Логотип Идель
Бу – тема!

РАМАЗАН АЕНДА УРАЗА ТОТУДАН ТЫШ НИЧЕК САВАП ЭШЛӘРГӘ?

Боларны Рамазан аенда гына түгел, ел әйләнәсе истә тоту хәерле булыр!

  1.  Яңа догалар өйрәнә аласың.
  2. Аудио-вәгазь тыңлап, дусларың белән фикер алышырга була.
  3. Мохтаҗ кешегә сәдакә бирә аласың. Мөмкинлегең юк икән, ул кешегә яхшылык теләп, дога кылырга мөмкин.
  4. Күптән күрешмәгән/аралашмаган туганыңа шалтыратып, хәл-әхвәлләрен сорашу да зур савап.
  5. Кәръәннән 1 аять ятлап, аның мәгънәсен өйрәнергә була.
  6. «Әстәгфируллахуль-‘азым» дип, 100 мәртәбә зикер (Аллаһыны искә алу) әйтә аласың. Бу Аллаһы Тәгаләдән гафу сорауны аңлата.
  7. Ислам динебез турында файдалы мәкалә укып, гыйлемеңне арттыру да яхшы.
  8. Мәчеттә яки туганнарыңа ифтар оештырырга ярдәм итү дә зур савап булачак.
  9. Әти-әниеңә көтелмәгән сюрприз әзерли аласың.
  10. Дусларың өчен дога кылып, алар өчен Аллаһтан яхшылык сорау да кирәкле гамәл.
  11.  Күршеңне сөендереп, күчтәнәч кертә аласың.
  12. Ислам дине турында китап сатып алып, якын кешеңә бүләк итү дә күркәм эш.
  13.  Якыннарыңны җыеп, ифтар уздыру да саваплы гамәл. «Кем дә кем ураза тотучы кешегә ифтар кылса, аңа да ураза тотучы кешенеке кадәр савап язылыр, ә ураза тотучы кешенеке моннан бер генә дә кимемәс» дигән хәдис тә бар.
  14.  Гардеробыңны җыештырып, киелми торган киемнәреңне мохтаҗ кешеләргә бирә аласың.
  15. Йорты булмаган хайванны ашату, яки урамдагы кошларга җим бирү дә саваплы эш.
  16. Аллаһ Тәгаләнең исемнәрен, аларның мәгънәләрен өйрәнү дә күркәм гамәлләрдән санала.
  17. Мохтаҗларга ярдәм күрсәтүче фондка кулыңнан килгән кадәр ярдәм итә аласың.
  18. Яңа хәдис белән танышу да хәерле булачак.
  19. Якын кешеләреңне бүләкләр белән сөендерергә мөмкин.
  20. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт һәм шөкер әйтергә онытма

Миләүшә НИГЪМӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев