Логотип Идель
Бу – тема!

МӘКТӘПТӘ АВЫРУ ЭЛӘКТЕРМӘС ӨЧЕН 10 КИҢӘШ

Роспотребнадзор мәктәптә авыру эләктермәс өчен 10 киңәш тәкъдим итә.

1. Мәктәпкә юл тотар алдыннан портфелеңә күз сал: антисептик салфеткалар алдыңмы?

Мондый салфеткалар белән кулыңны чистартырга, бактерияләрдән арынырга онытма. Шулай ук парта өстен, клавиатураны да сөртеп алсаң яхшы.

2. Дөрес итеп киен.

Кигән кием уңайлы булырга тиеш. Артык калын һәм артык юка киенергә шулай ук кирәкми. Мәктәп эчендә алмаш аяк киеме ки.

3. Тән температурасын үлчә.

Әгәр температура 37,0 Стан артык булса, олыларга мөрәҗәгать ит.

4. Бер генә кабинетта укы. Пандемия вакытында физика, химия, хезмәт, физкультура, чит тел һәм информатикадан кала дәресләр бер генә кабинетта узачак.

5. Тәнәфестә нишләргә? Тәнәфестә төрле күнегүләр эшләргә мөмкин. Мәсәлән, күзгә гимнастика ясарга мөмкин. Яки тәнне язып алырга.

6. Төчкергәндә авыз-борыныңны тотарга онытма. Төчкергәндә салфеткага төчкерсәң, бигрәк тә яхшы. Салфетка алырга өлгермәсәң, беләккә төчкер. Әмма учка түгел, чөнки анда микроблар булырга мөмкин.

7. Кабинетны җилләтергә онытма. Сыйныфта бер кеше дә калмаса, тәрәзә һәм ишекләрне ачып куй. Организмга кислород җитмәсә, хәл начарая, бактерия, вирусларга каршы торучанлык кими.

8. Дәрес вакытында физкультминутка яссарга онытма. Бармакларга, җилкәләргә, күзләргә дә хәрәкәт кирәк. Бу кәефне күтәреп җибәрер, укыйсы килү теләген арттырыр.

9. Дөрес итеп туклан. Җылы ризык организм өчен бик кирәк. Ул иммунитетны да ныгыта, кәефне дә күтәрә. Ашар алдыннан кулларны юарга онытма.

10. Кулларны дөрес итеп ю. Кулларны яхшылап юу бүгенге көндә бик мөһим. Бәдрәфтән соң да, ашаганнан соң да, физкультура дәресләреннә соң да юарга онытма. Бармак араларын, кул кырыен да юмый калдырма. Дөрес итеп кул юу 30 секунд дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев