Логотип Идель
Бу – тема!

ПОЗИТИВ ФИКЕРЛӘҮ ЗЫЯНЛЫ?

«Юкка борчылма!», «Барысы да әйбәт булачак», «Үзеңнең негатив фикерләвең белән бәхетсезлекләр тартып китерәсең» – бу сүзләрне еш ишеткәнең бардыр. Имеш, ничек уйлавыбыздан безнең киләчәгебез тора. Ә син ничек уйлыйсың? Бүгенге язмада минем позитив фикерләү турында сөйләшәсе килә.

Әйе, әлбәттә, ниндидер очракларда позитив фикерләү кирәк, килешәм. Тик чын-чынлап сиңа куркыныч янаганда яисә синең көчең белән генә хәл ителердәй ситуация чыкканда «Барысы да әйбәт булачак, мин үзем проблемаларны җәлеп итәм» дип ятсаң, бу үз-үзеңне алдау булачак, һәм син бернәрсәгә дә ирешмәячәксең.

Позитив фикерләүне борчулардан качу дип карап була. Бу ниндидер бер грим, битлек кию дисәк тә була. Массакүләм мәдәнияттә позитив фикерләү концепциясе ике төп идея белән тәкъдим ителә: уйлар тормыштагы вакыйгаларга йогынты ясый, һәм теләсә кайсы, хәтта иң тискәре тәҗрибәгә дә  сөенеп, аннан нинди дә булса яхшы әйбер алырга сәбәп булып тора. Даими рәвештә позитив булу, хәтта якыннарыңның авыруы яки үлүе кебек иң тискәре тәҗрибәдән дә ниндидер яхшылык һәм киләчәккә өмет эзләүне Америка психологиясе профессоры Барбара Хелд «позитив тирания» дип атый.

Безгә һәрвакыт тормышта начарлык юк, безнең нинди дә булса ситуацияләргә карата үз бәябез генә бар, дип кабатлап торалар. Ягъни безгә әйбәт дөнья иллюзиясен булдырырга тәкъдим итәләр.

Позитив фикерләү проблемаларны көчәйтәме?

Әйе!

Позитив фикерләүне дәвам итүчеләрдән еш кына «аффирмация» дигән серле сүзне ишетергә була. Аффирмация – фраза, аны фикерләүне уңай якка программалаштыру өчен кабатларга кирәк. Мәсәлән, «Мин матур. Минем тормышым һәркөн яхшы якка үзгәрә». Бу фикерләү ысулын үзгәртергә һәм тормышка чын уңай үзгәрешләр китерергә ярдәм итә дип әйтелә. Әмма эмпирик тикшеренү киресен раслый. Аның кысаларында студентлар үзләренә гел «Мин – кызыклы кеше» фразасын кабатлап торганнар. Үзләренең матур, кызыклы булуларында шикләнмәгән кешеләрнең үз-үзләрен бәяләве югарырак булган, ә үзенә ышанмаган кешеләрнең – тагын да түбәнрәк. Димәк, позитив фикерләү белән генә үз-үзеңне алдап булмый. Әгәр чыннан да үзең белән нинди дә булса проблема булса, уңышка ирешмәсәң, үз өстеңдә эшләргә кирәк. Позитив фикерләү яхшылыкны тарта һәм мин чыннан да шундый акыллы, булдыклы, тырыш дип әйтү генә ярдәм итмәячәк.

Негатив фикерләү ярдәмендә бәхетле булып буламы?

Әйе!

Яңа Зеландиядәге икътисадчы Питер Лионс раслаганча, позитив фикерләү культы безнең чынбарлыкны рациональ рәвештә тәнкыйтьләү, андагы проблемалар һәм гаделсезлекне күрү сәләтебезне ябып куя.

Интернетта, эзли торгач, бер кызыклы алымга тап булдым. Бу – тискәре  визуальләштерү. Тормышыңда булган иң кадерле һәм югалтырга курыккан әйбер, кешеләр турында уйла да, алардан ничек мәхрүм булуыңны күз алдыңа китер. Шундый фараз бар: әгәр син һәрвакыт шушы югалтуларга әзер булып торсаң, негатив уйлар сиңа киләчәккә көч өстәячәк.

Минемчә, бу һәрбер кеше өчен дә бик аяусыз һәм авыр эксперимент булачак. Һәрхәлдә, ул сине әзрәк булса да гел-гел позитив фикерләүдән арындырып торырга мөмкин. Кыскасы, позитив фикерләү кирәк, әмма аңлы рәвештә генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев