Логотип Идель
Бу – тема!

КӨЗГЕ ЧАКЫРЫЛЫШ: ЕГЕТЛӘР АРМИЯДӘН КАЧМЫЙ БАШЛАГАН

Татарстанда армиядән качып йөрүчеләр саны кими. Өстәвенә, сәламәтлеге яхшы егетләр саны да елдан-ел арта икән.

Бүген Татарстанда армиягә  көзге чакырылыш чоры башланып китте.  Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Шушы вакыт эчендә барлыгы 3,5 мең кеше армиягә җибәрелергә тиеш.

Бу турыда Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте.

– Хәрби комиссия аша барлыгы 18 мең егет үтәчәк. Аларның 3,5 меңе хәрби хезмәткә озатылырга тиеш. Чакырылучыларның 36 проценты – коры җир гаскәрләре, 15 проценты – хәрби-диңгез флоты, 13 проценты – ракета гаскәрләре, 11 проценты – Һава-космик көчләренә җибәреләчәк,  - дип ассызыклады җитәкче.

Акыллы егетләрне – фәнни роталарга!

Хәрби хезмәткә китәчәк егетләрнең 80 процентка якыны – урта һөнәри яки югары белеме булган егетләр.

– Соңгы елларда армиягә китүче гражданнарның яше шактый артты. Элегрәк армиягә китүчеләр, гадәттә, 18 яшьлек егетләр булса, хәзер 20 яшьтән өлкәннәр, – дип белдерде Сергей Погодин.

Бактың исә, югары белеме булган сәләтле яшьләрне фәнни роталар һәм Россия оборона министрлыгының  фәнни-җитештерү бүлекчәләренә җибәрәләр икән.  2015 елдан башлап фәнни роталарга Татарстаннан барлыгы 42 кеше җибәрелгән. Быел көз исә әлеге бүлекчәләрдә татарстанлылар саны тагын 13 кә артачак.

Шунысы сөендерә, Татарстанда армиядән качып йөрүче егетләр дә елдан-ел кими башлаган. Бүгенге көндә аларның гомуми саны – нибары 180 кеше.

– Без 18-27 яшьлек егетләр армиядә хезмәт итүдән курыкмасыннар өчен барысын да эшлибез. Сүз һәм эш белән Кораллы Көчләрнең бүгенге торышын аңлатабыз. Без барыбыз да аңларга тиеш – Туган җирне, беренче чиратта, биредә яшәүчеләр сакларга, якларга бурычлы. Бу борынгы заманнардан ук шулай килгән, – дип ассызыклады Сергей Погодин.

Тагын бер сөенечле күренеш: хәрби хезмәткә яраклы егетләр саны да елдан-ел арта. Яз көне бу күрсәткеч 77,5 процент тәшкил иткән.

Әниеңә шалтырат...

Билгеле булганча, Россия күләмендә “Әниеңә шалтырат” дип аталган федераль программа эшли. Быел ул шулай ук дәвам итәчәк. Аның кысаларында армиягә китүчеләргә ташламалы тарифлы 4 сим-карта тапшырыла. Бу армия хезмәтендәге егетләргә әти-әнисе, туганнары белән аралашып тору өчен менә дигән мөмкинлек.

Телефоннан кала егетләргә банк карталары да өләшәчәкләр. Аларга ай саен  2 мең сум күләмендә акча күчә.

– Бу – хәрби хезмәттәге егетләрнең тормышын тагын да уңайлырак итү өчен эшләнә, - дип ассызыклады Сергей Погодин.

Ятимнәр өчен  әлеге акча күләме – аена 3 мең сум тәшкил итә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев