Логотип Идель
Бу – тема!

НЕЛЛИ САФИНА: «ГАШЫЙК БУЛДЫМ... ИНГЛИЗ ТЕЛЕНӘ!»

Америкадагы «Idullwild Arts Acadamy» шәхси сәнгать мәктәбенә керү авыр булачагын белә идем, чөнки көндәшлек бик зур, диделәр... Әмма биредә уку теләге курку хисеннән көчлерәк иде шул!» – дип сүзен башлады героебыз.

Кем ул – Нелли?

Мин – татар кызы. Казанда тудым, әмма 11 ел дәвамында Яр Чаллы шәһәрендә яшәдем, гадәти мәктәптә белем алдым. 2016 елда гаиләм белән Казанга күченеп килдек һәм биредә инглиз теленә басым ясалган мәктәптә укый башладым. Хоббием – кинематография, режиссура! Киләчәктә бу кызыксынуны һөнәрем дәрәҗәсенә үстерәсем килә! Кино сәнгате белән 10 яшьтә кызыксына башладым. Мин каршы булуга карамастан, әти-әнием мине театр мәктәбенә бирде. Әмма беренче көннән башлап мин бу мәктәпкә гашыйк булдым һәм алдан хаталы нәтиҗәләр ясап атуымны аңладым... Күп төрле, хәтта төп рольләрне башкарырга туры килде, тик минем беркайчан да актёр буласым килмәде. Режиссёр булуы күпкә кызыклырак, минемчә! Шулай ук сәнгать һәм музыка мәктәбендә дә белем алдым. Бу чорда да кино сәнгатенә карата кызыксынуым артты гына. Дусларым белән тәнәфесләрдә сериаллар төшерә идек. Шул вакытта бирегә рәсем ясарга түгел, ә нәкъ менә сериаллар төшерергә генә йөргәнемне аңладым.

2014 елда, песиемне югалту хәсрәтен басу максатыннан, YouTube та әнием ярдәме белән үз каналымны булдырдым. Хәзер яңа контент ясау шулай ук минем кызыксынуларымның берсе. Бүген 14 меңгә якын язылучым бар.

Инглиз теленә карата «мәхәббәт»

Биш яшемдә инглиз мәктәбенә йөри башладым. Биредә без чит телдә спектакльләр куя идек. Ул вакытта үз яшем өчен инглизчә мин яхшы сөйләштем. Аннары беренчегә кердем һәм бу телне бөтенләй өйрәнмәдем, хәтта белгән әйберләремне дә онытып бетердем. Шуңа күрә әти-әнием миңа репетитор яллады. Тик алга китеш кенә булмады, чөнки без күбесенчә рус телендә аралаштык... Казанда, инглиз мәктәбендә укыганда, шулай ук параллель рәвештә репетитор белән шөгыльләндем. Элек, 2-5 сыйныфка кадәр инглиз телен җенем сөймәсә, Казанда укыганда мин аны акрынлап ярата башладым. Инглизчә кино-сериаллар, YouTube каналлар карый башладым, китаплар укыдым. Башта аңлавы кыен булды, мин һәр җөмләне диярлек сүзлектән карый идем. Шулай ук социаль челтәрләр аша чит илдәге кешеләр белән аралаштым, моның нәтиҗәсе зур булды! Кыскасы, әгәр максат бар икән (минем очракта ул Америкада яраткан юнәлешем буенча белем алу), тырыша башлыйсың, үзгәрәсең һәм әйләнә-тирә дөньяң да үзгәрә!

Штатлардагы мәктәп чынга ашкан хыял

Биш ел дәвамында бу мәктәптә укучы кыз белән аралаштым, аны күзәттем. «Idullwild Arts Acadamy»га укырга керү – минем иң зур хыялым һәм шул ук вакытта куркуым иде. Керә калсам, берүзем икенче илгә китәчәгемне аңлавы бераз шүрләтте... Тик хәзер барысы да үз урынында: мин хыялымдагы мәктәпнең 10 сыйныф укучысы! Биредә төрле юнәлешләрне сайларга мөмкин, минеке, әлбәттә – film and digital media (кино һәм цифрлы медиа). Әлегә дәресләр онлайн форматта уза, әмма якын арада офлайн уку мөмкинлеге булыр дип уйлыйм.

Нелли күзлеге аша Америка мәктәбенә караш:

1. Биредә һәр кешенең эчке халәтенә игътибар бик зур! Психологлар белән төрле җыелышлар, әңгәмәләр оештырыла, дәресләр тәртибе укучыларга уңайлы итеп төзелә.

2. Мөгаллимнәргә, күбесенчә, исем белән генә эндәшәләр. Бу гаиләдәге сыман җылы мохит тудыруга ярдәм итә. Укытучы – үрнәк һәм шул ук вакытта дус та!

3. Бер сәбәпсез дәрескә килмәү яки соңга калу – укучы өчен бик зур «–». Хәтта дистанцион рәвештә дә! Хәтта 2-3 минутка гына да!

4. Фәннәр төрле баскычларга бүленгән, аларны син үзең сайлыйсың, шулай ук иҗатка да зур өстенлек бирелә.

5. Гади билгеләрдән тыш, дәресләрдә катнашып, җавап биреп утыруың өчен аерым баллар да куела.

6. Штатларда мәктәпләр 12 еллык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев