Логотип Идель
Бу – тема!

САК БУЛ: ВЕТРЯНКА!

Ә синең яшел төскә батканың бармы? Җил чәчәге (ветрянка) белән авырганнар мине шунда ук аңлар. Бу чир буенча сораулар күп, җавапларың бармы соң? Аларны табиблар белән бергәләп, «Ялкын» эзләде.

Балалар бакчаларына йөргәндә, мәктәптә укыганда, бөтен тәне яшел төскә күмелмичә калган кеше юктыр ул. Чөнки бу авыру – балар арасында иң киң таралган йогышлы авыруларның берсе. Чир бакчага йөри торган балалар арасында бик еш очрый. Авыруның сәбәпчесе – варицелла-зостер вирусы. Аны сулыш юллары аша йоктыралар.

Казан дәүләт медицина университетының балаларның йогышлы авырулары бүлеге доценты Халит Сәүбән улы Хаертдинов:

Җил чәчәгеннән саклану өчен шул чиргә каршы прививка ясатырга мөмкин. Ләкин прививкаларның милли календарендә җил чәчәгенә каршы вакцинация мәҗбүри прививкалар исемлегенә керми. Күпчелек очракта жил чәчәге белән авырган кешеләрне өй шартларында дәвалыйлар. Гадәттә, авыру «зеленка», «марганцовка» һәм «фукорцин» кебек препаратлар белән дәваланыла. Ләкин барлык чараларны табиблар гына тәкдим итәргә тиеш.

Гадәттә, кеше бер тапкыр жил чәчәге белән авырса, яңадан шул чир белән авырмый. Ләкин, сирәк очракларда, әгәр жил чәчәге бик җиңел формада узган булса, шул чиргә каршы иммунитет начар була икән. Шуна күрә, андый кешегә җил чәчәге чире кабаттан йога ала.

– Күпчелек очракта, жил чәчәге җиңел уза. Ләкин, сирәк вакытта чир төрле өзлегүләргә китерергә мөмкин. Алар арасында баш мие шешү (энцефалит), төрле үпкә чирләре (мәсәлән, ларингит, үпкәләр ялкынсынуы) һәм тире авырулары (абсцесс, флегмона, рожа) булырга мөмкин. Җил чәчәге узгач, күпчелек очракта тәндә эзләр калмый. Әмма өзлегүләр аркасында тире чирләре булганда, эзләр кала ала, – ди Халит Хаертдинов.

Шуңа күрә яшел төскә баткан кешене күрсәң, аптырама, дустым. Ә үзеңдә бу авыруның билгеләрен күрсәң, кичекмәстән, әти-әниеңә әйт һәм табиб янына чап! Яңа елда сау-сәламәт бул!

Балачакта синеветрянка читләтеп узган булса, дустым, хәзер сак булырга кирәк. Ни кызганыч, җил чәчәге белән олы яшьтә авыру бик авыр уза һәм сәламәтлеккә шактый зур зыян китерергә мөмкин.

Җил чәчәге башлануның беренче билгеләре: баш авырту, югары температура, буыннар һәм мускуллар сызлау, хәлсезлек. Инкубация чоры 7 көннән башлап, 20 көнгәчә дәвам итәргә мөмкин. Инкубация чоры узгач, авыруның температурасы күтәрелә һәм 2-3 тәүлек дәвам итә. Аннан соң тәндә тимгелләр барлыкка килә.

Нишләргә соң?

1) Табибка күренергә;

2) Авыруны урын өстендә уздырырга тырышырга;

3) Юынмаска (бит һәм тешләрне юарга кирәк, әлбәттә);

4) Табиб язып биргән дарулар кулланырга.

Ә иң яхшысы – бөтенләй авырмаскаJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев