонд-хенд киемнәре барысы да дезинфекцияләнә,  алар күңелләребезгә хуш булмаган искә ия. Әмма бу мәсьәләне чишү юлы бик гади: җилләтү яки берничә кат юу.

3. «Ике куллы» шоппинг бик күп вакытны ала. Чөнки ошаган әйберне озак һәм игътибар белән эзләргә кирәк.

4. Үз размерыңны таба алу мөмкинлеге юк. Бөтен киемнәр бер нөсхәдә генә тәкъдим ителә.

5. Киемнәрне кире тапшырырга ярамый. Алдың икән, ул мәңгегә синеке.

Бу кибетләр турында башкалар нәрсә уйлый?

Айгөл Хәметсафина, 16 яшь:

– Мин секонд-хендларга нейтраль карашта. Аз керемле гаиләләр яки креатив, оригиналь киенергә теләүчеләр өчен бу менә дигән альтернатива. Тик шәхсән үзем «икенче кул» кибетенә шоппингка бармас идем. Минемчә, һәр әйбер – хуҗасының энергетикасына ия. Шуңа да темпераментыма хас булмаган, ят энергетикалы киемнәр киясем килми.

Резидә Әлмиева, 18 яшь:

– Минемчә, секонд-хендлар – XXI гасырда креатив киемнәр «сандыгы». Гади кибетләрдә барысы да «fast fashion» принцибы буенча тегелгән, ә монда һәр әйбер уникаль. Үземнең секонд-хендтан алган сыйфатлы юанчыгымны бик яратып киям. Киләчәктә дә секонд-хенд белән дуслыгымны дәвам итәчәкмен.

Рүзилә Нигъмәтуллина, 43 яшь:

– Кечкенә чакта еш кына абый-апалардан калган киемнәрне кия идек. Шуңа да секонд-хендларның төп идеясен хуплыйм. Әгәр дә киемнең сыйфаты әйбәт икән, минемчә, аңа икенче тормыш бүләк итәргә кирәк! Әле бит бу табигатькә дә зур файда. 

Дуслар, хәзер, мода буенча киенү өчен, нинди генә ысуллар юк! Шуңа күрә уникаль, табигатькә зыян китермәгән, арзанлы да шоппинг – бүгенге тормыш реалияләрендә мөмкин хәл!

Айназ Сөләйманова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев