Логотип Идель
Бу – тема!

САЛКЫН ТИЮДӘН НӘРСӘ БУЛЫША: ИММУНИТЕТ ӨЧЕН 6 ЭЧЕМЛЕК

Әкренләп кыш айларына керәбез. Димәк, салкын тию сезоны ачылды дисәк тә була. Салкын тиюдән кулланыла торган эчемлекләр организмны вируслар һәм токсиннардан коткарырга, авыруның симптомнарын җиңеләйтергә һәм тән температурасын төшерергә ярдәм итә. Әлеге эчемлекләр көчле дәвалау үзлекләренә ия. Алар турында тулырак безнең язмада.

Лимонлы коктейль

Сүз дә юк, салкын тиюне 1-2 көн эчендә генә дәвалау мөмкин түгел. Әмма халык медицинасы лимонлы коктейльне бер көн эчендә салкын тию симптомнарын киметергә һәм кешене тиз арада аякка бастырырга сәләтле, дип ышандыра. Лимонлы коктейльне әзерләр өчен,  1,5 литр кайнар суга бер лимонның согын, 1 грамм аскорбин кислотасын һәм 2 чәй кашыгы тоз өстәргә кирәк. Әзер эчемлекне көн дәвамында бер стаканлап эчәргә киңәш ителә.

Мүк җиләге һәм имбирьдән морс

Салкын тиюдән тагын бер файдалы эчемлек – мүк җиләге һәм имбирь кушылган морс. Бу эчемлек иммунитетны ныгыта, ялкынсынуга каршы матдәләрне үз эченә ала. Морсны артык кайнар итеп түгел, ә җылы килеш кенә эчәргә кирәк. Сүз уңаеннан, әгәр морска шикәр урынына бал салсаң, тагын да файдалырак булачак.

Киви согы

Кивида иммунитетны ныгыта алырдай А, С, Е витаминнары бар. Әлеге тәмле экзотик эчемлек организмны клетчатка һәм калий белән тәэмин итә. Өстәвенә, киви согы ябыгырга да булыша әле. Бу сокны шикәр авыруы булган кешеләргә дә эчәргә рөхсәт ителә, ул кандагы глюкоза дәрәҗәсен көйләргә ярдәм итә.

Кара карлыганнан компот

Кара карлыган тәмле генә түгел, ә бик файдалы да. Бу җиләк С витамины буенча чын рекордчы булып тора. Табиблар әйтүенчә, кара карлыганның тәэсире зур: авырган вакытта карлыган компоты тән температурасын төшерә, йөрәкне ныгыта һәм кан тамырларын тонуста тота.

Брокколи согы

Әфлисунга караганда, С витамины брокколида 2,5 тапкырга күбрәк. Брокколида булган витаминнар һәм микроэлементларның барысы да диярлек күңел төшенкелегеннән котылырга булыша, организмга уңай тәэсир итә. Өстәвенә, анда аксым күп.

Кедр чикләвеге белән чәй

Кедр орлыкларының составы шулкадәр бай, кеше хәтта гел алар белән генә тукланса да, организм барлык кирәкле матдәләрне дә тулы күләмдә ала алачак. Кедр чикләвеге үз эченә А, В1, В2, В3, B4, B5, B6, B9, C, E, K1, F, РР витаминнарын җыйган. Кедр чикләвегеннән әзерләнгән чәй иммунитетны ныгытып кына калмый, ә күп кенә авырулардан ярдәм итә. Әйтик, ул тән авыруларын дәвалый, бавыр эшчәнлеген, күз күремен яхшырта, яраларны төзәтә.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев