Логотип Идель
Бу – тема!

ПИЛАТЕС ХЫЯЛЛАРНЫ ЧЫНГА АШЫРА: 9 ПРИНЦИП ҺӘМ 3 ДӘРӘҖӘДӘН ТОРГАН ГИМНАСТИКА

Пилатес – XX гасыр башында Йозеф Пилатес тарафыннан җәрәхәтләрдән соң тернәкләнү өчен эшләнгән физик күнегүләр (фитнес) системасы. Ул тәнне ныгытуга, сыгылмалылыкны үстерүгә һәм хәрәкәтләрне яхшыртуга юнәлдерелгән. Пилатес гендерга һәм физик әзерлек дәрәҗәсенә бәйле түгел. Ул бу спорт төренә яңа гына килүчеләргә дә, профессиональ спортчыларга да туры килә.

Пилатес 9 принциптан тора, һәм аларның берсен дә төшереп калдырырга рөхсәт ителми.

1. Сулыш. Пилатес белән шөгыльләнгәндә дөрес итеп сулыш алу мөһим.

2. Игътибарны читкә юнәлтмәү. Һәрбер хәрәкәтне дә аңлап эшләргә кирәк. Һәр кирәкле күнегүне игътибарны югалтмый башкару мәҗбүри.  

3.Контроль. Шөгыльләнгәндә гәүдәне дөрес тоту кирәк. Күнегүләр техникасын бозмау бик мөһим.

4. Үзәкләштерү. Бу принципка корсак мускуллары керә. Барлык күнегүләр дә төз арка белән эшләнергә, ә мускуллар көчәнергә тиеш.

5. Төгәллек. Монысы исә үз эченә барлык алдагы 4 принципның нәтиҗәсен ала. Дөрес итеп сулыш алу, игътибарны читкә юнәлтмәү, гәүдә, күнегүләрне контрольдә тоту, үзәк мускулларны эшләтү – болар барысы да төгәл һәм бер үк вакытта башкарылырга тиеш.

6. Мускулларның бердәм үсеше. Бу принцип та бик мөһим санала. Шулай ук алда әйтеп узган пунктлар белән тыгыз бәйләнештә.

7. Ритм. Сулыш темпы белән хәрәкәт темпы туры килергә тиеш.

8. Бөтен гәүдәнең хәрәкәтләнүе. Күнегүләрне көндәлек тормышка да кертү кирәк: арканы төз тоту, дөрес йөрү, дөрес сулыш алу.

9. Ял итү. Күнегүләрне ял итү белән чиратлаштыру киңәш ителә.

Әлеге принциплардан кала пилатесның берничә дәрәҗәсе дә бар.

Беренче дәрәҗәдә иң җиңел күнегүләр. Бу дәрәҗәдә моңа кадәр спорт белән «дус» булмаган кешеләр дә шөгыльләнә алачак. Икенче дәрәҗә исә катлаулырак күнегүләр, әйләнгән позаларны күздә тота. Өченче – туп, ленталар, реформер белән шөгыльләнү.

Пилатес бөтен кешеләр өчен дә файдалы. Хәзерге вакытта пилатесны бигрәк тә хатын-кызлар ярата. Ул аларга фигураны сакларга, ябыгырга ярдәм итә. Ябыга алмау, эч чыгып тору – күп кызларның борчуы. Идеаль фигурага ирешә алмау дөрес йөрмәүдән, бөкрәеп утырудан булырга мөмкин. Ә пилатес исә бу проблемаларны чын-чынлап хәл итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев