Логотип Идель
Бу – тема!

ӨНЕММЕ, ӘЛЛӘ ТӨШЕММЕ?! ЭЛЬЧИН САФАРЛИ БЕЛӘН ОЧРАШУ

Моннан 7 ел элек кулыма Эльчин Сафарли дигән авторның китабы керде. «Мне тебя обещали» дигән әсәрен тулай торактагы кызлар ябырылып укыган иде. Ниһаять, кулдан-кулга йөргән китап миңа да килеп җитте. Бөтен кызлар шашып-шашып, елый-елый укыгач, әһә, мин әйтәм, димәк, кулъяулыкларымны алдан әзерләп куярга кирәк. Тик көткәнчә килеп чыкмады, еламадым да, әллә ни тәэсир дә итмәде. Укыдым да, оныттым...

Кулыма соңрак шушы авторның «Расскажи мне о море» китабы килеп эләккәнче. Анысы бераз ошаган кебек булды. «Рецепты счастья» китабын кулыма тотуга ук, күкнең җиденче катында идем. Укып бетергәннән соң да әлеге китапны кочаклап йоклыйсым килде. Әй, тәмле итеп язылган иде дә соң! Һәм менә шуннан соң Сафарлига карата булган битарафлыгым мәхәббәткә әйләнде дә куйды!

Яратып укыган авторың син яшәгән урынга килсә, нишләр идең? Биерсең дә, җырларсың да, әллә ниләр эшләрсең, шулай бит?:) Апрельдә үк Сафарли белән шашканымны белгән бер бик яхшы кеше миңа аның Казанга киләсен хәбәр итте. Һәм шуннан бирле мин 22 апрель, кичке сәгать 7 тулганын түземсезләнеп көтә башладым...

Ул көнне язучы белән очрашуга килеп җитсәм, ни күрим: зал шыгрым тулы, алма төшәрлек тә урын юк. Аңлагансыңдыр инде, барысы да диярлек – кызлар. Болар да минем кебек нәфислекне, гүзәллекне яратучылардыр инде. Егетләр берән-сәрән генә. Хәтта буш урындык та юк бит, гөнаһ шомлыгы! «Хәзер ничә сәгать басып тыңлыйммы?» дигән сорау йөгереп узды башта. Тик бер танышымның фудкорттан урындык алып килергә тәкъдим итүе мине урынлы итте дә куйды. Каһвәханәгә барыйм, дип киткән идем, Сафарли килеп тә җиткән! Әле кайчан гына бары тик сихри әсәрләре аша гына таныш булган, Азәрбайҗанда туып, Төркиядә яшәүче язучы минем каршымда басып тора! Моны тылсым дими, ни дисең! Менә бит, Аллага шөкер, бик теләсәң, хыяллар чынга аша!

[gallery link="file" size="medium" ids="26306,26308,26311,26309,26307,26310"]

Ашау турында


Сафарлиның фотоларын күргән булсам да, мин аны бераз башкачарак күз алдына китергән идем! Бераз үзгәреп киткән Эльчин. Моңа бер генә дә исем китмәде. Хәер, ни генә булмасын, ул барыбер минем яраткан язучым булып кала бит!

Җитмәсә, мин дә Сафарлига үз соравымны бирә алдым. Нинди зур сөенеч булды бу минем өчен! Аның «Рецепты счастья» китабында «Яхшы пешерә торган ир-атның хатын-кыз йөрәген яулап алу шанслары күбрәк», дип язылган. Эльчин үзе сөйгән ярын нәрсә белән шаккатыруы турында кызыксындым. «Без өй эшләрен бүлешәбез: ул ашарга пешерә, мин табак-савыт юам. Фирменный ризыгым да бар, дип әйтә алмыйм. Соңгы арада авокадодан закуска әзерләргә яратам. Әлеге җиләк-җимештән рецептлар минем китапларымда да бар», – ди ул.

Ашау дигәннән, Төркиянең күп кенә шәһәрләрендә сатыла торган симит исемле кабартма ул чын симит түгел, дип саный ул. Әлеге ризык бөтен рецепт буенча да пешерелсә, аны җиләк-җимеш сиробында җебетәләр икән. Аннары көнҗеттә әвәлиләр. Бу турыда САФАРЛИ болай ди: «Мин яратсам, чын-чынын яратам. Миңа охшаш булган әйбер кирәкми».

Ул укучылары белән максималь дәрәҗәдә ачык булырга ярата. Бу аны бер дә куркытмый. Үзен ниндидер эксклюзив кеше дип саный. Чөнки даими рәвештә укучылары белән очраша. Бу турыда САФАРЛИ болай ди: «Хөҗрәдә (келья) утырып кына алга китеп, үсеп булмый».


Күңел халәте һәм мәхәббәт турында


Төшенкелеккә бирелгән чаклары да була икән популяр язучының. Шундый мәлдә 1 көн, 1 атна беркемне дә күрәсе килми аның. Берәр ни була калса, Эльчин шунда ук чәчен кыска итеп алдырта. Бу турыда САФАРЛИ болай ди: «Нәрсәне дә булса үзгәртер өчен гел акча кирәк түгел. Иң мөһиме кагыйдәләрне генә бозарга кирәк».

Һәм, әлбәттә, үзе өстеңдә эшләү, үзен үстерү турында да онытмый ул. Бу турыда САФАРЛИ болай ди: «Беркемне дә тыңламагыз. Үз өстегездә эшләгез. Йөрәгегезне тыңлагыз. Әгәр Франциягә барырга телисез икән – барыгыз. Бу ил, аның мәдәнияте, кухнясы турында белешегез. Дус кызларыгыз белән бу турыда фикер алышып утырганчы, үзегез актарыныгыз, өйрәнегез, тикшерегез. Ал күзлекләрегезне салыгыз. Беркайчан да беркемгә дә үзегезнең сайлавыгыз турында аңлатмагыз. Безнең җәмгыятьнең шундый сыйфаты бар: ул тәгәрмәчкә таяк тыгарга ярата. Эшли торган эшегезгә күңелегезне бирсәң, барысы да булып чыгачак. Иң мөһиме ялкаулык тавышын гына башка нәрсәдән аера белергә кирәк».

Сафарли китапларын укыган кеше белә: аның әсәрләре һәрвакыт мәхәббәт хисе белән сугарылган. Ул үзе дә бу хистән мәхрүм түгел. Бу турыда САФАРЛИ болай ди: «Мәхәббәт хисендә курку булырга тиеш түгел. Чын мәхәббәт – ул рухи тынычлык. Кайгы, икеләнүләр һәм курку аша килгән сөю мәхәббәт түгел. Әгәр синең кеше белән килешү, ризалашу теләге юк икән, димәк, бергә булу теләге дә юк дигән сүз».

Язучылык турында


Ул язучылык белән шөгыльләнә башлаганда, аңа: «Моның белән шөгыльләмә, ач, хәерче язучы булачаксың», диючеләр булган. Бу турыда САФАРЛИ болай ди: «Мин ач язучы түгел, бу миңа карагач ук, күренә. Ә хәзер әлеге кешеләр миңа: «О, синең китапларың шәп», – дип әйтә.

Язучы үз китапларын яңадан укымый. Аларны хәтта өйдә дә сакламый. Хәзерге вакытта ул Францияне һәм француз мәдәниятен өйрәнә, шуннан илһам ала. Аның фикеренчә, бәхет рецепты – ул хәрәкәт, ялгызлык мизгелен тоя белү (уединение), үзеңнең чынбарлыкны тою сәләтен саклап калу теләге.


Сафарли китапларыннан #Агонь цитаталар:


​ Нинди генә икеләнү җилләре аерырга теләмәсен, хыялга ныклап тотынырга кирәк. Хыялга барып җитү – чыдамлылыкка тест узу.

​ Чынбарлык белән яшәгез һәм азрак санагыз. Бу сезнең буынның авыруы – сез һәрвакыт нидер саныйсыз. Үз акчаларыгызны, әйберләрне, кемнедер көтәргә калган айларны, ниндидер вакыйгага кадәр елларны, күпме мөмкинлекне ычкындырдыгыз, күпме кешене югалттыгыз.

​ Без шундый сәерләр. Мәңгелек көтү режимында яшибез. Кышын уйларыбызда җәйне ашыктырабыз, җәен көзне сагынабыз. Вакыт аралыгына күп өметләр баглыйбыз һәм берничек тә мизгелләр белән яшәргә өйрәнә алмыйбыз.

​ Йөрәк авызына ышанмыйча, әйләнә-тирәңдәгеләр әйтүенчә яши башлаудан да куркынычрак әйбер юк. Чынлыкта, күрүчеләргә караганда, сукырлар күбрәк. Иң мөһим әйберне күрә белүчеләрдән еш кына «ал күзлек»ләрен салырга кушалар. Ләкин нәкъ менә сукырлар сорый да инде...

​ Мине курчак кебек матур кешеләр, курчак кебек матур мөмкинлекләр һәм, ниһаять, курчак кебек матур ризык куркыта. Мин – эчтәлек өчен. Беренче күргәндә, идеаль кебек тоелган бөтен нәрсә эчендә буш яки череп беткән була ала.

​ Гадәттә, без булган әйберебез өчен түгел, ә нәрсәдер алырга теләгән әйбергә ирешкән өчен «рәхмәт» әйтәбез. Иң зур хата да менә монда инде. Нәкъ менә ул күп ризасызлыклар, канәгатьсезлекләр, өмет өзелүләргә һәм югалтуларга китерә.

​ Тылсым үпкәли. Ул синең янда озак бөтерелә, син беркайчан да салмый торган кара төстәге кояш күзлеге пыялаларына шакый ала. Ә аннары борыла да китә. Ул сине үгетләгән вакытта аны түземсезләнеп көтүчеләр бар. Көчләп яраттырып булмый. Кем артыннандыр атналар, айлар буе чабып йөрергә тылсымның вакыты күп түгел. Әгәр син аны күрмисең икән, димәк, ул сиңа кирәкми.


Автограф артыннан чиратта...


Минем кебекләр монда буа буарлык булып чыкты. Китап кибетенең кассасы ул көнне берничә йөз меңгә баегандыр, мөгаен. Чөнки халык Эльчинның яңа гына табадан төшкән «Когда я вернусь, будь дома» китабын кырылып алды. Сәбәбе бер – аны автограф сессиясендә куллану. Укымаса укымасын, иң мөһиме автографы гына булсын. :) Укучылар да юк түгелдер, дип ышанам.

Эльчинның автографын алу да күңелле бер мәхшәр булды, мин сиңа әйтим. 300гә якын кеше арасыннан Сафарлиның автографына ия булу җиңелләрдән түгел. Әле ярый, Ходай кушып, танышыбыздан ишетеп, автограф сессиянең Эльчин утырган өстәлнең сул ягыннан түгел, уң ягыннан башланасын белдек. Шуңа алдан ук кирәкле җиргә килеп, чират алып куйган идек.:)  Эльчин белән сөйләшеп, атвографлар алып, фотоларга төштек! Кочаклашучылар да булды. Башкалар нишләп беткәндер? (Безнең халык ник шундый ул, чиратта торганда, этешә-төртешә, кычкырыша башлый). Шәт, барысы да автограф алгандыр, дип ышанам.

Ә яраткан Эльчиныбызны Казанда тагын көтеп калам. Үзе дә Татарстанга килергә бик ярата икән! «Казан минем өчен туган өем кебек! Мин үзем «Биредә бик яхшы публика» дип әйтүче артистларны яратмыйм». Тик Казан, чыннан да, шундый шәһәр. Биредә укучыларымнан кала, мин бик теләп аралашкан кешеләрем дә бик күп!», – ди ул. Мондый сүзләрдән соң ничек эреп китмисең дә, ничек аның тагын килүен көтеп калмыйсың. Хәерле юл сиңа, Эльчин! Яңа очрашулар һәм яңа китапларыңны көтеп калам.



P.S.: Сер итеп кенә әйтәм: Сафарлиның чираттагы китабы кулинария темасына багышланачак. Минем кебек тәмлүшкәләр яратучылар өчен инде! Аның китапларында барысы да чынга аша. Үзе безнең янга килүе дә – моңа ачык дәлил.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Фотолар Вконтакте челтәренең kazanbooks_ru төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев