Логотип Идель
Бу – тема!

НИЧЕК БЕЗ КЕШЕЛӘРНЕ ИСЕМЕНӘ КАРАП БӘЯЛИБЕЗ

Психологлар шундый нәтиҗәгә килгән: без кешеләрнең исемнәрендәге авазларны аерым бер холык үзенчәлекләре белән тәңгәлләштерәбез икән. Мисал өчен, экстравертның исеме ничек? Айрат инде! Я Рәфидә, я Ришат. Тик берничек тә Гөлназ, Илназ, Әминә, Алсу, Гүзәл түгел – алар эмоциональрәк һәм компромисска җиңелрәк баралар. Моны кешеләрнең исемнәрне кабул итү үзенчәлеген өйрәнгән Канада психологлары ачыклаган. Аларның бу тикшеренүе Journal of Experimental Psychology фәнни журналында бастырылган.

Әлеге экспериментта 180 кеше катнашкан. Алар төрле исемнәргә бәяләмә бирергә, ул исемнәрне йөрткән кешеләрне характерларга тиеш булганнар. Галимнәр өч өлештән торган эксперименттан шундый нәтиҗә чыгарганнар: сонор авазлар кергән исемнәр (л, м, н, һ.б.) кешеләрдә мәрхәмәтлелек, эмоциональлек, җаваплылык белән ассоцияләшсә, яңгырау тартыклар кергән исемнәрне исә күпчелек кеше экстраверсия белән бәйли. Катнашучылар исемнәрне үзләренең танышларын искә төшереп бәялиләр дип уйлыйзмы? Галимнәр бу фикерне кире кага, чөнки катнашучыларга уйлап чыгарылган исемнәр дә тәкъдим ителгән.

Бу эксперименттан соң, галимнәр ни өчен безнең төрле авазларны төрлечә кабул итүебезне ачыкларга уйлаган. Алар Бер мең кешегә якын катнашучы белән онлайн-тикшерү уздырганнар, тик исем белән холык арасында бәйләнеш ачыкланмаган. Белгечләр фикеренчә, без эволюция барышында авазларга эмоциональ төсмер бирергә һәм аларны контекстка бәйләргә өйрәнгәнбез: йомшак, ягъни сонор авазлар тынычлыкны хәбәр итсә, калтыраулы, йомык тартык авазлар энергия һәм хәрәкәтне билгели.

Монысы галимнәр фикере булды, ә хәзер темага карата үземнең уйларымны да җиткерәсе килә. Канада психологларның бу экспериментлары белән бүлешәсе килү теләге юктан түгел. Мин кечкенәдән ана телебездәге һәм рус телендәге аерым аваз һәм сүзләрнең үзенчәлегенә, яңгырашына игътибар итә идем. Минем өчен нечкә сузыклардан торган сүз һичшиксез кечкенә предметны ачыкларга тиеш булса, калын сузыклардан торган сүз зур әйберләргә бирелергә тиеш иде. “Кечкенә” белән “нәни” һәм “зур белән олы” сүзләренең мәгънә һәм яңгыраш ягыннан төгәллегенә игътибар итегез. Телдә шундый мисаллар тапкан саен, халыкның никадәр акыллы һәм зирәк икәнлегенә инана башлыйм. Тик аңлашылмаучанлыклар да булмый калмый. Мисал өчен, мин 19 яшемә кадәр абрикос белән персикны бутадым, чөнки арткы рәт (калын) сузыклардан гына торган абрикос – зур, ә алгы рәт (нечкә) сузыклардан торган персик кечкенә булырга тиеш кебек (минем күзаллавымда), ә чынлыкта киресенчә шул: кеп-кечкенә җимешкә “атаң башы кадәр” (АБРИКОС) исем биргәннәр. Әйе, бу минем шәхси проблемам, һәм, русча әйтсәк, мин артык драматизируюдыр. Тик үзең өчен шундый ачышлардан соң, сүзнең генә түгел, һәр авазның үзе бер дөнья булуын, һәм сөйләмдә никадәр мөһим урын алып торуын аңлайсың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев