Логотип Идель
Бу – тема!

КФУның ЕЛ СТУДЕНТЫ ИЛНУР: «ХЫЯЛЛАНЫРГА КИРӘКМИ!»

Ноябрьск шәһәрендә туып үскән, әмма үзен җаны белән Татарстанныкы дип санаган 22 яшьлек Илнур Хаҗипов кичә КФУның «Ел студенты» исеменә лаек булган. Гран-при алган! Әлеге зур исемгә лаек булу өчен ниләр эшләргә кирәк? Бары «Ялкын»ны укучылар өчен Илнур серләрен ачты.

Исеме: Илнур Хаҗипов

Туган көне: 25.08.1998

Туган җире: Ноябрьск шәһәре

Яши: Казан шәһәре

Укый: КФУның 1 курс магистры

Инстаграм: @hazip_hazip

– Үзең белән таныштыр әле. Кем син?

– Тумышым белән мин Ямало-Ненец автомомияле округындагы Ноябрьск шәһәреннән. Соңгы елларда Әлмәттә яшәдек. Инде 5 ел дәвамында КФУда укыйм. Бүгенге көндә магистратураның 1 курсында белем алам. Мин – гади бер егет. Команда дип яшим, студентларның тормышы яхшырак булсын дип тырышам. Тумышым белән Татарстаннан булмасам да, җаным белән Татарстанныкы мин. Үземне Татарстаннан башка җирдә күрмим хәзер. Татар телемнең начар булуының сәбәбе дә читтән үсүемдә. Кечкенә чакта гел татарча гына сөйләшә идем, хәзер онытылган. Әмма мине күпмедер вакытка татар авылына җибәрсәләр, яңадан сөйләшә башлаячакмын дип уйлыйм.

– «Ел студенты» булу өчен ниләр эшләргә кирәк? Аның берәр рецепты, алгоритмы юкмы?

– Юк шул (көлә). Лидер булу өчен «лидер булам» дип тырышырга кирәкми. Аның өчен эшне чын күңелдән эшләргә кирәк. Лидер тормышны яхшырак итү өчен тырыша, әмма моның өчен берни дә сорамый. Бары шул очракта гына син уңышка ирешәчәксең. Үзеңә игътибар итүләрен теләсәң, кычкыр: «Менә мин!», диген. Аннан эшең, гамәлләрең белән әлеге исемгә лаек булуыңны күрсәт.

Күп студентлар «ел студенты буласым килә», дип хыяллана. Ә хыялланырга кирәкми! Хыялны максатка әйләндереп, көн дә нәрсә дә булса эшләргә кирәк. Үсәргә, яңа белемнәр алырга! Шунсыз булмый. Спортсмен яки артист «Ел студенты» булмаячак. «Ел студенты» исеменә лаек булу өчен спортчы да, артист да, җәмәгать эшлеклесе дә булырга, фән белән шөгыльләнергә дә кирәк. Универсаль булу зарур. Мин студентлар өчен шәп, файдалы продуктлар булдырдым. Җиңүемнең сәбәбе дә шул булды.

– Ә нинди бүләкләр бирделәр? Беләсе килә бит.

– Миңа иң ошаган бүләк Яңа ел бүләге булды. Ул инде юк. Күптән ашап бетердем (көлә). Акчалата бүләк тапшырдылар. Суммасы шактый яхшы. Әмма әйтергә ярамый. Күп әйбер алырга җитәрлек. Ә иң зур бүләк – сиңа ышанган кешләрнең авацияләре!

– 2020 елны күп кеше: «Авыр ел булды», - ди. Синеке дә шулаймы?

– Әйе. Килешәм. 2020 ел бик авыр узды. Көннәрне саный-саный аның тизрәк үтеп китүен көтәм. Әле бер атна бар... Югалтулар күп булды, ә табышлар аз. Тормышыбызга күп үзгәреш, яңалыклар килде анысы. Әмма корбаннар күп булды. Кичәге премия яшәешемә ямь кертеп җибәргән кебек булды.

– Яңа елны ничек каршы алачаксың?

– Яңа елны әти-әни белән каршы алачакмын. Мөмкинлек булганда әлеге тылсымлы вакытны алар белән уздырасым килә. Кичә Казанга әнием килде. Без аның белән сирәк күрешәбез. Бүген дә кичемне аның белән уздырачакмын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев