Логотип Идель
Бу – тема!

КӨЗГЕ ФОТОСЕССИЯ: НИЧЕК ӘЗЕРЛӘНЕРГӘ?

Фотосессиягә әзерләнәсеңме? Нишләргә, нәрсә кирягә, нәрсәләр әзерләргә кирәген белмисеңме? Без сиңа ярдәм итәргә һәм башыңда әйләнеп йөргән сорауларга җаваплар әзерләргә булдык. Киттек!

 

1. Кием сайлыйбыз.

Ул фотосессия узасы көнне булган һава торышына туры килергә тиеш. Артык калын яки юка киенү дөрес булмаячак. Көзге фотосессия өчен кардиган, свитер, джинс чалбар, пәлтә, шакмаклы рубашка, озын күмәкләр кисәң яхшы. Алар тонык сары, кызгылт сары, коңгырт кебек җылы төсләрдә булса шәп. Шулай ук караңгы зәңгәр яки яшел кием кию дә отышлы булачак. Янып торган, ачык төсләр болай да төрле төсләргә бай табигать фонында бик үк матур күренмәячәк. Шуңа күрә күзгә артык бәрелми торган төсләрне сайларга тырышыгыз. Лукта иң күбе өч төс була ала. Әлеге кагыйдә турында да онытмагыз.

2. Аксессуар һәм реквизитлар әзерлибез.

Бу эшләпә дә, яулык та, перчатка да, кулчатыр да, китап та, чәчәк тә була ала. Шулай ук яфраклардан, миләштән тәкыя үрергә мөмкин. Фото өчен дә, җылыныр өчен дә термоска чәй әзерләп барсагыз яхшы. Матур плед алып барырга да онытмагыз. Барысы да сезнең һәм фотографыгызның фантазиясенә бәйле.

3. Вакытны билгелибез.

Көзге фотосессия өчен яхшы вакыт булып кояш баеган сәгать тора. Фотосессия билгеләнгән көнне болытлы һава торыш булса, борчылырга кирәкми. Димәк, кояш төшеп кадрларны бозмый, теләсә-кайсы җирдә фотолар яхшы чыгачак. Яңгыр сибәләп торса да, кайгырырга кирәкми: бу фотоларга бер ямь генә өстәячәк.

4. Локация сайлыйбыз.

 

Иң яхшысы табигать кочагы булыр. Без бит көзне әнә шул төрле төстәге яфраклары өчен яратабыз. Моның өчен урманга бару мәҗбүри дә түгел. Хәтта кечкенә генә скверда да матур фотолар ясап була. Авыл, шәһәрдә дә көз хакимлек итә. Анда да искиткеч фотолар ясарга мөмкин. Ә менә су янында төшү бик үк отышлы вариант булмас: анда дымлы, җилле, салкын булачак.

5. Авырып китсәгез, фотосессияне башка көнгә күчерегез.

 

Авырган кеше хәлсез була, бу фотоларда бик яхшы күренәчәк. Берәр атна соңрак төшсәгез дә, соңга калмыйсыз.

6. Фотосетка соңга калмагыз.

 

Бигрәк да фотосессия урманда һәм кояш баешында булса. Кояш сезне көтеп тормас. Ә карңгыда фотога төшү кыенлык тудырачак.

7. Рәхәтләнеп тилерегез.

Сикерегез, күлләвекләр буйлап йөгерегез. Туры басып төшкән фотоларга караганда әнә шундыйлары күпкә матуррак һәм истәлеклерәк булачак.

8. Фотосессиядән ләззәт алыгыз.

Моны эш дип түгел, ә ял итү, күңел ачу итеп кабул итегез. Истәлекле көннәрегезнең берсе булып саклансын ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев