Логотип Идель
Бу – тема!

ХАТЫН-КЫЗЛАР ҺӘМ ИР-АТЛАР ПСИХОЛОГИЯСЕ: НИГӘ БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАМЫЙБЫЗ?

Хатын-кыз һәм ир-атның психологиясе аерылуы берәүгә дә сер түгелдер. Бер карасаң, алай бернинди дә аерма юк кебек, тик шулай да, ир-атлар һәм хатын-кызлар еш кына бер-берсе белән уртак тел таба алмыйлар. Аңлашылмаучанлыкларны булдырмас өчен, безнең бер-беребездән ничек һәм ни өчен аерылуыбызны бу язмада сөйләп узарбыз.

Әгәр уйлансак, ир-атлар эмоцияләргә саранрак, алар мөстәкыйльрәк һәм «монда һәм хәзер» дигән девиз белән яши. Ир-атлар арасында прагматиклар күбрәк очрый. Без, кызлар, аларны аңлап бетерә алмыйбыз, чөнки аларның фикер йөртүләре дә, әйләнә-тирәне кабул итүләре дә башка. Мәсәлән, без, кызлар, проблемалар белән бүлешкәндә, әңгәмәдәшебезнең безне тыңлавына, яклавына, кушылып елавына өметләнәбез. Ә ир-атлар исә, борчуларын тизрәк хәл итү ысулын табарга иде, дип сөйли.

«Безнең төп үзенчәлегебез – барысын да турыдан-туры сөйләү. Мин һаман да кызларның ишарәләр белән сөйләшкәнен аңламыйм. Әйтсәң, турыдан-туры әйт инде аны».

Ильдар М.

Ә хәзер, әйдәгез, ир-атлар психологиясенә тирәнрәк күз салыйк:

1. Ир-атка эчке халәте турында сөйләве авыр. Бу инде күп гасырлар буе килгән проблема.

2. Егетләргә һәрвакыт ирекле булу кирәк. Аларга гел ирекләрен кысалар кебек. Нәкъ менә шуңа күрә егетләр җитди мөнәсәбәтләрдән курка һәм аларны башлагач, шәхси вакытны булдыру хокукы өчен көрәшүен дәвам итә.

3. Ир-ат өчен төп максат – шәхес буларак үсү. Гаиләдә аның роле хатын-кызныкы белән алышса, ул  депрессив, моңсу, «коры» кешегә әйләнергә мөмкин.

4. Ир-атлар һәрвакыт конфликт һәм мөнәсәбәтләрне ачыклаудан читләшәләр. Бәхәсләшү аларга көчсезлек тойгысы бирә. Шуңа күрә алар ызгыш чыгуын сизсә, тизрәк чыгып китә, алдый, темадан кача башлый.        

5. Егетләр өчен дуслар һәрвакыт беренче урында. Алар дуслары белән төрле темаларга сөйләшергә ярата. Дус-егетләр белән аралашып, алар үз-үзләрен ышанычлы итеп тоялар, фикерләрен якларга өйрәнәләр.

«Кызлар, сезнең өчен бурыч дигән төшенчә юк. Менә без һәрвакыт бер-беребезгә ярдәм итәргә әзер, хәтта төн уртасында да. Ә сезгә дус кызыгыз төнлә шалтыратып, ярдәм сораса, сез йоклавыгызны дәвам итәчәксез».

Алексей Щербаков

(стендап комик)

Хатын-кызлар психологиясе нинди соң?

1. Хатын-кызга матур сүзләр әйтү, игътибар күрсәтү, гел эмоцияләр бүләк итү кирәк.

2. Кызлар артык эмоциональ. Берәр вакыйга булса, алар аны дус кызларына арттырып, эмоцияләргә бирелеп сөйләргә яраталар.

3. Хатын-кызга көчсез булу мөһим, аларның психологиясе шундый.

4. Кызларга  ачыктан-ачык үзенең эчке хәле турында сөйләү кирәк. Әгәр аны бу яктан чикләсәләр, бу мөнәсәбәтләрдә тискәре эз калдырачак.

5. Хатын-кызлар ишарәләр белән сөйләшергә яраталар, кызыксындырган сорауны турыдан-туры бирмиләр.

Идеаль мөнәсәбәтләр формуласы

Ханс-Вернер Бьерхофф – Германиядә Рурс университетының танылган докторы. Ул идеаль мөнәсәбәтләр формуласын чыгара алган. Егетләр, бу формула сезнең өчен: һәр кискен сүзне ким дигәндә биш комплимент белән компенсацияләргә кирәк. Бу комплиментлар хатын-кыз һәм ир-ат арасында ныклы мөнәсәбәтләргә китерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев