Логотип Идель
Бу – тема!

ПУТИН КИЛҮДӘН БЕЗГӘ НИ ФАЙДА?


БИРЕМ:



Бүген безгә Россия Президенты Владимир Путин килә. Бу аның Татарстанга 19нчы сәфәре булачак. Путин килүдән безгә ни файда? Шуны ачыклыйк!

ЧИШЕЛЕШ:



1. Беренче зур файда, әлбәттә инде, ПОПУЛЯРЛЫК! Соңгы ике көндә федераль телеканалларда бер-бер артлы Татарстан, Казан, Иннополистан сюжетлар әйләнә. Танылган журналистлар да әлеге күңелгә якын матур сүзләрне телләреннән төшерми. Әнә, хәтта Мәскәү мэры Сергей Собянин да: “Мәскәү белән бәйле карарлар кабул итәргә безгә Татарстан тәҗрибәсе ярдәм итә”, - дип белдерә.

Күрәсез, Россия  Федерациясе Дәүләт Советының Иннополиста уза торган утырышына Россиянең төрле төбәкләреннән иң “текә” түрәләр җыелган.  Хәер, ялгышам. Түрәнең “иң-иң текәсе” әле килеп кенә җитә торгандыр.

2. Казанда һәм Иннополиста яшәүчеләр игътибар иткәндер, кичә-бүген шәһәр урамнарында полиция хезмәткәрләре саны кисәк кенә артты. Бу машина йөртүчеләрне юлларда саграк булырга этәрә, законның нәрсә икәнлеген дә блелмәүче гражданнарны читкәрәк посарга мәҗбүр итә. Димәк, урамнарда КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрелә дигән сүз.

3. Татарстанга Путин килүнең җәяүлеләр өчен дә файдасы зур. Тротуарлар чип-чиста! Кайсыбер урыннарда ике-өч айлык кар көртләреннән дә җилләр искән, хәтта. Шуңа күрә кызлар, ханымнар инде ике көн урамда рәхәт итеп үкчәле аяк киеме киеп йөриләр. Кыскасы, бөтен җирдә ТӘРТИП!

4. Һәркемгә мәгълүм, бүгенге кебек мөһим федераль чаралар вакытында телефон челтәре, интернетның начар эшли башлый торган гадәте бар. Бу минус түгел, ә зур плюс! Күпме кеше үз СӘЛАМӘТЛЕГЕН саклап калачак бит.

5. Билгеле, дөньякүләм зур чаралар уздыру буенча безнең төбәккә тиңнәр юк! Шулай булгач, әлеге Дәүләт Советы утырышының нәкъ менә Татарстанда үткәрелүе һәм анда Владимир Путинның шәхсән үзе катнашуы юкка түгелдер, дип фаразлыйбыз. WorldSkills дөньякүләм чемпионатыннан тыш, тиздән республикабызда тагын берәр зур дөньякүләм чара планлаштырылмый микән? Шулай булса, Татарстан казнасы артачак, дигән сүз. БАЙЫЙБЫЗ!

НӘТИҖӘ:



Күрәсез, Владимир Путинның республикага сәфәре безгә бары тик файда гына китерә. Эх, Президентыбыз Татарстанга ике атнага бер килә башласа, ничек шәп булыр иде, ә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев