Логотип Идель
Бу – тема!

КҮҢЕЛ ТЫНЫЧЛЫГЫНА ИРЕШҮ ӨЧЕН 20 ЫСУЛ

Тегендә дә, монда да нервыңны чыгаралармы? Күңел тынычлыгы җитмиме? Алайса безнең киңәшләрне укып кара.

1. Акрын гына тирән итеп сулыш ал һәм аны акрын гына чыгар.

2. Каләм ал һәм фикерләреңне, борчыган уйларыңны кәгазьгә төшер.

3. Тормышыңдагы 3 шатлыклы вакыйганы исеңә төшер һәм язып куй.

4. Күпмедер вакытыңны бер нәрсә дә эшләмәүгә багышла.

5. Берничә минут дәвамында болытларга карап тор.

6. Сәдәка бир.

7. Үзеңне үтә күренмәле куык (пузырь) эчендә итеп һәм ул сине саклый дип хис ит.

8. Проблемаңны синеке түгел, ә дустыңны итеп күз алдыңа китер һәм аңа бу очракта нинди киңәш бирә алуың турында уйлап кара.

9. Башыңа бармаклар ярдәмендә яхшылап массаж яса.

10. Су эчеп куй, кайчак сусызлык та стресска китерә ала.

11. Үпкәләткән кешеләреңнең гафу сора.

12. Кемдер тарафыннан бирелгән иң яхшы киңәшне исеңә төшер һәм аны тормышта кулланып кара.

13. Үзең генә урамда йөреп кер.

14. Күзеңне йом һәм кояшка кара.

15. Хаталарың өчен үзеңне битәрләмә.

16. Җиргә нык итеп бас һәм аннан җир эченә тамырлар кереп китә, дип күз алдына китер.

17. 10нан 1гә кадәр сана һәм һәр саннан соңгы кайтавазга колак сал.

18. Яңа өзелгән чәчәкләр иснә һәм аларны өстәлеңә, бүлмәңә куй.

19. Мичкә тәмле исле, файдалы майлар сибеп, мунча кер.

20. Тормышыңдагы барлык булган яхшы мизгелләр өчен рәхмәт әйт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев