Логотип Идель
Бу – тема!

САЛКЫН КӨЗДӘ АВЫРМАС ӨЧЕН 8 ГАДИ ЛАЙФХАК

Көзен иммунитетның бозылуы беркем өчен дә сер түгел. Әз генә салкында йөрсәң дә, йөткерә башлыйсың. Салкын тию сине урап үтсен дисәң, берничә гади лайфхакны тот! Ничек кенә баналь яңгыраса да, син аларны һәрчак истә тотарга һәм үтәп торырга тиеш.

1. Йокыңны туйдыр

Ничек йокы белән салкын тиюнең бәйләнеше булсын инде диярсең. Күп кенә кинәт чыккан авырулардан котылуның төп чарасы – йоклау. Йокы җитмәү беренче чиратта организмның аруына китерә. 8 сәгатьтән тә әзрәк йоклама, кара аны!

2. Витаминнар эч

Бигрәк тә организмыңдагы D витамины запасын тутырып куй. Юкса берәр инфекция йоктыру куркынычы артачак. Витаминнар кергән әйберләрне күбрәк аша. Көзен иммунитетны күтәрү өстендә күп эшләргә кирәк.

3. Борынны тоз эремәсе белән ю

Пенсильвания университеты тикшеренүләре вируслы авыруларны булдырмас өчен тоз белән борынны юдыруның файдасы барлыгын раслаган. Борынны мондый эремәләр белән юу микроблар санын киметергә ярдәм итә.

4. Файдалы эчемлекләр куллан

Үләнле чәйләр, яңа яки туңдырылган җимешләр һәм тәмләткечләр салынган кайнаган су эчү дә организмны саклый. Бөтенесен бергә салып тугласаң да, зыяны булмас)) Термос алып, үзең белән укуга да ал.

5. Баллы ризыкны кимет

Көнгә 100 грамм шикәр ашаган кешеләрнең организмы көчсезләнә. Нәкъ шундый нәтиҗәгә Калифорния университетындагы тикшерүчеләр килгән. Шуңа күрә тәм-томнарның күләмен кимет тә, алар урынына файдалы яшелчәләр кимер.

5. Кулларны юарга һәм дезинфекцияләргә онытма

Гомумән, битне дә, кулларны да кеше арасыннан, урамнан кергәч, яхшылап юу киңәш ителә. Үзең белән антисептик та йөрт. Коронавирус барыбызны да аны сумкада йөртергә өйрәтте бугай инде.

6. Стрессны кимет

Менә бөтен чир нервланудан дигәннәре дөрес инде. Укучы һәм студентларга бу бигрәк тә кагыла! Кечкенә генә уңышсызлыкны да йөрәгеңә якын алма. Аның урынына дусларың белән күбрәк аралаш, шөгыль тап. Яшәү матур, боекма, яме?

7. Өеңдә чисталык сакла

Тузанны гел сөртеп тор, бүлмәңне җилләтергә тырыш. Тәрәзәне ач та, башка якка чыгып кит. Керүеңә саф һава һәм чисталык булсын.

8. Җәяү йөр

Саф һавада йөрү теләсә нинди һава торышында һәм елның теләсә кайсы вакытында файдалы. Ул иммунитетны һәм организмның гомуми ныклыгын арттыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев