Логотип Идель
Бу – тема!

НИ ӨЧЕН: МОДА ӘЙЛӘНЕП КАЙТА

“Ни өчен?” рубрикасын сагынып өлгердегезме әле, дуслар? Бүген без мода һәм аның ни өчен кире әйләнеп кайтуы турында сөйләшербез.

 

 

Ни өчен мода кире әйләнеп кайта?

 

 

 

 

Мода цивилизация белән бик нык бәйле. Кеше ни кадәр генә акыллы булса да  җан яисе булып кала. Ә димәк, тәүлек, ел фасыл, ай фазалары кебек циклик ритмнарга да бәйлелегеннән арынмый. Цикллар кеше физиологиясе һәм психологиясенә төрлечә йогынты ясый. Бу кешенең дөньяга карашы да һәрдаим үзгәреп тора, дигән сүз. Моның бер мисалы булып мода тора. Моданың цикллы булуы, ягъни билгеле бер вакыт узу белән яңадан кабатлануын мисаллар аша күрергә була. 1940 еллардагы милитари стиле 1970 елларда әйләнеп кайта. 1950 елларда Мэрилин Монро керткән кайбер тенденцияләрне 1980 елларда күрергә мөмкин була. Болардан нинди нәтиҗә ясыйюыз? Моданың кире әйләнеп кайту вакыты уртача 30 елны тәшкил итә. Әлеге хәл буыннарның алышынунына да бәйле булырга мөмкин. Яңа буын икенчесен 20 ел саен алыштыра, дип санала. Әле бит аларга тормышта үз урыннарын табарга, үсәргә кирәк. Шушы вакыт эчендә яшьләр башта “иске” моданы кире какса, аннан аның кайбер өлеш һәм элементларын яңадан үзләренә ала (кием, фильм, машина һ.б.) һәм, аны бераз үзгәртеп, үз тормышларына кертеп җибәрә. Шуңа күрә “киелмәс инде” дигән киемнәрегезне тотып атарга ашыкмагыз. Менә күреп торырсыз: күпмедер вакыт үтү белән ул яңадан модага әйләнеп кайтачак!

 

 

 

 

Ни өчен пиджакның аскы төймәсен төймәләмиләр?

 

 

 

 

Бүгенге көндә ир-атлар кия торган пиджак XIX гасыр ахыры ХХ гасыр башында барлыкка килә. Кайчак аны атта йөргәндә дә кигәннәр. Хәрәкәтләнгәндә уңайсыз булмасын өчен  җайдак (всадник) аның аскы төймәсен чишә торган була. Һәм бу традициягә әйләнә!  Әлеге моданы инглиз патшасы Эдуард VII керткән, дигән фикер дә бар. Ул, ни сәбәпледер, жилетының аскы төймәсен төймәләмәгән. Һәм бу гадәт бик тиз дөнья буйлап тарала.

 

 

 

 

Зилә САБИТОВА әзерләде

 

 

Теги: ни өчен

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев