Логотип Идель
Бу – тема!

КЕШЕ ПСИХОЛОГИЯСЕ ТУРЫНДА КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР (ДӘВАМЫ)

Сезнең игътибарга кеше психологиясе турында кызыклы фактлар тәкъдим итә башлаган идек. Әлеге теманы дәвам итәбез! Чөнки үзебезгә дә бик кызык булып китте!

1. Әгәр өйдә бер тәрәзә пыяласы ватылса, тиздән бер генә ватылмаган тәрәзә дә калмаячак... Әлеге теория “Ватык тәрәзәләр” дип атала. Моны шулай аңларга кирәк: әгәр кешенең әйләнә-тирәсендә тәртипсезлек булса, ул үзе дә шул тәртипсезлекне тудыра башлый, бер начар гамәл үз артыннан башка начар гамәлләрне ияртә. Бу -  бик күп мәртәбә тикшерелгән факт.

2. Кешеләр тыныч тавыш белән сөйләүче кешегә каршы сүз әйтми, ә менә кемдер ут чәчеп алар белән бәхәсләшсә, үз сүзен бирмәсә, киресенчә, аның белән ызгыша башлаячак, каршы киләчәк.

3. Кешегә үз исеменнән дә яхшырак тәэсир итә торган башка сүз юк. Шуңа күрә кем белән дә булса танышканда иң беренче чиратта аның исемен истә калдырыгыз. Бу – яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыруның төп шарты.

4. Депрессиядән интегүче кешеләр еш кына тирә-юньне соры төсләрдә күрүләре турында әйтә. Бу психологик феномен гына түгел икән. Моның физиологик нигезе дә барлыгы ачыкланган. Мондый нәтиҗәгә Фрайбург университеты галимнәре килгән. Алар ачыклавынча, депрессия симптомнары көчлерәк булган саен, күзнең челтәр катлавы (сетчатка) ачык төсләрне начаррак кабул итә башлый.

Берәр вакыйганы искә төшергән саен сез аны бераз үзгәртәсез. Чөнки баш мие аны һәрчак башка төрле кабул итә. Моңа ул вакыйгадан соң булган хәлләр дә йогынты ясарга мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев