Логотип Идель
Бу – тема!

САЛФЕТКАЛАРНЫ ТЫЯРГА ҖЫЕНАЛАР?

“Гринпис” Россиядә дымлы салфетка (влажная салфетка) һәм мамыклы таякчыкларны (ватные палочки) тыярга тәкъдим итә.

«Гринпис» экологияне саклау оешмасы Россия территориясендә 10 пластик әйберне тыярга тәкъдим итә. Алар арасында дымлы салфетка, кәнфитләр өчен таякчык һәм мамыклы таякчык та бар. Экологларның рәсми хаты инде РФнең табигать министры Дмитрий Кобылкинга юлланган.

Моңа кадәр “Гринпис” тарафыннан Россиянең 51 өлкәсендәге сулыкларның ни дәрәҗәдә пычрануы ачыкланган. Нәтиҗәләрне анализлаганнан соң экспертлар пластик куллануны киметү юллары турында уйлана.

Дымлы салфеткаларга ни булган?

Россия «Гринпис»ы эксперты Дмитрий Нестеров әйтүенчә, дымлы салфеткаларда пластик җепселләр бар һәм алар таркалмый.

Тагын нәрсәләрне тыярга телиләр?

Тыелырга мөмкин булган әйберләр арасында тагын пакет-майкалар, ризык өчен контейнерлар, бер тапкыр гына кулланыла торган савыт-саба, “трубочка”лар, һава шарлары өчен пластик таякчылар да бар.

Нәтиҗәләр нинди?

Яр буйларындагы  иң күп чүп - ул пластик һәм тәмәке төпчекләре икән. Волонтерлар яр буйларында йөреп 229,1 мең чүп тапкан. Аларның 68,1% е пластик, 31,9% ы - башка чүп-чар. Бөтен пластикның 29,7%ын тәмәке төпчекләре алып тора, аннан пластик пакетлар(9,7%), шешәләр (8,7%), капкачлар (7,3%), дымлы салфеткалар (5,2%), эчемлек өчен стаканнар һәм аларның капкачлары (4,5%), фаст-фуд савытлары (2,5%) килә.

Шуны да искә алу мөһим: җыелган чүпнең 96,2%ы ул бер генә тапкыр кулланыла торган товар икән, нибары 3,8% кына берничә тапкыр кулланылышта була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев