«САНАУЛЫ КИЧЛӘР»: НОСТАЛЬГИЯ, 17 ЕЛЛЫК АЕРЫЛЫШУ ҺӘМ...
Бер, ике, өч, дүрт, биш... Кичләр кайчан санаулы була соң? Кадерле мизгелләрне бармак белән генә санап булганда. Хисләр буранында адашып калу, аерылышу, чикләрне саклап калып, хисләрне күңелнең түрендә яшерергә күнегү... Моны Г. Камал театрындагы “Санаулы кичләр” премьерасында күреп булды. Әнә, төп героиняның да шундый кичләре, ни кызганыч, бармак белән санарлык шул...
Өченче эшкә ничәле?
Александр Володинның “Пять вечеров” әсәре буенча сәхнәләштерелгән спектакльне яшь режиссер Айдар Җәббаров куйган. Моңа кадәр әлеге режиссёр Камал сәхнәсендә “Тормышмы бу?” спектаклен булдырган иде. Моңарчы аның постановкалары Мәскәүдә куелса да, “Санаулы кичләр” – аның татар театрындагы өченче иҗат җимеше. Айдар Җәббаров әле яшь булуына карамастан, хатын-кызның эчке психологиясен шулкадәр нечкә итеп тоя алган. Бер карасаң, ир-ат, аеруча яшь кеше, кыз күңелендә нәрсәләр барлыгын тулысынча аңлап бетерә алмыйдыр сыман. Тик бу очракта искәрмә булган. “Афәрин!” диясе килә.
«Тютелька в тютельку»лы фатир
Спектакль шәһәрнең күпкатлы йортлардагы фатирларның берсендә башланып китә. Совет заманы рухын өйдәге һәр җиһаз төгәлләштерә төшә сыман. Әнә, барысы да, Тукайның “Шүрәле”сендәге кебек, рәт-рәт, тип-тигез итеп тезелгән: диван, кәнәфи, табурет, терәткечле урындык, гөлләр, Яңа ел чыршысы, өстәл, суыткыч. Инде шушы мизгелдән үк борынга Совет заманы исе килеп керә сыман. Әйтерсең, фатир интерьерында да, Сталин заманындагы кебек, “Шаг влево, шаг вправо – расстрел” шигаре белән идарә иткәннәр.
Совет фатирларында зал бүлмәсендә, агач идән буйлап йөргәндә, серванттагы пыяла сервизлар чыңлап китә иде. Ул тавышны шушы өйнең фатирында да, хәтта партерның ахыргы рәтләрендә дә ишетеп булды. Ностальгия иде бу. Нафталинлы ностальгия. Хәзер кунак бүлмәләрендә сервант та, сервизлар да юк, әмма колакта шул чыңгылдаган тавыш сакланып калган.
Сәхнәнең арткы планында исә – зур Җир шары. Әйтерсең лә, ул тамашачыларга дөньяның түгәрәк булуын, һәм инде аерылышканнарның янәдән очрашу ихтималы барлыгын белдерә сыман.
17 елга сузылган аерылышу
Спектакльнең төп герое – Ильин (Минвәли Габдуллин) – 17 ел элек яраткан хатын-кызын калдырып киткән ир-ат. Үзен комбинатның баш инженеры, дип таныштырган кеше, чынлыкта – гади шофер. Үзе әйтмешли, артына әйләнеп караса, анда – берни юк. Булдыксыз, дип көлү ихтималы аркасында шундый ялганга бара ул. Ильин Славка белән дә дуслашып китәргә өлгерә. Үз серләрен дә ачып сала ул: “Рифмасы мөһим түгел, иң мөһиме хис булсын!” ди.
Тома (Васильевна (Люция Хәмитова) – шушы еллар дәвамында үз йөрәгенә беркемне дә якын китермәгән хатын-кыз. Төп героиня үз хисләрен күңелнең иң түр почмагына саклап куйган һәм, энҗе бөртеге сыман, үз кабырчыгына бикләнгән. Ул максатларына ирешкән, заводта яхшы эше бар. Тик, Ләйлә Дәүләтованың “Хатын-кыз бәхете” шигырендәгечә, “Эштә алган дәрәҗәләр салкын төндә җылытмый” кебек, Тома да япа-ялгыз. Ул апасының улы Славка (Алмаз Борһанов) белән бергә тора. Шушы егет аның күзләрен ачарга булыша да инде.
“Санаулы кичләр” = Эльдар Рязанов фильмнары?
Спектакльнең беренче мизгелләрендәге Зоя (Алсу Каюмова) белән Ильин аралашуы “Ирония судьбы, или с легким паром» (режиссёры – Эльдар Рязанов) кинофильмына хәтерләтте. Алсу Каюмованың бу образында Барбара Брыльскаяга чалымнары тоемлана иде. Гомумән алганда, әлеге спектакльдә параллельләр күп. Әнә, сәхнәдә Тамара пәйда булгач, шунда ук “Служебный роман” фильмы (режиссеры – Эльдар Рязанов) искә төште. Чөнки Тома тышкы кыяфәте белән Людмила Прокофьевна Калугинага (Алиса Фрейндлих) охшаган.
Режиссёр тарафыннан шундый кызыклы деталь дә уйланылган: геройлар хатирәләргә бирелгәндә, Совет фатиры, фильмдагы кадрлар сыман, әкрен генә артка китә. Үткәннәр аңга кире кайтып, хәтерне томалыйлардыр сыман. Сәхнә тагын да киңәя төшә: әйтерсең лә, геройларның күңеленә җиңеллек, чикләрне узу мөмкинлеге бирә.
Спектакль өчен сайлап алынган музыкаль композицияләр дә ностальгияләргә этәрә. Алар безнең әти-әниләр заманындагы кешеләр өчен аеруча якын. Әнә, Ильин, Тома, Славка, Катя Айфара төркеменең "Тулган ай" җырына биегендә, күңелдә ирексездән "Ласковый май" төркеменең көйләре "уяна" башлый
Йөрәккә яратырга әмер бирергә ярамый
Әмма Ильинның кабаттан пәйда булуы Томаның тормышын 180 градуска үзгәртә дә куя. Хисләр ташкыны ургылып чыга, Ильин аны, сабый бала кебек, салазкада йөртә, чәчәкләргә, бүләкләргә күмә, хәтта йөзек бүләк итә. Әйтерсең лә, кабат яшьлекләренә әйләнеп кайталар. Күпме еллар буе көткән мизгел – менә хәзер, ниһаять, Тома хисләренә ирек бирә. Ильин белән Томаның паралельләре итеп Катя (Гөлчәчәк Гайфетдинова) белән Славканы да чагыштырырга мөмкин. Катя үзен сабый күңелле кыз итеп тота: “Катокка барганнан гына укам коелмас”, ди ул.
Әмма бу бәхет озакка бармый, чөнки кичләр санулы... Ильин китә. Тик Тома, үз горурлыгына күз йомып, аны эзли: “Мин үзем өчен түгел, аның өчен борчылам”, – ди ул. Кабаттан яраланган күңеле белән берьялгызы яши алмаячагын аңлый ул. Бәхетле булу теләге шулкадәр көчле була аның. Әмма Ильин: “Күңелдә очкын кабызган хатын-кыз белән генә гомер итәргә мөмкин”, дип, үз ялгышын төзәтергә кайта. Томаны “дөньяның сигезенче могҗизасы”, дип атый.
Тик нигәдер Томаның горурлыгын аяк астына салып таптавы гына кызганыч булды. Ильинның сабакташы Тимофеевның тормышка булган карашы, Томага мөнәсәбәте күеңлдә “Менә – Томага туры килгән ир-ат!”дигән уйны калкытты. Әмма, мәҗбүр итеп яраттырып булмаган кебек, йөрәккә дә әмер биреп булмый шул.
фотолар Г. Камал театры сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев