Логотип Идель
Бу – тема!

НИ ӨЧЕН: ТЕЛЛӘР

Сез яраткан “Ни өчен?” сәхифәсен бүген телләр темасына багышларга булдык. Ни өчен полиглотлар сөйләшкәндә буталып бетми? Ни өчен сүз тел очында тора, тик аны искә төшереп булмый?

Ни өчен полиглотлар сөйләшкәндә буталып бетми?

Канзас университеты психолингвисты Майк Витевич моны бик җиңел аңлата: “Сүзләр һәр телдә төрлечә яңгырый”, - ди ул. Күп кенә теорияләргә күз салсак, аларда без берәр сүз  өйрәнгәндә хәтеребезгә  аның кайсы телнеке булуы турында мәгълүмат та кереп кала, дип санала.

Күз алдыгызга китерегез: сезнең суыткычта  алма һәм әфлисуннар бар, ди. Алмаларны бер тел сүзләре, ә әфлисуннарны икенче тел сүзләре дип алыйк. Әгәр сезгә алма кирәк булса, сез түгәрәк, кызыл яки яшел җиләк-җимешкә карыйсыз, ә инде әфлисун кирәк булса, кызгылт сары төстәгесенә. Әйе, кайчак өлгереп бетмәгән әфлисунны алма дип уйларга мөмкин. Тик мондый очраклар сирәк була. Булса да аларны тиз генә төзәтергә мөмкин. Галим инглиз телен испан тел белән чагыштыра һәм охшаш яңгырашлы сүзләр берничә генә булып чыга.

“Алмага “алма” дип язып куярга кирәкми, без аның нәрсә икәнлеген болай да беләбез”, - дип галим. Шуңа күрә ике телле даирәдә үскән балаларның ата-аналарына борчыларга кирәкми, аларның телләре буталмаячак.

Тик  кайчак шундый хәл була: сүз искә төшә,  тел очында әйләнә, тик аны әйтеп булмый. Ник алай була соң?

Ни өчен сүз тел очында тора, тик аны искә төшереп булмый?

Бу күренешне  “Presque vu” дип атыйлар. Бу халәтне күпләрнең тойганы бар. Балачакта ул хәл безнең белән булмый диярлек, үсә төшкән саен ешая. Аның ни сәбәпле барлыкка килүенә төгәл аңлатма юк. Әмма ике төп теория яшәп килә.

Аның беренчесе мондыйрак эчтәлекле: хәтер сүзне искә төшерерлек үк дәрҗәдә яхшы түгел, ә менә преске вю халәтен тудыра алырга булган хәтер дә җитә.

Икенче теория болай яңгырый: сүзне искә төшергәндә без аңа бәйле булган төшенчә-күренешләрне искә төшерәбез, преске вю – әнә шул процесс.

Теги: ни өчен

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев