Логотип Идель
Бу – тема!

МИНИСТР БЕЛӘН ОЧРАШУГА БАРАСЫҢМЫ?

«Ялкын» һәрдаим үзенең укучыларын кызыклы һәм файдалы мәкаләләр белән генә түгел, үзенчәлекле бәйге, проектлар белән дә куандырырга тырыша. «Ялкын»лы проектларның берсе һәм иң зурысы ул – 2017 елда яңартылган «Лидерлар мәктәбе».

Елга берничә тапкыр иң актив мәктәп укучылары белән бергә төрле министр, җитәкчеләр – зур үрләргә ирешкән көчле шәхесләр белән очрашуга барган идек. Шушы кыска вакыт аралыгында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов, Татарстан Республикасы «Ак калфак» Хатын-кызлар җәмгыяте рәисе Кадрия Рәис кызы Идрисова, шагыйрь, язучы, күренекле дәүләт эшлеклесе Разил Исмәгыйль  улы Вәлиев, Татарстан Республикасы Мәдәният министры Айрат Миннемулла улы Сибагатуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Габтелгаяз улы Шәйхразиев, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры  Азат  Кыям  улы Хамаев белән очрашулар булды.

Журналыбыз битләрендә әлеге шәхесләр белән әңгәмәләрне дә күреп, укып баргансыздыр.

Яңа 2019 елда да бу матур гадәтебезне дәвам итәргә ниятлибез. Киләче очрашу Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Рафис Тимерхан улы Борһанов белән булачак.

Моңарчы «Лидерлар мәктәбе» проектында журналыбызның балалар редколлегиясе әгъзалары гына катнаша иде. Быел үзгәрешләр кертергә булдык. Һәм... «Лидерлар мәктәбе» проектында теләге булган һәркем катнаша алачак.

Әгәр министр белән очрашуга барырга теләсәң, киләсе пунктларны (икесенең берсен) үтәргә кирәк:


1) «Ни өчен мин Р.Т.Борһанов белән очрашуга барырга тиеш?» дигән сорауга җавап биреп, 30 секундлык видео төшер. Видеоны Инстаграм аккаунтыңа керт һәм безнең аккаунтны (@yalkin_zhurnali) билгелә.


2) «Мин Мәгариф һәм фән министры булсам, мәктәпкә нинди үзгәрешләр кертер идем?» дигән темага уйлануларыңны язып yalkin@bk.ru почтасына юлла. Уйлануларның күләме чикләнмәгән. 1 җөмләдән алып 1 закон проектына кадәр булырга мөмкин.


⏳⏳ СРОКЛАР: 25 нче гыйнварга кадәр ⏳⏳

Иң креатив һәм үзенчәлекле 7 укучыны сайлап алып очрашуга чакырачакбыз.
(Конкурста 6-11 сыйныф укучылары катнаша ала.)

Киттекме?!


Кем безнең белән????


#лидерлармәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев