Логотип Идель
Бу – тема!

РАЛИНӘ ГАЛӘВЕТДИНОВА: «ШОППЕРЛАРГА ИХТЫЯҖ КӨННӘН-КӨН АРТА БАРА»

Әлеге хатын-кызлар сумкасы кибеттән азык-төлек алып кайтканда,  косметика һәм башка вак-төяк йөртү максатыннан кулланыла. Бик  уңайлы булганлыктан, күпләр өчен алар гадәти сумка, рюкзакларны алыштырды. Ә иң мөһиме – бу сумкалар әйләнә-тирә өчен зарарсыз. Сүз нәрсә турында барганлыгын, миңа калса, барыгыз да аңлагандыр. Әйе, язма шопперлар турында!

Шоппер сүзе соңгы елларда – гел телдә. Әмма аның турында белмәгән кешеләр дә бардыр. Шоппер – ул зур сыйдырышлы экосумка. Еш кына ул  озын тоткычлы, гади турыпочмаклы формадан гыйбарәт.

Аның барлыкка килү тарихы белән дә танышып узыйк. Дөньяда беренче хатын-кызлар сумкасы җитештерү 1790 елларга туры килә. 18 нче гасырда Франциядә танылган фрейлина, әдәби салон хуҗабикәсе, дәүләт, мәдәният эшләренә зур йогынтысы булган Маркиза де Помпадурның өлеше монда аеруча зур. Бу ханым ярдәмендә текстильдән тегелгән баулы хатын-кыз сумкасы дөнья күрә. Аны сәйләннәр, бисерлар, чигүләр белән бизиләр. Сумка Европа хатын-кызының алыштыргысыз аксессуарына әверелә. XXI гасырда дизайнерлар һәм модельерлар үз тәҗрибәләрен үткәрәләр һәм төрле  эскизлар ясыйлар. Материалларны, бизәү ысулларын бераз үзгәрткәннән соң, заманча сумка –  шоппер барлыкка килә.  

Шопперларның уңай яклары:

– зур сыйдырышлы;

– модельләр күп төрле;

– тагып йөрү уңайлы;

– әйләнә-тирәгә зыян салмый;

– бүгенге көндә аеруча актуаль.

Шулай ук, тискәре яклары да бар:

– күпчелек очракта ул капчыкка охшаган;

– барлык кием белән дә килешми.

Шопперны джинс киемнәр, сарафан, макси-күлмәк белән киеп йөрергә мөмкин. Бәйләгән шопперлар – җиңел, һәм шул ук вакытта нык. Алар инде күп еллар актуальлеген югалтмый.

Шоппер «җене кагылган» Казан технология һәм дизайн көллияте студенты Ралинә Галәветдинова белән дә әңгәмә корырга булдым.

– Кечкенәдән үк тегү эшенә тартыла идем. 8-9 яшьләрдә барби курчакларына киемнәр тегә башладым. Әкренләп бу эш миңа рәхәтлек китерә башлады. Дизайнер һөнәре минем кечкенә генә хыялыма әйләнде. Хәзерге вакытта мин шуны чынга ашыру юнәлешендә эшлим. Заказларны буш чакта тегәм, чөнки уку күп вакытны ала. Бер шоппер тегү өчен күп вакыт кирәкми, аны 1 сәгать эчендә әзерләп бетерергә була. Рәсемнәр ясау гына күп вакыт таләп итә, чөнки башта аны төшерергә, аннары 2-3 кат буярга кирәк. Һәр кат яхшылап кибәргә тиеш. Шопперларга ихтыяҗ көннән-көн арта бара. Иң беренче булып үземә тектем, икенче көнгә танышларымнан заказлар килә башлады. Хәзер инде таныш булмаган кешеләр дә заказ бирәләр. Шулай итеп әкренләп шопперлар сата башладым.

Ралинә безгә дә шоппер тегү серләрен сөйләде:

– Моның өчен натураль сүстән булган тукымалар кирәк: җитен яки мамык. Алар бик чыдам һәм сумканың формасын саклыйлар. Шулай ук алар һаваны яхшы үткәрәләр һәм «сулыйлар», затлырак күренәләр. Әмма шопперны төрле материалдан тегәргә була. Әйтик, тире, полиэстер, деним, замша да туры килә.

Ралинә өчен иң кулай вариант – ефәк һәм мамык. Шоппер үз сыйфатын югалтмасын һәм озак хезмәт итсен өчен, аны бик сирәк кенә 30-40 градуста бары тик кул белән юарга киңәш итәләр.

Шопперларны ничек тегәргә соң дигән сорау туа, шулай бит?

Ралинә безгә аларны ясап та күрсәтер! 

Иң беренче эш итеп безгә материал, энәләр, карандаш, кайчы, җепләр һәм линейка кирәк булачак.

Икенче эш итеп размерларны карарга кирәк. Гадәттә, стандарт размер – 50/50 см. Шулай ук тоткычлар. Аларның киңлеген һәм озынлыгын һәр кеше үзенә уңайлы булганча билгели. Стандарт – 10/60.

Өченче эш итеп шопперны сул яклары белән бөклибез һәм ян-яклары буйлап кисемнән 3-5 мм га юл салабыз. Аннары сул якка чыгарабыз һәм җөйне 7 мм итәбез. Уң якка борабыз һәм яхшылап үтүклибез.

Өске кырый белән түбәндәгечә эшлибез: аны эчкә якынча 5 мм га бөклибез, үтүклибез һәм тагын 10 мм га бөклибез, әлеге кырыйдан 1-2 мм га җөй салабыз.

Бишенче эш итеп, тоткыч кырыйларын 5 мм га һәм урталайга бөклибез,  кырыйдан 1-2 мм кала җөй салабыз.

Әзер шопперны яхшылап үтүклибез. Теләсәң, шопперны декор белән бизәргә мөмкин.

Алсу КАСЫЙМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев