Логотип Идель
Бу – тема!

КОРОНАВИРУСТАН СОҢ ТУКЛАНУ НИНДИ БУЛЫРГА ТИЕШ?

COVID-19ның иммунитетка зур зыян китерүе күптән билгеле. Бу авырудан соң озак вакыт дәвамында  организмны торгызу процессын алып барырга кирәк. Табиблар ул чорда сәламәтлек өчен махсус туклану рационын төзергә киңәш итәләр.   

Коронавирус вакытында организм көчле стресс кичерә, авыручының аппетиты югала, шул сәбәпле файдалы элементлар начар үзләштерелә. Шуңа күрә организмны торгызу чорында рационга энергия чыганакларын өстәргә кирәк. Мәсәлән, атнага берничә тапкыр кызыл балык куллану. Кызыл балык файдалы майларга бай, мускулларның авыртуын бетерергә ярдәм итә ала. Шулай ук кызыл балык үз эченә күп кенә D витаминын алу сәбәпле, ул нерв системасына уңай тәэсир итә, авырудан соң депрессия булу куркынычын киметә.

Белгәнегезчә, COVID-19 сулыш системасын зарарлый. Үпкәләрнең эшчәнлеген нормальләштерүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Чөгендер аңа яхшы ярдәмче булачак, чөнки ул үз эченә үпкәдәге кан басымын төшерә һәм кислород йотуны яхшырта торган нитратлар ала. Моннан тыш, чөгендер кан әйләнешен көйләргә һәм органнарны кислород белән туендырырга ярдәм итә.

Коронавирус белән авырган вакытта ук, табиблар күпләп С витаминын эчәргә кушалар. Терелгәннән соң да, белгечләр күпләп лимон, апельсин, мандарин ашауны хуплый. Цитрусларны теләсә кайсы төрдә куллану яхшы, ягъни яңа гына чыгарылган сок, смузи ясап эчүнең дә файдасы зур булачак. Ә менә лимонны йөрәк өчен кабыгы белән бергә ашарга киңәш ителә.

COVID-19 белән авырган кешеләрнең сәламәтлеген солы ярдәмендә торгызып була. Солы белән туклануның файдасы турында борынгы Рим табиблары ук язган булган. Солы ярмасыннан компресс куярга, ә аның лайлалы сыекчасы белән ютәлне дәваларга мөмкин. Солы ярмасы төнәтмәсе йөрәк-кан тамырлары һәм нерв системасына уңай йогынты ясый, шулай ук организмда матдәләр алмашын яхшырта.

Тагын табиблар көн саен 5 порциядән дә ким булмаган яшелчә, җиләк – җимеш, салат яфраклары һәм яшел тәмләткечләр куллану турында әйтә.  Алар ярдәмендә организм C витамины, бета-каротин, фолий кислотасы белән генә түгел, ә эчәклекнең микробиомын саклау өчен кирәкле клетчатка белән дә тәэмин ителәчәк.

Коронавирус белән авырып терелгәннәр өчен, табиблар киңәш итә:

1. Кеше көнгә 3 литрга якын сыеклык эчәргә тиеш. Сыеклыкны һәр сәгать саен эчәргә тырышырга кирәк. Әйтик, ким дигәндә, һәр 15 минут 30 мл сыеклык кулланылырга тиеш.

2. Чирне кичергәннән соң көчне тиз арада кайтарыр өчен, аппетит булмаса да, ашауны дәвам итәргә кирәк. Көнгә 6 тапкыр 2-3 сәгать саен ашау яхшы нәтиҗәләргә китерәчәк.

3. COVID-19 аркасында стресс килеп чыга. Шуның өчен рационда күбрәк калорияләр булырга тиеш, әйтик көненә 2000-2500 булса, организм көч җыя ала. Кефир кебек күп кенә калорияле эчемлекләр эчәргә тырышырга кирәк.

4. Көнгә 75-100 грамм аксым ашарга тырышыгыз. Аксым арахис яки чикләвек мае, йомырка, йогурт, сыр, ит, балык, протеин коктейльләрендә бар.

5. Атланмай, маргарин, сыр, каймак ашауның күләмен икеләтә яки өчләтә арттырыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев