Логотип Идель
Бу – тема!

ҺӘРКЕМНЕ БӘХЕТЛЕ ИТӘ АЛА ТОРГАН 13 КҮНЕГҮ

Кайчак бәхетле булу өчен әллә ни күп тә кирәкми. Әлеге язмага күз салып карагыз әле. Үзегез дә инанырсыз.

1. Музыка тыңлагыз. Үз күңелегезгә хуш килгәнен тыңласагыз, тагын да яхшы.

2. Көндәлек алып барыгыз. Бу фикерләрне тәртипкә салырга ярдәм итәр.

3. Башкаларның уңышларына сөенегез. Кайчак башка кешенең уңышына сөенү үзеңнекенә сөенгәнгә караганда да күңеллерәк була.

4. Көлегез. Көненә бер мәртәбә генә булса да рәхәтләнеп көлеп алырга кирәк. Сәбәбе булмаса, аны булдырырга кирәк!

5. Үзегезне кичерә белегез. Һәр кеше үзен гаепле тоярга мөмкин.

6. Сокланыгыз, шатланыгыз. Күңелегезгә ята, бәхет китерә торган эшләр белән күбрәк шөгыльләнергә тырышыгыз.

7. Вакытыгызны табигатьтә уздырыгыз. Табигать тынычланырга, ял итәргә ярдәм итә.

8. Үзегезгә бүләк ясагыз. Үзеңне яратырга, кадерләргә, ирешкән уңышлар өчен рәхмәт әйтергә кирәк.

9. Иҗат итегез. Иҗат итү кешене бәхетлерәк итә.

10. Тирән итеп сулыш алыгыз. Ул тәнне һәм башны тынычландыра.

11. Әйләнә-тирәгездә бәхетле кешеләр булсын. Алар безнең кәефебезгә һәм үзебезне бәхетле тоюга турыдан-туры тәэсир итә.

12. Күптәннән сузып йөргән берәр эшне эшләп  куегыз. Рәхәт булып китәр.

13. Бәхетле булырга карар кылыгыз. Һәм бәхетле булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев